Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
9 Май 2020, 14:45

ГОМЕРЕН ОЧУГА БАГЫШЛАДЫ

Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июлендә Л.В.Деманы Кызыл Армия сафларына алалар. Октябрьдә инде ул Көнбатыш фронтында көрәшә, төнге У-2 бомбардировщигы командиры була. Бу самолётта ул 95 сугышчан очыш ясаган.

Леонид Василевич Дема 1916 елның 18 июнендә Стәрлетамак районы Михайловка авылында туган. 1930 елларда гаилә данлыклы Магнитка төзелеше барган Көньяк Уралга күчеп китә. ФЗУ тәмамлаганнан соң Леонид Магнитогорск металлургия комбинатында слесарь-электрик булып эшли. Ә үзе очу турында хыяллана. Эшеннән аерылмыйча ул аэроклубта укый, һәм яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казанга, очучы-инструкторлар мәктәбенә юнәлә. Укып бетергәч, Чиләбе аэроклубында инструктор булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июлендә Л.В.Деманы Кызыл Армия сафларына алалар. Октябрьдә инде ул Көнбатыш фронтында көрәшә, төнге У-2 бомбардировщигы командиры була. Бу самолётта ул 95 сугышчан очыш ясаган.

1942 елның маеннан 236 нчы һөҗүм итүче авиация полкында (1943 елның 25 августында 112 Гвардия ИАП дип үзгәртелгән) алышты. Л.В.Демага самолётны осталарча йөртү, хәрби техниканы ныклы белү, кыюлык, тәвәкәллек хас була.

1943 елның 18 маенда Кубаньның Кырым станицасы районындагы һава сугышларының берсендә, барлык сугыш кирәк-яраклары беткәч, кыю очучы дошман бомбардировщигын таранга ала. Самолётының винты белән бәрдереп “юнкерсның” койрык өлешен аера һәм ул мәтәлеп җиргә барып төшә.

Тараннан соң Як идарәне югалта. Л.В.Дёма тиз арада хәл итеп, самолётын үзебезнең территориягә кадәр җиткерә, ләкин машинаны җиргә утыртырга өлгерми. Яраланган очучыны җимерекләр астыннан чыгаралар һәм госпитальгә илтәләр. Дәваланганнан соң ул яңадан сафка кайта.

1944 елның июленә һава-укчылар хезмәтенең112 нче Гвардия һөҗүм итү авиаполкы командир ярдәмчесе (10 нчы Гвардия һөҗүм итү авиация дивизиясе, 10 нчы һөҗүм итү авиакорпусы, 2 нче Һава армиясе, 2 нче Украина Фронты) гвардия капитаны Л.В.Дема 273 хәрби очыш ясады, 38 һава сугышында шәхсән үзе 17, төркем белән дошманның 5 самолётын бәреп төшерде.

1944 елның 26 октябрендә дошман белән алышта күрсәткән сугышчан батырлыклары өчен Л.В.Дема Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Аның данлы сугыш юлы күп бүләкләүләр – Ленин, Кызыл Байрак (ике тапкыр), I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шулай ук чит ил дәүләтләре наградалары белән билгеләнгән.

1946 елдан майор Л.В.Дема запаска чыга. Ставропольда, Новокузнецкта, Кырый төньякта гражданнар авиациясендә хезмәт итә. Ерак көнчыгыш трассаларында самолётлар йөртә, поляр очучы була. 1965 елның 1 августында Магнитогорск аерым һава эскадрильясы оештырыла (һава эскадрильясе һәм Магнитогорск аэропорты базасында). Аның беренче командиры Советлар Союзы Герое Л.В.Дема була. Ул бар гомерен очуга багышлады.

Леонид Васильевич Магнитогорскта яшәде. Хаклы ялга чыкканнан соң шәһәр комитетының сугыш ветераннары рәисе була, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. 1984 елда аңа “Магнитогорск шәһәренең почётлы гражданины” исеме бирелә.

Л.В Дема 2004 елның 17 декабрендә вафат була. Магнитогорск зиратында җирләнгән.

Магнитогорск оборона йортына Советлар Союзы Герое Л.В.Деманың исеме бирелгән һәм мемориаль такта урнаштырылган.

Ачык чыганаклар материаллары буенча.

Читайте нас: