Авыл тормышы
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
9 Май 2020, 15:00

УКЫТУЧЫ- ФРОНТОВИК

Тукаева (Мотаһирова) Газизә Хәйрислам кызы 1921 елның 30 ноябрендә Стәрлетамак районы Түбәнге Усылы авылында туган. Яшь чактан актив комсомол була, наданлыкны бетерүдә катнаша. Үзе дә мәктәптә укый. 1941 елда Газизә Мотаһирова Усылы урта мәктәбен тәмамлаган беренче чыгарылыш укучысы була.

Тукаева (Мотаһирова) Газизә Хәйрислам кызы 1921 елның 30 ноябрендә Стәрлетамак районы Түбәнге Усылы авылында туган. Яшь чактан актив комсомол була, наданлыкны бетерүдә катнаша. Үзе дә мәктәптә укый. 1941 елда Газизә Мотаһирова Усылы урта мәктәбен тәмамлаган беренче чыгарылыш укучысы була.

Урта белем алу турында аттестат алганнан соң комсомол район комитеты аны пионервожатый итеп тәгаенли. Кыска вакыт эчендә ул үзен балалар коллективын оста оештыручы итеп таныта. Әмма сугыш бара, һәм 1942 елда ул үзе теләп сугышка китә. Үзе кебек үк яшь кызлар белән аны Рязань артиллерия училищесына җибәрәләр. Ике ай укыганнан соң Серпухов шәһәренә күчерәләр, анда Беренче аерым хатын-кыз укчылар полкы формалаша. Бу полкта Газизә сапер булып хезмәт итә, разведчик була. 1943 елда сугышта борылыштан соң аларның полкын тараталар, аны Мәскәүгә тагын бер белгечлек - радиотелеграфистка укырга җибәрәләр.

Кыю кыз Калининград һәм 2 нче Украина фронтларында сугыша. Сугыш юллары буйлап Польша, Чехословакия, Румыния, Венгрияне азат итә. Аңа һәм аның фронтташ ахирәтләренә күпме кичерергә туры килә. Ленинград фронты турында авыр хатирәләр яши аның күңелендә. «Күпме кызлар анда һәлак булды, - дип искә ала ул, - матур, өметле, ә күпмесе исемсез сазлыкларда батып калды?!» Бервакыт үзе дә бер кыз белән тәүлектән артык сазлыкта батып ята, аларны ярдәмгә килгән солдатлар тартып чыгара.

Газизә Хәйрислам кызы атыш астында калган ахирәтләренең сөйләшкәнен мәңгегә хәтерендә калдыра. Берәүләре исән калуга өметен өзә, ә икенчеләре исә кемебез булса да исән калырбыз әле, дип юата. Исән калганнар күп бала алып кайтсын, үлгәннәр өчен дә булыр дип сөйләшә алар. Газизә Җиңү хәбәрен Будапештта ишетә. Анда ул авылдашы - артиллерия капитаны Тукаев Хәйдәр Әбделхак улын очрата. Алар бер-берсенә гашыйк була һәм өйләнешә. Сугыш тәмамлангач алар Белоруссиядә, Камчаткада Совет армиясе сафларында хезмәт итүләрен дәвам итә. Хәрби казанышлары өчен Газизә Тукаевага күпсанлы медальләр бирелә, алар арасында «Батырлык өчен» медале дә бар. 1950 елда Тукаевлар гаиләсе туган авылларына кайта. Хәйдәр Әбделхак улы «Авангард» колхозы рәисе була. Эшләгән чорында ул хуҗалыкны үстерү өчен күп көч сала, аны районда алдынгылар рәтенә кертә. Ә Газизә Хәйрислам кызы үзен укыту эшенә багышлый - Усылы урта мәктәбендә хезмәт дәресләрен укыта. Хезмәттәшләре һәм укучылар арасында зур абруй яулый. Аңа изге күңеллелек, тыйнаклык, туган җиренә тугрылык хас була. Элекке укучылары аны зур хөрмәт белән искә ала. Лаеклы ялга чыккач та ул үсеп килүче буынны тәрбияләүдә катнаша, пионер җыеннарына, комсомол җыелышларына йөри.

Газизә Хәйрислам кызы ире белән биш бала - дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ул Ана даны медале белән бүләкләнгән. Бу күркәм хатынга кайсы бүләкне алуы кыенрак булды икән: сугышчан батырлыгы өченме, әллә күп балалы ананың тыйнак батырлыгы өченме? Кем белсен...

Тукаевларның ике улы - Венер һәм Рәүф хәрби белгечлек сайлаган һәм Севастополь хәрби диңгез инженер училищесын тәмамлаган. Алар II һәм III ранг капитаннары, бихисап бүләкләргә ия. Бер оныклары - Владимир Венерович Мәскәүдә хезмәт итә, ул да II ранг капитаны, Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Кызлары Галия әниләре юлын сайлаган, укытучы һөнәрен сайлап, лаеклы ялга киткәнче шул өлкәдә хезмәт салган. Уллары Дамир инженер-төзүче. Кече уллары Равил дә төзелеш өлкәсен гомерлек эше итеп сайлаган.

... Сугыш юлын үткән, шул чор авырлыкларын иңендә кичергән Газизә Хәйрислам кызы изге күңелле, кешелекле, күңеле кушуы буенча укытучы һәм яхшы әни була.

Гөлзада ВАХИТОВА, педагогик хезмәт ветераны.

Читайте нас: