Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
26 сентябрь 2022, 15:30

ХАКЫЙКАТЬ ӨЧЕН, ВАТАН ӨЧЕН, ҖИҢҮЧЕ-ХАЛЫК НАМУСЫ ӨЧЕН!

Кичә, 25 сентябрьдә, өлешчә мобилизация кысаларында Шәһәр мәдәният сарае мәйданында призывникларны озату чарасы узды. Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы ир-егетләре укулар узу һәм тугандаш территорияләрне азат итүче геройлар сафына басу өчен хәрби частьләргә юл тотты.  

Кичә, 25 сентябрьдә, өлешчә мобилизация кысаларында Шәһәр мәдәният сарае мәйданында призывникларны озату чарасы узды. Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы ир-егетләре укулар узу һәм тугандаш территорияләрне азат итүче геройлар сафына басу өчен хәрби частьләргә юл тотты.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президенты В.В.Путин үзенең мөрәҗәгатендә Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады. Шул ук мөрәҗәгатьтә ул өлешчә мобилизация максатларын билгеләде: Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итү.

Тантаналы митингка Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы башлыклары, руханилар, хәрби комиссариат вәкилләре килде. Мобилизацияләнүчеләргә кыюлыклары, җаваплылыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

- Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, бу хөрмәткә лаек чын ир-егет гамәле. Бүген без сезгә: “Очрашканга кадәр!”, - дибез. – Өйгә сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга без, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, - диде чыгыш ясаучылар.

Юлга чыгучыларның йөзендә төрле хисләр чагыла, ләкин аларның күзләрендә югалып калу дигән нәрсә һәм күз яшьләре юк иде. Һәркайсының Ватанга хезмәт итәргә һәм хәрби бурычны намус белән үтәргә әзер булуы күренеп тора ки.

Покровка авылыннан абыйлы-энеле Иван һәм Александр Поскребышевлар өлешчә мобилизация турындагы хәбәрне аңлап кабул иткән. Алар авылда туып-үскәннәр һәм хәзер Ватанны саклауны, якыннарын яклауны үзләренең изге бурычы дип саный.

Стәрлетамактан Алексей Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән туганы Вадим Суфияновны озатырга килгән. Егетнең күңеле күтәренке, үзен бик кыю тота, ата-бабаларыбыз яулап алган дөньяны якларга вакыт җитте, һәм без бармасак, моны кем эшләр, ди.

Митинг Чечен Республикасындагы кораллы конфликтта катнашучылар берлеге рәисе Илдус Маняповның ялкынлы сүзләре белән тәмамланды: “Берләшергә һәм сугыш алып баручы милләтчеләргә каршылык күрсәтергә вакыт. Яшеренеп калмаганыгыз, куркып качмаганыгыз, Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәргә әзер булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Якыннарыгыз янына, һичшиксез, кайтуыгызны, киләчәктә дә хакыйкать, Ватан өчен һәм җиңүче-халык намусы өчен көрәштә шундый ук патриотлар, чын ир-егетләр булып калуыгызны телибез!”.

24 сентябрь алдыннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров муниципалитетлар башлыклары һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары белән мобилизацион киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, хәрби комиссариатлар җитәкчеләре катнашты. Радий Фәрит улы алар алдында торган төп бурычларны билгеләде һәм:

– Без егетләрне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә алабыз. Барыгызны да бу эшкә мөмкин кадәр җаваплы карауыгызны сорыйм, - диде.

* * *

Өлешчә мобилизация кысаларында мобилизацияләнүчеләрне 26 сентябрьдә дә озаттылар. Шәһәр Мәдәният сарае мәйданында БР Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады һәм ассызыклады:

“Монда без гаиләләрегез, балаларыгыз, хатыннарыгыз турында онытмаячакбыз. Һәм ышаныгыз, республика аларга ярдәм итәчәк”.

Шулай ук ул әлеге авыр походка баручыларга рәхмәт белдерде.

Л. ПЫЛАЕВА.

А. ВОРОНОВ фотосы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: