Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
23 февраль 2021, 13:00

КЫЮ РАЗВЕДЧИК ВАСИЛИЙ КОРНЕЕВ

Озакламый Бөек Ватан сугышы хакында безгә бары тик документлар, фотосурәтләр һәм елдан-ел арабызда азаеп барган Ватанны саклаган ветераннарның сөйләгәннәреннән язып алынган хатирәрәләр генә бәян итәчәк. Шуңа күрә без тумышы белән Преображеновка авылыннан булган Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Иванович Корнеевның Салават шәһәрендә яшәве турында ишеткәч, ике дә уйламыйча, күрше шәһәргә юл тоттык.

Озакламый Бөек Ватан сугышы хакында безгә бары тик документлар, фотосурәтләр һәм елдан-ел арабызда азаеп барган Ватанны саклаган ветераннарның сөйләгәннәреннән язып алынган хатирәрәләр генә бәян итәчәк. Шуңа күрә без тумышы белән Преображеновка авылыннан булган Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Иванович Корнеевның Салават шәһәрендә яшәве турында ишеткәч, ике дә уйламыйча, күрше шәһәргә юл тоттык.

- Узган елның сентябрь аенда аңа 95 яшь тулды, - дип башлады сүзен ветеранның килене Таисия Петровна, - ул берүзе яшәсә дә, якыннарының ярдәменнән башка тора алмый инде. Улы кирәк урынга машина белән алып барып кайта, мин ашарына пешерәм, керләрен юам, урын-җирләрен җыештырам, ә калган эшләрне ул үзе дә яхшы башкара. Аның хәтере дә әйбәт әле, тик колакка гына бераз катырак. Шуңа карамастан, ул шат күңелле һәм аралашучан кеше.

Тиздән моңа үзебез дә инандык. Безнең үзенең туган районы гәзитеннән килгәнлегебезне белгәч, Василий Иванович бик шатланды. Ул безгә Җиңү бәйрәмендә үзенең кече туган ягына кайтырга тырышуы, авылдашларының олы яшьтәге солдатны ачык йөз белән каршы алулары, туган авылының күркәмләнә баруына сөенүе турында сөйләде. Ветеран мөһим даталарны, Белоруссиядә, Германиядә фашистлардан азат иткән шәһәрләрнең исемнәрен җитез генә санап үтте. 1943 елда армиягә чакырылганчы, “Сталь” колхозында язын чәчкечтә, аннары ургычта эшләве турында сөйләде, ә Мариинскийдагы спирт заводыннан барда алып кайту өчен, кайвакыт аңа хәтта сыер җигеп биргәннәр.

- 1948 елда отпуск вакытында мине район хәрби комисариатына чакырдылар, - дип елмая ветеран, - шунда миңа “1941-1945 еллар Бөек ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар. Җиңү хакына тылда хезмәт салган гади колхозчыларны онытмаулары сөенечле иде.

- Ә разведкага ничек эләктегез?

- Кызыл Армия сафларына алынгач безне Тоцк лагерьләренә җибәрделәр, шунда мин разведкадагы хезмәт нигезләренә төшендем дә инде, мәгълүм булганча, разведка теләсә кайсы армиянең колагы һәм күзләре булып тора. Стереотруба һәм бинокль минем төп коралларыма әйләнде.

Тоцкта 135 нче гаубица-артиллерия полкы формалаштырылган була һәм Василий Корнеев аның составында сугышка китә, 1 нче Белоруссия фронтына эләгә һәм бүлек командирына кадәр күтәрелә. Рядовой разведчик Корнеевның беренче сугышы Гомель шәһәреннән ерак түгел Громыкино авылында янында була. Дошманнарны тар-мар итүче коралларның Тоцк шәһәренә якын урнашкан авыллардагы крестьяннарның җыйган акчасына ясалуы ветеранның хәтерендә уелып калган.

Совет солдатлары немец илбасарлары белән каты сугыша, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Ә беренчеләр булып командирлар ярдәмчеләре, разведчиклар бара, алар дошманның хәрәкәт итүе һәм координатлары турында мәгълүмат җыеп тапшыра. Ансыз дошманны юк итүе мөмкин түгел.

- Белоруссиядән соң Польшаны азат иттек, - дип дәвам итә Василий Иванович, - Варшава бистәсендә аягым яраланды. Госпитальдә дәваландым да, янә фронтка киттем. Җиңүне Германиядә каршыладым, анда 1950 елга кадәр хезмәт иттем.

Разведчик Корнеевның бәйрәм пиджагында хәрби наградалары балкый, алар арасында ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби казанышлар өчен” медальләре һәм башка бүләкләре бар. Аларның һәркайсысы нинди казанышлар өчен бирелгәнлеге турында сөйләгәндә Василий Иванович безгә бер кызыклы вакыйга хакында бәян итте. Ул да булса, аның орденнары 1945 елның июненьдә узган тарихи парадта да катнашкан икән. Кыска буйлы булуы аркасында ул үзе бу чарага катгый сайлап алуны үтә алмаган, шунлыктан аның наградалары төз һәм озын буйлы икенче солдатка тапшырылган.

- Үзегез яулап алган орденнарны тагып, Кызыл мәйдан буйлап атлап үтә алмаганыгызга үкенмәдегезме?

- Юк, ния үпкәләргә инде. Маршал Жуков та озын буйлы түгел иде, әмма әнә нинди герой бит. Әйткәндәй, мин аны ике тапкыр күрдем. Беренче мәртәбә Белоруссия территориясендә сугышлар барганда траншеяда. Мундир өстеннән ул солдат формасы кигән иде. Шундый кырыс иде. Иртәнгә әнә теге калкулыкны алмасагыз, атам, дип әйтте безнең начальствога. Без рядовойлар булсак та, аңлый идек: барысы да дөрес, безгә чигенергә ярамый, алай барлык илне югалтырга мөмкин. Шуңа күрә үз-үзебезне аямыйча сугыштык.

Билгеле булуынча, немецлар совет солдатларының кыюлыгына хәйран калганнар, “алар арысланнар сыман сугыша, аларны пуля да, ут та алмый” дигәннәр. Әмма Җиңү безгә чиктән тыш югары бәягә төште, шуңа да без аны Бөек Җиңү дип атыйбыз...

Бүгенге мәкалә героебызның әтисе 1900 елда туган Иван Михайлович Корнеев сугыш башлангач та фронтка алынган. Генерал М.М.Шәйморатов командованиесендәге данлыклы 112 нче кавалерия дивизиясендә сугышкан. Сугыштан әйләнеп кайта алмаган, каты яралардан Можайск шәһәре янындагы күчмә госпитальдә вафат булган. Василий Ивановичның үзе белән бергә хезмәткә чакырылган авылдашы Петр Япрынцев та сугыш яланында һәлак булган. Аның туганы Андрей Япрынцевка бәхет елмайган: сугыш юлларын үтеп, ул Җиңү белән туган ягына әйләнеп кайткан.

Алар һәммәсе дә – кешеләренең чыдамлылыгы һәм яхшы сыйфатларының үрнәге. Сугыш – ул көн саенгы гаять авыр эш, дип исәпли В.И.Корнеев. Ат урынына җигелеп, чокырлар һәм сазлыклар аша корал тартып, ничәмә мең километр үткән солдат, исәпсез-сансыз траншея казыган, салкын окопларда бихисап көн һәм төннәр яшәгән, челләдә чебен-черки һәм бетләрдән таланган, тиф авыруыннан үлгән. Әмма иң беренче чиратта, нәкъ гади солдат түзгән, чыдаган һәм җиңү яулаган. Без аның алдында баш иябез, гасырларга дәвамында дан аңа!

P.S. В.И.Корнеевың хәрби юлы һәм наградалары турында безгә Русия герое Владимир Трубанов исемендәге “Хәрби туганлык” хәрби хәрәкәтләр ветераннары төбәк җәмәгать оешмасы идарәсе әгъзәсе, Салават шәһәрендә яшәүче Р.Р.Габидуллин сөйләде. Бу оешмада разведчиклар бүлеге дә бар – ел саен Разведчиклар көнен бәйрәм итүгә бирегә безнең ветераныбызны да зурлап чакыралар.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: