Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
14 Май 2019, 16:19

ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН РӘХМӘТ! ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТКӘНЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

8 майда районда Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чара үтте


Алмагач һәм шомырт чәчәкләренең хуш исе белән бергә 9 май, җиңү мае килеп җитте... 9 майда бөтен халык 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләде. Ничәмә ел үтүгә карамастан, бу дата турындагы истәлек халык күңелендә мәңге саклана. Бу – күз яшьләре белән сугарылган бәйрәм – без халкыбызның бөек батырлыгы өчен берчә шатланабыз һәм аның белән горурланабыз, берчә сугыш кырында ятып калганнарны һәм бүгенге көнне күрә алмаган ветераннарны уйлап сагышланабыз. Җиңү безгә бик зур югалтулар аша бирелде. Шөкер, әлеге буын бу коточкыч сугыш турында картәтиләре сөйләгәннән һәм тарих китаплары, киноленталар аша гына белә. Ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы күңел түрендә яшәгән хатирәләр вакыт үтү белән җуелмый.


...Бөек дата алдыннан районда Җиңү көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне Рощинский авылының хәтер стеласы янына ветераннар һәм тыл эшчәннәре, власть вәкилләре – район Советы рәисе М.Б.Мусакаев һәм район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары Р.Н.Хәйретдинов, район Советы депутатлары, Хакимият башлыгы урынбасарлары һәм Хакимиятнең структур бүлекчәләре белгечләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, авыл халкы һәм мәктәп укучылары җыелды. Стелага чәчәкләр салып, җирдә тынычлык өчен башларын салган хәрбиләрне бер минут тын калып искә алдылар.


Аннары чарада катнашучылар, Үлемсез полкка кушылып, авыл мәдәният йорты мәйданына кадәр тантаналы парад белән үтте. Үз гомерләрен аямыйча Туган илне саклаган яугирләр дә, Җиңү өчен тылда көч салганнар да бердәм сафта атлады. Балалары, оныклары, оныкларының балалары аларның портретларын горур тотып барды. Яңгыраган сугыш еллары җырлары да дулкынландыргыч бәйрәм кәефе тудырды. Традиция буенча, Социалистик Хезмәт Герое Ф.И.Машкинның истәлеген хөрмәтләп, аның бюстына чәчәкләр салдылар.


Җиңү көненә багышланган тантаналы чара мәдәният йорты залында дәвам итте. Һәр ветеран һәм тыл эшчәне өчен изге һәм бөек булган бу бәйрәм белән Стәрлетамак район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары Р.Н.Хәйретдинов котлады. Әнвәр Равил улы Әбдрәфыйков үзенең чыгышында сугыш еллары ачысын үз иңнәрендә татыган кешеләргә ихлас хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде. Аяз күгебез өчен без ата-бабаларыбызга бурычлы.


Илебез өчен авыр вакытларда бар халык берләшеп, Ватанны фашист илбасарларыннан яклаган. Алар арасында безнең якташларыбыз да бихисап. Фронтка безнең районнан 11560 кеше киткән. Аларның 7456 сына туганнары янына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган – алар яу кырында башын салган. 4104 якташыбыз туган ягыбызга җиңү белән кайткан. Сугышта күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен районыбызның 12 кешесенә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, 1 се Дан орденнары тулы кавалеры булган.


Тантаналы чара кысаларында ветераннар хәрәкәтен үстерүдә, яшьләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә актив җәмәгать эшләре алып барган өчен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Русия, республика һәм район Советы ветераннары Мактау грамоталары белән бүләкләү узды.



...Кызганычка каршы, миллионлаган кешенең язмышын ут белән көйдергән сугышны үз күзләре белән күрүчеләрнең саны елдан-ел кими. Бу батырларның Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез һәм алар турында онытмау – безнең изге бурычыбыз.

Читайте нас: