Авыл тормышы
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
14 Май 2019, 16:28

ЯҢА БАРЯТИНОДА



Бәйрәм алдыннан Казадаевка авыл Советы авыл биләмәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Монда авыл халкы, кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглар, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, авыл Советы, мәдәният йорты, Явнов исемендәге хуҗалык хезмәт коллективлары җыелды. Тыл эшчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары чараның абруйлы кунаклары булды. Аларга чәчәкләр һәм БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировтан котлау открыткалары тапшырылды.


Казадаевка авыл биләмәсе башлыгы С.А.Чугунова, район Хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе П.Н.Шорохов һәм авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе В.И.Дмитриева котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.


Яңа Барятино авылы мәдәният йорты мәйданында “Сталинград блокадасы” дип аталган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Туган җирне саклау өчен көрәштә башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә “Дан гирляндасы” һәм чәчәкләр салдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары шигырьләрдән, җыр һәм биюләрдән торган “Җиңү язы” бәйрәм концертын күрсәтте. Бу алар өчен чираттагы гади чыгыш ясау гына түгел, ә кылган батырлыклары өчен ветераннарга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә иде. Традиция буенча мәйданда кыр кухнясы оештырылды, анда теләгән һәркемне солдат боткасы белән сыйладылар. Шулай ук 6 майда башланган “Георгий тасмасы” акциясенең соңгы этабы узды. Акцияне оештыручылар – муниципалитет Хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты, “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы һәм район волонтёрлары.


Бүген без, кыю совет солдатларының оныклары, баш очыбыздагы аяз күк йөзе өчен аларга тагын-тагын рәхмәт белдерәбез. Вакыт яраларны дәвалый, диләр, әмма үткәннәрдән башка бүгенгебез юк һәм киләчәгебез дә булмаячак. Хәтерлибез икән, димәк, без яшибез. Ул вакыйгалар турындагы истәлек обелиск һәм һәйкәлләр белән генә мәңгеләштерелмәгән, ул безнең йөрәкләребездә һәм менә шундый очрашуларда яши.
Читайте нас: