Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
7 Май 2019, 16:53

АНЫҢ КЕШЕЛӘРГӘ ӘЙТЕР СҮЗЕ БАР


Казадаевка авылыннан Карпова Мария Андреевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл эшчәне, сугышта катнашучының тол хатыны. Бар гомерен ул эшкә багышлаган, бик күп тормыш авырлыкларына дучар булган. 19 апрельдә М.А.Карповага 90 яшь тулды.

Бу көнне аны котларга җыелдылар. Район ветераннар советы рәисе А.Н.Миронов Президент Путин телеграммасын укып ишеттерде, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезүдә фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерелгән. Хакимият, районның барлык ветераннары исеменнән Н.А.Миронов юбилярга фидакарь хезмәте, Туган илгә мәхәббәте һәм патриотлыгы өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, якыннарының хәстәрен һәм игътибарын теләде.


Казадаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы С.А.Чугунова юбилярны тәбрикләп, Мария Андреевнаның һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булуын, бер эштән дә баш тартмавын, туган авылы иминлеге хакына барлык эшләрдә дә катнашуын билгеләп үтте. “Шуның өчен без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез, - диде ул. - Без Сезне күрүебезгә һәрчак шат, чөнки Сезнең кешеләргә әйтер сүзләрегез байтак. Сезнең яшәлгән еллар, Сезнең язмыш – яшь буын өчен лаеклы үрнәк”.


Чәчкәләр һәм бүләкләр алганда Мария Андреевнаның күзләренә яшь килде. Аның күргәннәре ун кеше язмышына тиң. Ул 4 нче сыйныфны тәмамлаганда сугыш башлана. Башка укырга туры килми аңа, олыларга тылда җиңүне якынайтырга булыша. 12 яшьлек кыз гәүдәгә таза була. Зурлар белән беррәттән эшләүләрен хәтерли ул. Басуда да, фермада да эшнең очы-кырые булмый.


Сугыш аларга зур кайгылар алып килә, гаилә башлыгы һәм ике бертуган абыйсы яу кырында башларын сала, алар кайгысыннан әнисе еш авырый башлый. Бер нәрсә генә үзгәрешсез кала бирә – очы-кырые күренмәгән авыр эш, төннәрен аяк-куллары сызлаудан кычкырып елыйсы килгән чаклары күп була аның.
Сугыштан соң тормыш акрынлап үз агымына кайта. Әмма язмыш халыкны чыдамлыкка сынавын дәвам итә.
Фронттан бер-бер артлы авылдашлары кайта башлый. Шуларның берсе – Карпов Иван Федорович кызга тәкъдим ясый, алар 63 ел бергә яшиләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр.
- Әниебезнең тормышы авыр булды, - дип сөйли Мария Андреевнаның кызлары Нина һәм Валентина, бүген алар аның янында булырга тырыша. – Ике баласын, оныгын җирләде, зур гаиләбез белән яшәп яткан йортыбыз янып, яңадан йорт тергезергә дә туры килде. Шул авырлыкларга, олы яшьтә булуына карамастан, әниебез һаман да элекке кебек изге күңелле. Аңа йөрүе авыр хәзер, ә калганында ул – оптимист кеше, юк-бардан гына сөенеп, хәстәрлек өчен рәхмәтләрен укып утыра, балалары, оныклары, туганнары якында чакта бәхетле – озак яшәвенең сере дә шундадыр, бәлки. Без аның исән булуына, аны кочып, рәхәтләнеп сөйләшеп, киңәшләшә алуыбызга шатбыз.


Кышка балалары әниләрен шәһәргә алып китә. Кызы Валентинаның фатирында аның аерым бүлмәсе, телевизоры бар. Яз җитү белән ул авылга ашкына, анда аның туган җире, елдан-ел сирәгәйгән, авыр елларда бергә эшләгән яшьтәшләре. “Ул чакта беркемгә дә җиңел булмады, - ди Мария Андреевна. – Без иртәдән кичкә кадәр эшләдек, ә фронтта ничек авыр булгандыр! Ирем сугышны үткән кеше, әсирлеккә эләккән, качкан, яңадан эләккән. Кайткач колхозда эшләде, балалар үстердек. Эй бу, каһәрле сугыш”.


Еллар су кебек ага, үткәннәр хәтергә уелып калган. Шуңа да Мария Андреевна һәр көннең кадерен белә, башка беркайчан да сугыш булмасын, кешеләр тыныч кына эшләп йөрсен, тормышларын яхшыртсын һәм еласалар да кайгыдан түгел, шатлыктан еласыннар, ди.
90 яшендә М.А.Карповага тантаналы шартларда КПРФ булдырган “Сугыш чоры балалары” медале тапшырылды. Бу бүләк бернинди льгота бирмәсә дә, ул чыдамлык, сабырлык, фидакарь батырлыклары өчен рәхмәтле буыннарның тирән рәхмәт билгесе.
Сәламәтлек Сезгә, Мария Андреевна, язмыш биргән елларыгызда Сезгә шатлыклар һәм җан тынычлыгы телибез.

Читайте нас: