Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
7 Май 2019, 17:44

КОТЛАУ

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре!
Барыбыз өчен дә иң якын һәм якты бәйрәм – Җиңү көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!



9 Май – илебез тарихында һәм Русиянең һәр гаиләсе тормышында мөһим һәм онытылмас дата. Без үзебезне бердәм һәм көчле халык итеп тойган башка мондый көн юк. Бөек Ватан сугышы – ул безнең уртак кайгыбыз, ә Бөек Җиңү – уртак шатлыгыбыз.


Бу Җиңүдә барысы да бар: батырлык һәм гомерне аямау, чыдамлык һәм ышаныч, кайгы-хәсрәт һәм күз яшьләре. Сугыш юлларының һәм сынауларының исәбе-хисабы юк. Бу көнне якынайту өчен солдатлар яуга күтәрелгән. Тылда аналар, хатын-кызлар һәм балалар көч җитмәстәй авыр хезмәт башкарган. Һәм бүген, дистәләгән еллар үткәч, без аларның һәркайсының батырлыгы алдында баш иябез. Сугыш кырларында ятып калган, лагерьларда җәфа чиккән, ачлыктан һәм каты яралардан һәлак булган, Туган ил бөтенлеге һәм бәйсезлеге, халыкларның тормышка хокуклары өчен гомерләрен биргән кешеләрнең барысын да искә алабыз.


Безнең якташларыбызның да Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Кызыл Армия сафларына Стәрлетамак районыннан гына 11,5 мең кеше чакырылган. Сугыш кырыннан 7456 Туган ил сакчысы әйләнеп кайталмаган. Стәрлетамаклылар барлык фронтларда, барлык төр гаскәрләрдә батырларча алышкан. 11 якташыбыз Советлар Союзы Герое исемен алган, 1се Дан орденнары тулы кавалеры булган, меңләгән кеше фронтта күрсәткән батырлыклары һәм тылда тырыш хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.


Вакыт дөньяны үзгәртте, әмма ул һаман да нәзберек. Һәм бүген ил буйлап нацистлар свастикасы һәм фашизм идеяләре “йөргән” һәм аңа тагын да куркынычрак бәла – үлем һәм җимереклек китерүче халыкара терроризм өстәлгән вакытта күз йомып утырырга безнең хакыбыз юк. Боларга бары тик дәүләт көчен һәм халык ихтыярын кушып кына каршы торырга мөмкин. Җиңү көне дә безне нәкъ шуңа өйрәтә, алдан кисәтә һәм искәртә.


Хөрмәтле ветераннар һәм тыл эшчәннәре! Зур рәхмәт сезгә. Кырык бишнең бәхетле язы, тергезелгән шәһәр һәм авыллар, сугыштан соңгы буыннарның тыныч тормышы өчен рәхмәт сезгә. Без сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез, бар яклап та сезгә охшарга тырышабыз һәм ата-бабаларыбыз данын арттырыр өчен барысын да эшлибез.


Кадерле якташлар! Бу якты һәм матур май бәйрәме һәркайсыбыз өчен горурлык чыганагы булсын, йөрәкләребезне шатлыкка күмсен, яшәргә дәрт һәм туган ягыбыз иминлеге өчен эшләргә көч бирсен! Ак бәхетләр, аяз күк йөзе, күңелләрегезгә җылылык һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

Читайте нас: