Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
9 Май 2020, 11:20

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хөрмәтле якташлар!

Бу көнне безне барыбызны да дөньяны фашизмнан азат иткән җиңүчеләр буыны өчен горурлык тойгылары били. Без Җиңүнең ничек яуланганын беләбез, Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен алышканнарның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын онытмыйбыз.

75 ел элек безнең илнең Бөек Ватан сугышында җиңүе миллионнарча кешегә тыныч тормышта яшәү хокукын кайтарды. Безнең халык бөтен дөньяга җиңелмәс рух ныклыгын һәм Туган илгә мәхәббәт, сугыш елларының авыр сынауларында бөек батырлык һәм чыдамлык күрсәтте.

Бу көнне безне барыбызны да дөньяны фашизмнан азат иткән җиңүчеләр буыны өчен горурлык тойгылары били. Без Җиңүнең ничек яуланганын беләбез, Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен алышканнарның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын онытмыйбыз. Кызганычка, елдан-ел азрак ветераннар җиңү бәйрәмен безнең белән каршылый. Бүген безнең бурыч – аларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм батырлыклары һәм фида- карьлекләре турында дөреслекне саклау.

Бөек Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм киләчәккә якты өметләр, күңел күтәренкелеге, иҗади илһам һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

М.МУСАКАЕВ, Стәрлетамак районы муниципаль район Советы рәисе.

Бөек Җиңүнең бәясе чиксез югары. Илебезнең хәрби елъязмаларында якташларыбыз батырлыгы өлеше дә аз түгел. Районның 13 меңнән артык кешесе каһарманлык һәм чыдамлылык үрнәге күрсәтеп, фронтта көрәште, алардан 7,5 меңнән артыгы батырларча һәлак булды һәм яу кырында хәбәрсез югалды. Стәрлетамаклылар барлык фронтларда, гаскәрләрнең барлык төрләрендә батырларча сугышты. 11 Якташыбыз

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 1се тулы Дан ордены кавалеры булды, меңләгән кеше сугыш фронтларындагы батырлыклары һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә, Бөек Ватан сугышы елларында көрәшкән район халкына рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән «Стәрлетамак районының Почётлы гражданины» исеме бирелде. Җиңү өчен көрәшкән һәм аны яулаган сезнең һәркайсыгыз алдында баш иябез һәм рәхмәтебезне белдерәбез!

Безнең өчен Җиңү көне тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына хөрмәт билгесе дә. Авырлыкларга баш имичә, түземлек күрсәтеп, армияне барлык кирәк-ярак белән тәэмин иттеләр, Җиңү көнен һәм сәгатен якынайту өчен барысын да эшләделәр. Стәрлетамаклылар җиңүдән соң да фидакарьлек күрсәтте, җимерелгән хуҗалыкны тергезде.

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын кешеләре! Барыбыз өчен дә кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын тыныч тормыш, балалар һәм оныкларыгызның хәстәрен тоеп яшәгез! Көчегез һәм яшәү дәртегез сүнмәсен, сүрелмәсен!

Җиңү көне белән, кадерле авыл халкы!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимият башлыгы.

Кадерле сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары, тыл эшчәннәре, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!

Район ветераннар советы президиумы исеменән безнең барыбыз өчен изге һәм бөек бәйрәм - Җиңү көне белән ихлас һәм җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Гитлерчылар басып алган совет җире зур үлем лагерена әверелгән һәм авыр Бөек Ватан сугышы башланган чордан 75 ел вакыт үтеп китте.

Бу бәйрәмдә - безнең халыкның сагышы һәм бөеклеге, Җиңүче солдат батырлыгы һәм кыюлыгы, югалтулар әрнеше һәм очрашулар шатлыгы, тыныч тормыш бәхете һәм өмете, халык бердәмлеге тантанасы.

Канкойгыч сугышларда катнашучылар һәм җиңүне якынайту өчен алны-ялны белмичә эшләгәннәр, шәһәрләрне җимереклекләрдән тергезүчеләр, “кара кәгазьләр” алып та, кайгыларга бирешмичә, үзләрендә арытабан яшәүгә, Җиңү хакына эшләүгә көч тапканнар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Сез барыгыз да – Җиңүчеләр буыны.

Бүген безнең бурыч – шул коточкыч сугыш турында тарихи чынбарлыкны саклап калу, исәннәр һәм һәлак булганнарны искә алу, ветераннарыбызның тормышы уңайлы һәм яхшы, якын кешеләренең хәстәре һәм күңел җылысы белән сугарылган булсын өчен кулдан килгәннең барын да эшләү. Кайвакыт аларга аралашу, игътибар, хәстәрлек җитми. Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш, балаларыгыз һәм оныкларыгызның ихтирамлы булуын телим! Гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек булсын, Җиңү көне районның һәр кешесендә безнең дәүләтнең бөек киләчәгенә оптимизм һәм ышаныч уятсын! Җиңү көне белән сезне!

Илдә килеп туган эпидемиологик хәлгә бәйле, бәйрәм чаралары башка вакытка күчерелә. Әмма 9 майда Җиңү көненә багышланган чаралар узачак, ләкин башка форматта. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмаячак. Сугыш ветераннарын өйләренә барып бүләкләячәкбез.

Н.МИРОНОВ, район ветераннар советы рәисе.

***

Сезне Җиңү көне - һәрвакыт һәр гаилә, безнең зур илебез өчен кадерле, изге булган һәм булачак бу бәйрәм, гомумдәүләт горурлыгы һәм мәңгелек хәтер бәйрәме белән котлыйм.

75 ел элек Ватан сугышының соңгы залплары тынды. Фашизм белән каһәрле һәм авыр сугышта армия һәм флот яугирләре тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык күрсәтте.

Безнең бурыч бүген – башкалар өчен гомерләрен аямаган сугышчылар, Икенче фронтның барлык солдатлары һәм кыю яугирләре батырлыгы, нацизмга каршы торганнарның хәрби туганлыгы турында истәлекне саклау.

Совет халкы явыз дошманнан куркып, югалып калмады. Барысының да Туган иле бер булды. Барысы да соңгы сулышларына, соңгы патроннарына, соңгы тамчы каннарына кадәр алышты.

9 Май кыюлык тарихы белән барлык буыннарны берләштерә. Һәр гаиләдә үзенең батырлары бар, алар безнең күңелләрдә яши, безнең белән “Үлемсез полк”та “атлый”. Без сугышта башларын салганнарның якты истәлеге алдында баш иябез. Безнең арадан киткән ветераннарны хәсрәтләнеп искә алабыз. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сугыш уты өткән тормыш тәҗрибәгез – барлык буыннар өчен мәңгелек үрнәк. Сугышчан батырлыкларыгыз, фидакарь хезмәтегез, Туган илгә мәхәббәтегез һәм Җиңүгә ышанычыгызны югалтамаганыгыз өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Без һәрвакыт сезнең традицияләрне дәвам итәчәкбез. Бу юлда безне сезнең җиңүләр, сезнең кыюлык, сезнең теләкләр озатып барыр.

Бөек Ватан сугышы солдатларына дан!

Җиңүче халыкка дан!

Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Р.КАНТИМЕРОВ, Стәрлетамак шәһәре һәм Стәрлетамак районы хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы.

***

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе исеменнән зур һәм бөек бәйрәм, Җиңү Көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Бу көн илебез тарихыхалык –төп бәйрәм. Бу җиңү -а ндҗиңүе, изгелекнең явызлыкны җиңүе, мәхәббәт һәм патриотизмның басып алу инстинктын җиңүе. Җиңүгә бәләкәй генә булса да өлеш керткән барлык кешеләрне котлыйм, чөнки безнең дәүләтебез Сезнең иминлеге нәкъ шул бәләкәй өлешләрдән тора.батырлыгыгызны онытмаган миллионнарча кешенең җан җылысын

даими тоеп яшәгез. Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларны җиңгән өчен зур рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Җиңү көне белән!

Л. ШӘЯХМӘТОВА, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре.

***

Стәрлетамак районы коммунистлары сезне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән кайнар котлый!

1945 елның маенда Ленин партиясе җитәкчелегендә совет халкының фашист илбасарлары белән барган канкойгыч сугыш -немецтәмамланды.

солдатлары һәм “Барысы да фронт Яу кырларында алышкан совет өчен! Барысы да Җиңү өчен!” девизы астында эшләгән тыл эшчәннәре үзләрен мәңгелек данга күмде. Аларның батырлыгы һәм тырыш хезмәте өчен барыбыз да чиксез рәхмәтле.

безСезгә корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, аяз күк йөзе тели.

Т. ХАҖИЕВ, РФ Коммунистлар партиясенең Стәрлетамак район комитеты беренче секретаре

Читайте нас: