Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
7 Май 2019, 17:23

БУЫННАР БӘЙЛӘНЕШЕН ЮГАЛТМАСКА. СУГЫШ БАТЫРЛАРЫН ОНЫТМАСКА. ҮЛГӘННӘРЕН ДӘ, ИСӘННӘРЕН ДӘ


Җиңү көне... Ничә ел үтүгә карамастан, ул безнең өчен иң якты һәм кадерле бәйрәм булып кала, чөнки сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Фронттагы хәрбиләр генә түгел, ә тылда тир түккән хатын-кызлар, балалар, өлкән яшьтәгеләр дә җиңүне теләде һәм аны якынайтыр өчен барына да түзде.


Әйе, сугыш тәмамланганга хәтсез вакыт үтте. Ләкин без аны онытырга тиеш түгелбез. Коточкыч вакыйгалар шаһиты булган кешеләргә нәрсәләр кичерергә туры килгәнен исебездән чыгармыйк. Без тыныч тормышның кадерен белергә өйрәнергә тиешбез, бит нәкъ шуның өчен ата-бабаларыбыз үзләренең гомерен фида кылган. Моны онытуны тарих гафу итми, ә аңа хыянәт итү бигрәк тә аяныч.


Роберт Рождественскийның сүзләре безгә 9 майда гына түгел, ә һәр көнне чаң кагу кебек булсын:

“Кешеләр, әле йөрәгегез типкәндә бәхетнең нинди авырлык белән бирелгәнен онытмагыз! Зинһар, онытмагыз!”


Бүгенге көндә район ветераннар советында Бөек Ватан сугышында катнашучы 8 кеше исәптә тора. Сугышта катнашучы 2 кеше Стәрлетамакта яши, әмма аларның сугыштан соңгы хезмәт биографиясе Стәрлетамак районы белән бәйле. Шуңа да без аларны район ветераннар оешмасына кертәбез.


Җиңүнең 74 еллыгын безнең белән бергә билгелиләр:


Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллин, 15.03.1927 елның 15 мартында туган, Талач авылы;


Пётр Кондратьевич Хуторненко, 1927 елның 1 мартында туган, Яңа Краснояр авылы;


Максим Егорович Миньков, 1925 елның 2 октябрендә туган, Олы Куганак авылы;


Михаил Дмитриевич Брагин, 1926 елның 29 июнендә туган, Яңа Отрадовка авылы;


Василий Петрович Рязанцев, 1927 елның 25 октябрендә туган, Абдрахман авылы;


Гобәйдулла Галләм улы Байбулатов, 1925 елның 19 июлендә туган, Талалаевка авылы;


Мирсәет Мотаһар улы Әскаров, 1927 елның 20 июнендә туган, Түбәнге Усылы авылы;


Заһир Биктаһир улы Мусакаев, 1926 елның 11 декабрендә туган, Түбәнге Усылы авылы;


Евгений Фёдорович Сахаров 1922 елның 17 гыйнварында туган, Стәрлетамак шәһәре;


Дмитрий Иванович Николаев 1924 елның 15 октябрендә туган, Стәрлетамак шәһәре.


Читайте нас: