Авыл тормышы
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
9 Май 2020, 16:10

КӨТ СИН МИНЕ, МИН КАЙТЫРМЫН!

«Язгы иртә. Караңгы юл һәм офыкка кереп югалган ат арбасы бүгенгедәй күз алдында. Мин әтиемне күреп калырга тырышып, абына-сөрлегә арба артыннан йөгерәм. Аны сугыш башланырга ике ай кала чакыртып алдылар» -, дип искә ала картәниемнең абыйсы Дашкин Анатолий Дмитриевич.

«Язгы иртә. Караңгы юл һәм офыкка кереп югалган ат арбасы бүгенгедәй күз алдында. Мин әтиемне күреп калырга тырышып, абына-сөрлегә арба артыннан йөгерәм. Аны сугыш башланырга ике ай кала чакыртып алдылар» -, дип искә ала картәниемнең абыйсы Дашкин Анатолий Дмитриевич.

Аның әтисе, минем картәниемнең әтисе Дашкин Дмитрий Николаевич Стәрлебаш районы Яңа Ивановка авылында колхоз рәисе була. Ул сугышка киткәндә өйдә хатыны һәм дүрт баласы кала. Картәнием Антонина Дмитриевна иң кечесе була. Әтисе исендә калмаган аның, әмма сугыштан килгән хатларын хәтерли. Ул: «Тосямны саклагыз» дип язган була. Тиздән аннан хат килми башлый. Тоня картәнием әнисенең кулына тәре тотып, өй тирәли йөргәнен, такмаклап елый-елый догалар укыганын хәтерли.

Картәтиемнең хатыны Клавдия Сергеевна ирен исән күреренә ышанып, аны көн саен көткән. Ул колхозда эшләгән. 7 һәм 9 яшьлек олы уллары көтү көткән.

Ә 3 яшьлек картәнием һәм аның 5 яшьлек туганы өйдә дөнья «көткән». «Ышанасызмы, крахмалын алып кәлҗемә пешерү өчен мин зур бер бидрә туң бәрәңгене кыра идем, учларым канга тузып бетә, әмма мин еларга уйламыйм да. Без сугыш барганын, башкача берничек тә яшәп булмаганын бала булсак та аңлый идек, - дип искә ала иде ул.

1942 елда Дашкиннар гаиләсенә кайгы килә. Дмитрий Николаевич хәбәрсез югала. «Әниемнең ул чакта нәрсә кичергәннәрен әйтүе авыр. Ялгызы 4 бала белән калып, безне аякка бастырырга көч тапты һәм гомере буена яраткан иренең кайтуын көтте». Куркыныч сугыш еллары артта калды. Дашкиннарның ятим калган гаиләсе Стәрлетамак районына күченеп килә. Солдат сугыштан кайтмый, аның бер хәбәре дә булмый. Кешеләр картәниемне кияүгә чыгарга үгетли, балаларыңны үстерергә рәхәтрәк булыр ди. Әмма ул Митядан яхшырак ир булмаячак дип баш тарта.

Балалары әтиләрен башкача күрмәячәкләренә озак ышанмый. Алар озак еллар аның турында нәрсә дә булса белергә өметләнеп яши. Һәм ниһаять, 2016 елда безнең гаиләләр элек сер булып сакланган немец архивларыннан күпьеллык серне ача.

Аннан Дашкин Дмитрий Николаевичның 1941 елда әсирлеккә эләгүен, ә 1942 елның гыйнварында Белоруссиянең Гродно шәһәрендә һәлак булуын белә. «Хәрби әсирнең шәхси карточкасында без әтиебезнең бармак эзен көчкә таптык. Безнең, инде олы яшьтәге кешеләрнең әтиебезне бер генә тапкыр булса да күрәсе, кочаклыйсы килде. Аның белән нәрсә булганын әниебез беркайчан да белмәячәк. Без бу гади, җыйнак кына гәүдәле, әмма көчле хатын белән горурланудан туктамыйбыз, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иренә тугры калды, бер ялгызы безне аякка бастырды, кеше итте», - дип сөйли иде картәнием.

Үткән ел картәнием Савилова Антонина Дмитриевна да якты дөнья белән хушлашты. Ул күп нәрсәләрне сөйләргә өлгерми калды. Солдатларның

фидакарьлеге һәм батырлыгы бәяләп бетергесез. Безнең исә иңнәренә авыр йөк төшкән, яраткан кешеләренә тугры калып, гомерләре буена аларны көткән хатыннарын, әниләрен, апаларын, кызларын онытырга хакыбыз юк.

Н. СТУКАЛОВА, Октябрь авылы.

Читайте нас: