Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
28 Май 2020, 11:30

Хәрби парад узачак көн ял дип игълан ителергә тиеш

Билгеле булуынча, 24 июньдә Җиңү парады уздыру турында карар кабул ителде.

Билгеле булуынча, 24 июньдә Җиңү парады уздыру турында карар кабул ителде.
Парад көнен ял көне ясарга мөмкиннәр, дип хәбәр итте Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. "Мин әлегә бу сорауга җавап бирергә әзер түгел, әмма “24 июнь – ял көнеме?” дигән сорауга зур ихтималлык белән “әйе", дип фаразлый алам, - дип белдерде ул журналистларга.

Шул ук вакытта, 24 июньгә Мәскәүдә чикләү чараларын бетерү мөмкинлеге турында сөйләгәндә, Песков бер ай эчендә шәһәрдә COVID-19 белән вәзгыять үзгәрәчәк һәм хакимият "тиешле төзәтмәләр" кертәчәк, диде.

Күптән түгел Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан коронавирус таралу аркасында кичектерелгән парадның 24 июньдә - 1945 елда Кызыл мәйданда "җиңүчеләрнең тарихи парады" булган көнне узачагын игълан итте.

Дәүләт башлыгы чарага әзерлекне башларга һәм иң катгый хәвефсезлек режимын тәэмин итәргә кушты. "Үлемсез полк"ны 26 июльдә уздыруны планлаштыралар.

Фото bashinform.ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: