Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
13 Май 2020, 15:00

ВЕТЕРАН ЙОРТЫ АЛДЫНДА ПАРАД

Кызганычка, пандемия сәбәпле, юбилейлы Җиңү көнен бәйрәм итүгә планлаштырылган күмәк чаралар үткәрелмәде. Әмма бәйрәм шулай да булды, рәхмәтле буыннар дистанцион форматта ветераннарга үзләренең рәхмәтләрен һәм тирән ихтирамнарын җиткерде.

Кызганычка, пандемия сәбәпле, юбилейлы Җиңү көнен бәйрәм итүгә планлаштырылган күмәк чаралар үткәрелмәде. Әмма бәйрәм шулай да булды, рәхмәтле буыннар дистанцион форматта ветераннарга үзләренең рәхмәтләрен һәм тирән ихтирамнарын җиткерде. Авылларда олысыннан алып кечесенә кадәр халык төрле истәлекле акцияләрдә – социаль челтәрләрдә үткән “Җиңү варислары”, “Без барыбер рәхмәт әйтәбез” флешмобларында, “Үлемсез полк” онлайн-хәрәкәтендә, халыкара “Җиңү вальсы”, “Бар йортыбыз белән җырлыйбыз”, “Җиңү тәрәзәләре” акцияләрендә һәм башкаларда катнашты.

Яңа Отрадовка авылында да 9 Майда тантаналы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч “Ветеран йорты алдында парад” акциясе үтте, символик атамалы Тынычлык урамында Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, шулай ук “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән Стәрлетамак районының почетлы гражданины Брагин Михаил Дмитриевич яши. Аның хөрмәтенә йорты алдыннан спецназ һәм Чечня Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби-патриотик клублар курсантлары марш атлап үтте. Районның барлык халкы исеменнән ветеранны муниципалитет башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков, район ветераннар советы рәисе Н.А.Миронов җылы тәбрикләде, аңа чәчкәләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Батырлыгы, чыдамлыгы, авыр тормыш юлы үткәне һәм Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт белдереп, Михаил Дмитриевичка ныклы сәламәтлек, янәшәсендә яшәүчеләрнең игътибарын һәм күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.

Ветеран йорты алдында парад музыкаль котлау һәм өч тапкыр хәрби “ура!” кычкыру белән тәмамланды.

-Хөрмәтләвегез, мине һәм минем сугышчан иптәшләремне онытмаганыгыз өчен рәхмәт, - диде М.Д.Брагин. - Без тыныч тормыш өчен тырыштык – аны саклагыз. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.
Читайте нас: