Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
1 октябрь 2022, 09:00

КӨЗЛӘР ҖИТТЕ ДИЕП МОҢАЙМАГЫЗ!

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

КӨЗЛӘР ҖИТТЕ ДИЕП МОҢАЙМАГЫЗ!
КӨЗЛӘР ҖИТТЕ ДИЕП МОҢАЙМАГЫЗ!

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Сезне зирәклек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме – Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көнне без хезмәтләре, тормышка актив карашлары, бетмәс-төкәнмәс оптимизмнары белән илебезнең киләчәген булдырган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең күпләрегез, хезмәт эшчәнлеген тәмамлап, ветераннар җәмәгать оешмаларында актив эшләвен дәвам итә, яшьләргә тәрбия бирә, тәҗрибәләрен һәм хезмәт традицияләрен саклап кала һәм яңа буыннарга тапшыра. Сез рухи кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен таяныч һәм тугры ярдәмчеләр булып торасыз. Олы яшьтә булуыгызга боекмагыз, яшәү көчегез озакка җитсен!

Сезгә тырышлыгыгыз һәм оптимизмыгыз, яшьләргә тапшырган бәяләп беткесез тәҗрибәгез өчен иксез-чиксез рәхмәтемне белдерергә телим. Йортларыгызга бәйрәмнәр мөмкин кадәр ешрак килсен, туганнарыгызның сөюе һәм игътибары һәрчак күңелегезне җылытып торсын. Ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим сезгә!

И.БИКТИМЕРОВ, Совет рәисе.

* * *

Һәркайсыбыз өчен бу – җылылык һәм ихласлык, хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган үзенчәлекле бәйрәм. Сез туган районыбыз иминлеге хакына армый-талмый фидакарь хезмәткә багышлагансыз үзегезне. Сезнең тормыш – батырлык һәм әхлаклык үрнәге. Сез рухи кыйммәтләр һәм традицияләрне саклаучылар, балаларыгыз һәм оныкларыгызга тугры ярдәмче һәм терәк.

Сез бүген дә сафта: белемегез һәм бәяләп беткесез тәҗрибәгезне яшьләргә тапшырасыз, район яшьләрендә үз үрнәгегездә рух ныклыгы, эшсөярлек, патриотлык тәрбиялисез. Зирәклегегез, мәрхәмәтлегегез һәм сабырлыгыгыз, тормышны ничек бар, шулай кабул итә белүегез һәм шул ук вакытта яхшыга өметләнүегез өчен сезгә рәхмәтлебез. Без сезнең алда бурычлыбыз һәм көндәлек хәстәрлегебездән беркайчан да мәхрүм итмәячәкбез.

Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез сезгә! Янәшәгездә һәрчак яратучы һәм хәстәрләүче балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз булсын. Озын гомерле, бәхетле, сәламәт, шат күңелле булыгыз, якыннарыгызның уңышларына сөенеп яшәгез! Бәйрәм белән!

Е.ВОЛКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

* * *

Район ветераннар советы президиумы сезне Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлый!

Бу көнне без өлкәннәргә һәм ветераннарга Ватан намусы һәм абруе хакына хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен рәхмәтләр белән, буыннарның тыгыз бәйләнеше бәйрәме буларак билгелибез.

Күпләр әлегә кадәр актив хезмәт сала, районның җәмәгать тормышында катнаша, ветераннар оешмаларында эшли, яшьләрне тәрбияләргә булыша.

Һәм дәүләтнең, урындагы үзидарә органнарының, ветераннарыбыз эшләгән предприятиеләр һәм оешмаларның бурычы – аларга тыныч картлык, гарантияләнгән социаль яклау тәэмин итү. Алар моңа лаек.

Кадерле ветераннар! Сезне бәйрәм белән ихлас котлыйбыз! Озак елларга ныклы сәламәтлек, лаеклы тормыш, гаилә җылысы һәм иминлек телибез. Өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт бәйрәм көненең генә түгел, ә һәркайсыбызның көндәлек бурычы булсын.

* * *

Стәрлетамак районы коммунистлары исеменнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Бу дата – Ватаныбыз иминлеге хакына озак еллар намуслы хезмәте өчен әти-әниләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга тагын бер тапкыр җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен яхшы сәбәп!

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим. Өегездә һәрвакыт татулык, тынычлык һәм бәхет хакимлек итсен!

Т.ХАҖИЕВ,

КПРФның Стәрлетамак райкомы беренче секретаре.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: