Авыл тормышы
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 октябрь , 18:21

«Ясалма интеллект» нәрсә ул?

Белгечләр аның киләчәктә һәр тармакны үстерүдә зур роль уйнаячагын билгели.

"Ясалма интеллект" нәрсә ул?
"Ясалма интеллект" нәрсә ул?

Бүген «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында төп тармакларда ясалма интеллект технологияләрен куллану буенча дизайн-сессия узды. Чараны «Саклык банкы» җәмгыяте һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештырды.

Сессиядә билгеләнүенчә, ясалма интеллект тормышыбызның һәр тармагына килеп керәчәк. Һәм аннан котылып калып булмаячак. Бүген үк без инде аның белән кайбер өлкәләрдә актив кулланабыз. Мәсәлән, гаджетлардагы төрле кушымталар нәкъ ясалма интеллект буенча эшли. Әлеге башлангыч тормышыбызны күпкә җиңеләйтәчәк һәм аның белән һәркем кулланырга өйрәнергә тиеш булачак.

— Ясалма интеллектның һәр тармакка шулай үтеп керүенә мин ике куллап риза булачакмын. Тик ике юнәлештә генә аның эше белән килешә алмыйм. Беренчесе — халык белән аралашу. Кем беләндер аралашканда аның өчендер ясалма интеллект җавап бирүе дөрес түгел кебек. Икенчече — Аллаһ белән аралашканда. Монда да ни өчен шулай икәнлеге аңлашыла инде.

Бездә башка илләргә караганда да ясалма интеллект белән куллану тиз арада тарала. Аеруча, 21нче мәктәпкә бу җәһәттән зур өметләр баглана. Биредә нәкъ әлеге юнәлеш буенча көчле белгечләр әзерләнә, — диде Премьер-министр вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

Чарада төрле тармакларны үз эченә алган командалар катнашты. Аларның һәркайсы ясалма интеллект шушы өлкәдә ничек кулланыла алуы турында уйларга тиеш иде. Сүз сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, идарә итү органнары һәм башкалар турында бара. Авыл хуҗалыгында, мәсәлән, ясалма интеллект ярдәмендә басуларның никадәр уңдырышлылыгы һәм, гомумән, аларның әлеге вакыттагы торышын билгеләп булачак.

Чарада катнашучылар ясалма интеллектның инде бүген үк кайбер өлкәдә 20 процентка кадәр кулланылуын ассызыклады.

Чыганак: «KizilTan» электрон басмасы

Читайте нас: