Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
13 Май 2020, 14:40

ҖИҢҮ КӨНЕ БУЫННАР ЙӨРӘГЕНДӘ!

9 майның кояшлы матур көнендә, Бүреказган авыл биләмәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үтте. Үзизоляция режимын үтәү шартларында, санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрне саклап, алар чикләнгән сандагы катнашучылар белән һәм шулай ук дистанцион форматта үтте. Әмма болар бөтенхалык бәйрәме шатлыгын һич кенә дә киметмәде.

9 майның кояшлы матур көнендә, Бүреказган авыл биләмәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үтте. Үзизоляция режимын үтәү шартларында, санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрне саклап, алар чикләнгән сандагы катнашучылар белән һәм шулай ук дистанцион форматта үтте. Әмма болар бөтенхалык бәйрәме шатлыгын һич кенә дә киметмәде.

Дәһшәтле сугыш елларында Бүреказган, Талач, Садовка, Петропавловка авылларыннан фронтка 949 кеше киткән, шуларның биш йөздән артыгына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Сугышта һәлак булганнар һәм вафат булган ветераннар истәлегенә, авыл биләмәсенең дүрт яшәү пунктларында да, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы яугир якташлар һәйкәленә веноклар салу тантанасы булды.

Бу көнне Авыл биләмәсе территориясендә яшәгән сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, тыл эшчәннәренә Җиңү көне белән котлаулар тапшырылды. Өй шартларында котлауларны Талач авылында яшәүче сугыш ветераны Г.Х.Әһлиуллин да кабул итте. Габдрәшит Хәмит улының сугышчан юлы бик күп наградалар белән билгеләнгән. Сугыштан соң ул күп еллар хәзерләүче булып эшләгән. Ныклы һәм тату гаилә корып, тормыш иптәше Хәҗәр Абдрахман кызы белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның гаилә коруларына озакламый 70 ел була.

Бүреказган авыл биләмәсе Советы башлыгы Ф.Б.Солтанов район Хакимияте җитәкчесе Ә.Р.Әбдрәфыйков, район ветераннар Советы рәисе

Н.А.Миронов, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Стәрлетамактагы бүлекчәсе исеменнән хөрмәтле ветеран адресына изге теләкләр белән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбилейлы Җиңү көне алдыннан Г.Х.Әһлиуллинга “Стәрлетамак районының почётлы гражданины” исеме тапшырылды. Зур рәхмәт әйтеп, Фәнүс Барый улы ветеранга әлеге исем бирелү турында таныклыклар тапшырды.

Безнең илдә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Бу көндә без тыныч тормыш яклаган әтиләребезне һәм бабайларыбызны, әниләребезне һәм әбиләребезне искә алабыз һәм аларның искиткеч батырлыгы белән горурланабыз. Быел “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар данлы буынның портретларын тотып, үзләренең капка алдында бастылар, аларның фотографияләрен тәрәзәләргә куйдылар. Акция ата-бабаларыбызның героик истәлеген саклаучы һәм онытмаучы рәхмәтле буынның бердәмлек символы булып тора.

Авыллар халкы чын күңелдән “Солдат боткасы” акциясендә катнашты һәм традицион солдат кухнясы ашлары пешерде. Мәсәлән, Талач авылыннан Әминә Рәхмәтуллина (фотода) үзенең туганнарын бик тәмле итле карабодай боткасы һәм самавыр чәе белән сыйлады.

Зур күләмле чаралар үткәрелмәүгә карамастан, һәр җирдә бәйрәм шатлыгы сизелеп торды. Моңа шулай ук динамиклардан яңгыраган сугыш елллары җырлары һәм музыкасы да булышлык итте. Олысыннан кечесенә кадәр барысы да Җиңү көненә багышланган фронт җырлары һәм шигырьләре башкарды һәм үзләренең видеолары белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Кич көне авылдашлар “Хәтер уты” патриотик акциясенә кушылды һәм бер минут тын калып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды. Төнгә каршы күк йөзен бәйрәм фейерверклары яктыртты.

...Сугыш тәмамланганнан соң берничә яңа буын үсеп чыкты. Җирнең шартлаулардан, танк тәгәрмәчләреннән чуарланып беткән яралары уңалды. Тик шул канкойгыч сугышның шаһитлары, үзләренең якыннарын һәм туганнарын югалтканнарның йөрәгендәге яралар гына беркайчан да төзәлмәс. Безнең изге бурычыбыз – әтиләребез һәм бабаларыбызның фидакарь батырлыклары турында якты истәлекне саклау.

Г.ТИМЕРБАЕВА. Автор фотолары.

***

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек Октябрь авылында күптәннән башланган иде. Авыл биләмәсе хакимияте, депутатлар, оешмалар җитәкчеләре, волонтёрлар һәм авыл халкы чараны оештыруда актив катнашты: дистанцион акцияләр, флешмоблар ачып җибәрде. Балалар, өлкәннәр илһамланып шигырьләр укыды, вальс биеде, җырлар җырлады, спорт күнекмәләре башкарды, үз тәрәзәләрен бизәде, бер-берсе белән шатлык-куанычларын уртаклашты.

Октябрь авыл Советы биләмәсе башлыгы Альбина Анатольевна Нестеренко барлык ветераннарны, тыл эшчәннәрен, сугыш еллары балаларын Җиңү көне белән котлады.

9 майның җылы, матур иртәсендә Октябрь авылында авыл халкы катнашлыгыннан тыш Бөек Ватан сугышы батырлары обелискына һәм Дан орденының тулы кавалеры Ш.Ф.Маннановка арналган мемориал тактага чәчәкләр салынды. Монда Октябрь авыл Советы биләмәсе башлыгы А.А.Нестеренко, Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте директоры урынбасары Е.Б.Иванов, Октябрь авылы мәктәбе директоры С.Н.Скачков катнашты.

Авыл урамнарында иртә таңнан сугыш чоры җырлары яңгырады. Йортлар һәм урамнар чагу флаглар, баннерлар, сурәтләр белән бизәлгән. Һәр йортта бәйрәм кәефе хакимлек итә иде. “Үлемсез полк минем тәрәзәмдә” акциясе кысаларында һәр авыл кешесе үз йорты алдында газиз ветераннары портретын кулларында тотып, “Катюша”, “Җиңү көне” җырын башкарды. Өлкәннәрнең һәм балаларның тавышы бердәм яңгырады.

▲Октябрь авылында “Үлемсез полк”

Авыл халкы “Солдат боткасы” акциясендә аеруча теләп катнашты. Лопуховлар, Вахитовлар, Новиковлар һәм Ибраһимовлар гаиләләре А.А.Нестеренконы, Е.Б.Ивановны, С.Н.Скачковны һәм Стәрлетамак районы Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Х.Газизовны җылы каршы алды. Авылдашлар чын солдат боткасы әзерләде, үз гаиләләре тарихы белән бүлеште, сугышта катнашкан туганнарының батырлыклары турында сөйләде.

▲ Бөек Җиңү хөрмәтенә автомобильләр үтә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап автомобильләрдә йөрү чарасы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмчә бизәлгән машиналар музыка астында, сигналлар кычкыртып, зур колонна белән авыл урамнары буйлап йөрде, монда теләгән һәр кеше катнашты. Авыл халкы аларны капка алдына чыгып сәламләде.

Кич җитү белән “Хәтер уты” акциясен хуплап, өй тәрәзәләрендә шәмнәр кабынды.

▲ Афанасьевлар һәм Бикколовлар гаиләсендә “Хәтер уты” яна

Октябрь авыл Советы биләмәсе башлыгы А.А.Нестеренко Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә обелиск янында шәм кабызды. Һәлак булган яугирләр, ветераннар, тол хатыннар, балалар, тыл эшчәннәре истәлегенә бер минут тын тору һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

Җиңү көне тантаналы фейерверк белән тәмамланды. Җиңүгә дан! Туган илгә дан!

Н.СТУКАЛОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: