Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 сентябрь , 13:39

Башкортстанда "Вернуть детство" округ фестивале уза

18-20 сентябрьдә Уфада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен тәгаенләнгән оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация буенча "Вернуть детство" Идел буе округ фестивале уза.

Айрат Нурмухаметов
Фото:Айрат Нурмухаметов

18-20 сентябрьдә Уфада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен тәгаенләнгән оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация буенча "Вернуть детство" Идел буе округ фестивале уза. Әлеге фестиваль  2009 елдан алып үткәрелә. Башкортстан җирендә ул дүртенче ел рәттән оештырыла. Быел әлеге чара кысаларында республикага 500гә якын бала килде. Оештыручыларның төп максаты алар өчен  бары тик җылы тәэссоратлар белән генә таралышырлык күңелле, мавыктыргыч, эчтәлекле чара үткәрү.

Ел саен фестивальгә яңалыклар кертелә бара. Быел анда катнашучыларны «МастерОк», «Звезды детства», «Ума палата», спорт ярышлары, кулинария өлкәсендә ярышлар, экскурсияләр һәм  дискотекалар көтә.

Бүген фестивальнең беренче көнен Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә спорт ярышлары ачып җибәрде. Анда кызлар һәм егетләр баскетбол, шашка, шахмак, өстәл теннисы буенча турнирларда катнашып, үзара көч сынашты.  

Фестивальне тантаналы ачу чарасы бүген кич М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында узачак. 

Айрат Нурмухаметов
Айрат Нурмухаметов
Айрат Нурмухаметов
Фото:Айрат Нурмухаметов

Источник: «Өмет» гәзите

Читайте нас: