Фронт хатлары... Сугыш елларында күпме язылган һәм җибәрелгән алар?! Орудиеләр үкергәндә яисә кыска гына тынлык вакытларында солдатлар язган, вакыт үтү белән уңып һәм саргаеп беткән кыр почтасы штемпельләре белән хатлар. Бу бәяләп бетергесез документлар - “ дәһшәтле кырыгынчы” елларның кырыс истәлеген саклаган Бөек Ватан сугышы елъязмасының үенчәлекле беренчел чыганаклары. Һәр хатта кемнеңдер язмышы.
Яүгирләрнең күп хатлары гади телдә, үзләре кызыксындырган нәрсәләр турында язылган. Тик аларны уку бик җиңелдән түгел – тамакка төер тыгыла, күзләргә яшь килә. Фронтта өен, туганнарын, сөеклесен сагынмаган кеше булмагандыр. Юкка гына ул хатларның күбесе “Кадерле әнием”,”Туганнарым минем”, “Сөекле хатыным” дип башланып китмәгән бит. Фронт хәбәрләрен дулкынланып һәм борчылып көткәннәр, һәм ышаныч, өмет тудырган “мин исән-сау” дигән сүзләрне уку нинди зур бәхет булган.
Алексей Николаевич СТРУЧКОВ 1925 елда туган. Стручковлар гаиләсе Әлшәй ашлык совхозының Кызыл Армия бүлегендә яши. Әтисе - Николай Степанович, әнисе – Ольга Ивановна һәм аларның балалары: Валентина, Надежда, Алексей һәм иң кечесе Елена. Соңгы өчесе безнең Первомайский урта мәктәбен тәмамлаган.
Алексей Николаевич 1942 елда фронтка алына.
А.Н. Стручковның туганнарына язган хаты:
Хат 44 елның 7 июнендә җибәрелгән.
«БАССР, Стәрлетамак районы, Әлшәй ашлык совхозы, Кызыл Армия бүлеге. Стручкова Ольгага.
Кыр почтасы 29090 Ю».
Хәерле көн, исәнмесез, кадерле әни һәм сеңелләрем Лена һәм Надя һәм кечкенә ... Мин сезгә кайнар сәламемне җибәрәм һәм тормышыгызда бар да яхшы булуын, эшегездә уңышлар телим, мин әлегә исән-сау, сезгә дә шуны телим. Тик алга таба ни булыр, белмим. Әлеге вакытта мин алгы сызыкта. Аннан мин сезгә икенче хат җибәрәм, әмма сез аны алдыгызмы-юкмы белимим.
Кадерле әни, зинһар, язып җибәрегез әле, әти әле кайда, үзегез ничек яшисез, хуҗалыкта, гомумән, бүлектә нинди яңалыклар бар, хәзерге вакытта иптәшләрем, абыем Миша Стручков белән Әбделхәй кайда икән. Кадерле әни, сезнең белән, шулай ук сеңелләрем белән дә башка күрешмәбез инде, мөгаен. Әлеге тормышыбыз шундый, яңа гына исәнсең, бераздан исән булмавың да мөмкин, Ходай ни язгандыр бит, аннары язмыштан качып булмый. Монда минем Башкортстаннан, Белореттан иптәшем бар, ул инде өченче ел бу частьтә, әлегә исән-сау.
Ярар, әлегә, кадерле әни һәм сеңелләрем, хушлашам, үбәм».
Алексей Николаевич Стручков 1945 елның 21 апрелендә Германия территориясендә һәлак була. Аеруча мөһим заданиене үтәгән өчен үлгәннән соң II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Орден әти-әнисенә 1961 елда (сугыштан соң 16 ел үткәч) бирелә.
Аның сеңлесе Елена Николаевна хәзер Краснодар краенда яши. Ул абыйсы күмелгән урынны эзләп тапкан - ул Германиядә Ротенбургтагы хәрби-мемориаль зиратта туганнар каберлегендә җирләнгән. Мәрхүмнең исеме мемориаль ташта мәңгеләштерелгән. Елена Николаевна безнең музейга Алексей Николаевичның орден кенәгәсенең күчермәсен һәм фронттан язган хатларын тапшырды.
(Мәгълүматны Первомайский авылы урта мәктәбе тарих укытучысы О.Н.Окишева әзерләде.
* * *
Елисей Спиридонович ПАТРАЕВ 1921 елда Услыбаш авылында туган. 1941 елның 4 маенда армиягә алына. Бөек Ватан сугышын Брест шәһәрендә каршылый. Брест кальгасен обороналаудан башлап, күп фронтларда катнаша.
"Мин сугышта..", - дип башлана аның әти-әнисенә һәм туганына язган һәр хаты.
Е.С.Патраевның Андрейга хаты (Услыбаш авыл китапханәсе китапханәчесе О.С.Патраева тәрҗемәсендә):
"29/10-44 ел. Саумы, Андрей, ни хәлләрдәсең? Туганым, бүген синнән күптән көткән хатны алдым. <…> Дүрт ел эчендә синнән нибары 4 хат килде. Мин сиңа күп яздым. Яздым да яздым, алар миңа кире кайтып торды. Кадерле Андрей, ешрак язарга тырыш, минем адрес үзгәрми.
Кадерле туганым, язмышыбыз шулдыр инде... Сугышта һәр көнне алышабыз, исән калырбызмы-юкмы, Ходай нәрсә кушкан инде. Бәлки, исән дә калырбыз. Безнең чор авыр вакытка туры килде. Без үткән юлларны күрүе ничек куркыныч... Солдат тормышы бик авыр. Үзе сугышта булганнар гына моны аңлый... Кадерле туганым, чәчем агарды дигәнсең, яшьли чәч агаргач үзең беләсен инде. Исән булып очрашсак, сөйләшеп сүз бетмәс иде. Мәскәүдән синең фотоңны алгач бик сөендем. Кайда хезмәт иткәнеңне яз. Мин өйдән еш хат алам. Без Карпат тауларын үттек. Венгрия башкаласыннан ерак түгелбез. Хат алу белән яз. <…> Кулыңны кысып, П.Е.С."
* * *
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Будапешт шәһәрендә башына үлемечле яра ала һәм шунда ук җирләнә.
Аның бертуганы Андрей сугышның башыннан ахырына кадәр була һәм Җиңү белән өенә әйләнеп кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Өйләнә, Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышында катнашкан А.С.Патраев 2003 елда вафат була. Уфада җирләнә.
Хисмәтулла Гобәйдулла улы ЗӨБӘЕРОВ 1910 елда Кырмыскалы авылында туган. 1939-1940 елларда район колхоз мәктәбендә укыган һәм 1 нче номерлы таныклык алган, аңа "техник-терлекче" квалификациясе бирелгән. Колхозда бригадир булып эшләгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең кечкенә генә кәгазь кисәгенә туганнарына язылган беренче хатында ул 8 августта Мәскәүгә барып җитүе турында хәбәр итә.
Х. Г. Зөбәеровның икенче хатыннан өзекләр:
“18/9 – 41 ел.
Кадерле тормыш иптәшем Гайшә, сиңа Кызыл Армия сәламен тормыш иптешең Хисмәт юллый. Сандугачларыма – балаларым Миния, Рәйсә һәм Зояга сәламнәремне җибәрәм, бик сагынам. < >.
Үзем исән-сау, сезгә дә шуны телим. Сөеклем, мин әле бик хәвефле чорларны кичерәм. Әмма әлегә бәла мине урап үтә, әлегә исән-саумын, мөгаен, сезнең бәхеткә. Сугышлар туктамый...».
Алга таба үзенең хатында гаилә турында кайгыртучанлык белән ул хуҗалык буенча нәрсә эшләргә кирәклеге турында яза һәм хатынына киңәшләр бирә.
"Утын әзерләү, мөгаен, авыр булыр, әти-әниләр янына кер, булышырлар, аларны тыңла, һәм нык борчылма. Исән булсам, һичшиксез, кайтачакмын. Без хәзер Ладога күле янында торабыз. < >. Минем хатны алгач та җавап яз. Һәм тагын, сөеклем, яңалыклар турында язуыңны сорыйм. Шуның белән кемдер ташлап киткән йортта, кемнеңдер карасы белән язылган хатымны тәмамлыйм.
Сау булыгыз, әти һәм әни, яраткан Гайшәм, балалар.
Адрес шундый:
Гамәлдәге Кызыл Армия
930 нчы почта кыр станциясе
п/я 30, 5 рота
Зөбәеров Хисмәткә
Хуш, җаным Гайшә, балаларны кара, аларны сакла. < * > Без бүген махсус көймәдә сугышка керәбез. Хатың җавапсыз калса, белегез, мин Ладога төбенә киткән булам. Бу күлнең исемен җырларыңа кертеп, мине искә ал. Хуш».
Кызылармеец Хисмәтулла Гобәйдулла улы Зөбәеровның бу икенче һәм соңгы хаты була. Якташыбызның арытабангы язмышы билгеле түгел.
(Рощинский авылы мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы А.Н.Зөбәерова мәгълүматы буенча).