Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
17 Май 2019, 14:17

ДӘҮ ӘТИГӘ ХАТ

Барый Табабиловка багышлана

Озын-озак сугыш дәвам итә, авыр адымнар белән вакыт 1943 елга авыша. Барый Табабиловтан март аенда беренче хат килә. Хәзер, еллар үткәч, мин аның бу хатны Сталинград сугышыннан исән калганнан соң язганын аңладым. Якташларымның фронттан язган хатлары! Аларны хәзер укый белүче дә юк, сугыш чорының йөрәккә якын атрибутлары булып кала алар!


Алга авылында укый-яза белүчеләр аз булган, ә хатлар ул чорда гарәпләрнең бормалы язуы белән язылган. Бәләкәй чагында ике кыш абыстайга (мулла хатыны) белем алырга йөргән Миңнеҗамал бөкләнгән урыннарда хәрефләр җуелып беткән шушы дәфтәр битен кабат-кабат укыган.


Әтисез һәм тормыш иптәшеннән башка алар тәүге кышны көч-хәл белән үткәреп җибәрә. Утын бик тиз бетә, аннары бар тизәкне ягалар, бит салам башлы иске өйдә бик салкын була. Шуннан инде салам яга башлыйлар. Миңнеҗамал колхоз атларын карап кайтканчы балалары суык өйдә утыра. Мичкә ягучы Тәнзилә бөгәрләнеп сәкедә йоклый. Алты айлык Риф юеш килеш бишектә өшеп ята, вакыты-вакыты белән шыңшып куя. Өч яшьлек шук һәм тиктормас энесе Наилне кыз бер генә дә тыңлата алмый. Кызын жәлләп, ана кеше Наилне сәке баганасына аягыннан бәйләп куя башлый. Менә бүген дә Миңнеҗамал караңгы төшкәндә генә инде тәмам суынып беткән өйгә кайтып керә. Йоклап яткан Наилне күтәргәндә балчык идәнгә ябышып туңган күлмәген чак кутарып ала.


Барыйның сугышка кадәрге хыялы – яңа, зур, күп тәрәзәле, ялтырап торган калай түбәле йорт салу. Кадерле Дәү әти, бу йортны 60 нчы елларда синең улың Наил салган һәм шунда мин, синең оныгың, дөньяга килгәнмен. Бу матур йорт әле дә тора, тик анда хәзер башка кешеләр яши. Ә әлегә... сугыш бара. Ачлык. Балалар Ходай кодрәте белән генә чирләмәгәндер, мөгаен. Дәү әти, аларны синең догаларың да саклагандыр.


...Мичтән идәндә яткан саламга ут капкан. Ялкын тиз арада ишеккә, тәрәзәләргә, сәкегә күчкән. Балалар куркыштан түр почмакка сыенган һәм тын калган. Әгәр шул вакытта сеңлесенең йортына гарип Абдулла (Миңнеҗамалның энесе) очраклы гына килеп кермәсә, бик зур бәла булыр иде, һәм сиңа бу хатны язучы да булмас иде...
Алгада эшкә яраклы ир-атлардан беркем дә калмаган, барлык колхоз эшләре хатын-кыз, картлар һәм үсмерләр иңенә күчкән. Миңнеҗамал зур ихласлык белән, намуслы эшләгән, шул тырышлыгы аркасында үзен дә йончыткан.


Тормыш дәвам иткән, фронттан шатлыклы да, кайгылы да хәбәрләр килгән, сугыш мәңге бетмәс төсле тоелган. Сугыштан авыр яраланып кайткан Гафият почта тарата башлаган, аның Максимовкадан кайтуын һәр гаилә, һәр йорт борчылып һәм түземсезләнеп көткән.


Икенче һәм соңгы хатыңны, Дәү әти, җәй көне алганнар, бу, мөгаен, Курск сугышы алдыннан булгандыр. Өченче конверт частьтан килгән, “хәбәрсез югалды...” дигән аңлаешсыз сүзләр язылган хат ят һәм кайгылы булган. Бу сүзләр якын кешеләреңнең тормышын төптән үзгәрткән.


1945 елда фронттан күрше ир-атлар: яраланган Хәмит Гаделшин, Мотыйгулла Нигъмәтуллин, Исмәгыйль Табабилов, Муса Нәфыйков, Әгъзам Гаделшин кайткан. Хезмәт армиясеннән Миңнеҗамалның абыйсы Зәйнулла Рәфыйков бөтенләй бетеренеп кайткан. Кызганыч, абыйлы-энеле Гаделшиннар – Мәҗит, Яхъя һәм Нәбиулла кайта алмаган...


Син, Дәү әти, белмисең бит әле, Әгъзам Фәхретдин улы Гаделшин минем икенче картәтием булды, ул да минем өчен шундый ук якын һәм кадерле. Ул үзенең полуторкасында сугыш юллары буйлап бик күп чакрымнар үткән. Аның өчен сугышта иң авыры Мәскәүне саклау булган. Картәтием Әгъзам сугыш турында сөйли дә башлый, елый да башлый иде. Ни өчен икән, син белмисеңме? Башка наградалары арасында аның күкрәгендә “Батырлык өчен” медале бар иде. Солдатларның иң югары наградасы бу һәм ул аңа барыннан да кадерлерәк иде.


Аннары Әгъзам картәтием 1945 елның 24 июнендәге данлыклы Җиңү парадында барлык алгалылар исеменнән почётлы строй белән горур атлап Кызыл мәйдан буйлап үткән. Аның сугыштан соң туган кызы Тәнзилә – хөрмәтле Укытучы һәм минем әнием.


Еллар үткән... Дәү әти, алар сине бик нык көткән! Картайган әти-әниең дә, өлкән балаларың да, кечкенәләре – Тәнзилә, Наил, Риф белән бергә Миңнеҗамал да көткән. Алар өчесе дә әниләре өйдә юкта урамга чыгып, син сугышка киткән юлга озак кына карап тора торган булган. Ә яшьтәшләре, күршедәге бала-чагалар шикәр, я булмаса әтиләре яки абыйлары шәһәрдән күчтәнәч итеп алып кайткан прәннек тотып чыкканда аларның күзләре ничек янган!


Чит әтиләрнең кулларына тотыну, фронт гимнастёркасы исен иснәү, ягымлы сүз ишетү синең балаларың өчен нинди зур бәхет булган!


...Безнең Алга матур һәм мул тормышлы авылга әверелде, һәр ихатада тимер ат тора. Зур, төзек йортлар. 80 нче елларда яңа мәктәп, медпункт, тимерлек төзеделәр, хәзер Зирекле елгасы күперен сулар җимерми – анда күптән инде тимердән ныклы күпер салдылар. Басуларда яхшы техника эшли, ә атлар хәзер – дефицит.
Безнең зираттагы каберләр барысы да караулы, ә үләннәр кемнеңдер хәстәрлекле кулы белән чабылган... Безнең ата-бабаларыбыз ерак түгел, капкадан кергәч уң якта ята. Дәү әти, тик син генә юк!


Синең балаларың яхшы кешеләр булып үсте. Олы кызың Тәнзилә Алга бригадасының алыштыргысыз эшчесе булды. Ул да синең Миңнеҗамалың шикелле тырыш иде. Уртанчы улың Наил, минем әтием, күп еллар буе хуҗалыкның партия оешмасы җитәкчесе, профорг, механик, ә соңрак инде колхозның актив пенсионеры булды. 1942 елда син сугышка киткәндә ике атналык кына булып калган кече улың Риф Екатеринбургта “Луч” клубы җиңел атлетика командасының танылган тренеры, ул үзенең спортчыларын халыкара ярышларга йөртә.


Минем кадерле картәнием Миңнеҗамал үзенең картлыгын балалары һәм үсеп җиткән оныклары янәшәсендә үткәреп вафат булды. Ул бик зирәк, аз сүзле, ягымлы һәм хөрмәтле кеше иде. Дәү әти, синең оныкларың һәм оныкларыңның балалары да күп. Һәм алар арасында ахмаклар һәм ялкаулар, караклар һәм алдакчылар юк! Алар синең исемеңә тап төшерми!


Рәхмәт сиңа, Дәү әти, булганың һәм яшәгәнең, илебез өчен көрәшкәнең һәм җиңгәнең өчен рәхмәт! Мин синең эзләреңне, синең турында хатирәләрне эзләвемне дәвам итәм.


Урының җәннәттә булсын!

Читайте нас: