Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 МАЙ - ҖИҢҮ КӨНЕ
9 Май 2022, 08:00

ҖИҢҮ КӨНЕ — ОЛЫ БӘЙРӘМ БҮГЕН!

ҖИҢҮ КӨНЕ — ОЛЫ БӘЙРӘМ БҮГЕН! Җиңүчене данлый илебез! Канын коеп, гомерен биргәннәрне, Онытырга тиеш түгел без, Онытырга тиеш түгелбез!

Кадерле сугыш ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл эшчәннәре, элекке концлагерь тоткыннары,

сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!

Дистәләгән еллар дәвамында Җиңү көне иң зур, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Русия тарихында бу үзенчәлекле көн – Бөек каһарманлык көне, Ватанны саклаган кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы символы. Бу ата-бабаларыбызны, бөек Русияне, сугышларсыз тыныч тормышны данлау өчен ныкышмалы көрәшкә өндәү дә! Бу көнне без дөнья халыкларының ирекле булуга хокукларын яклаган ветераннарны, Ватанны саклаучыларны котлыйбыз. Дәһшәтле сугышта башларын салган һәм исән калган барлык кешеләргә мәңгелек дан!

Бу турыда хәтердә тоту, ветераннарны һәм аларның тол хатыннарын кайгырту, яшь буынны Җиңү солдатларының героик үрнәкләрендә тәрбияләү, тарихыбызны һәм сугыш турындагы дөреслекнең һәр бөртеген кадерләп саклау – безнең изге бурычыбыз.

Бөек Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Сезгә сәламәтлек, иминлек, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм аяз күк йөзе телим!

И.БИКТИМЕРОВ, Совет рәисе.

* * *

Җиңү көне барлык русиялеләр өчен Туган илнең бәйсезлеге өчен яу кырларында алышкан, дәһшәтле сугыш юлын үткән һәм киләчәк буыннарга тыныч тормыш бүләк иткән кешеләр турында истәлек буларак кадерле. Бу көнне без үзенең фидакарь хезмәте белән Бөек Җиңүне якынлаштырган һәм сугыштан соңгы елларда җимерелгән хуҗалыкны торгызган барлык кешеләрне шатлык һәм күзләребездә яшь белән искә алабыз.

Безнең якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Кызыл Армия сафларына Стәрлетамак районыннан гына да 11,5 меңнән артык кеше чакырылган. Алардан 7456сы яу кырларында башын салган. Стәрлетамаклылар барлык фронтларда, барлык төр гаскәрләрдә батырларча алышкан. 11 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, берсе Дан ордены тулы кавалеры, меңнәрчә кеше сугышта күрсәткән батырлыклары һәм тылда фидакарь хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Без Ватанны саклаганда һәлак булган кешеләрнең бөек батырлыгы турында истә тотачакбыз. 1941 елда үз иле өчен көрәшкә чыккан, XX гасырның региональ конфликтларында башларын салган, шулай ук бүгенге көндә, гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең бәйсезлеген, бөтенлеген һәм тыныч тормышын яклаган офицерлар һәм солдатларны онытмаячакбыз.

Җир йөзендә тынычлык яулап алган, гади совет солдаты коткарган Кешелек яшәгәндә истәлек тә яшәр. Һәр йортта бәйрәм кәефе хакимлек итсен һәм Туган илебез чәчкә атуы өчен изге, яхшы эшләргә илһамландырсын.

Кадерле ветераннар, Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз! Ныклы сәламәтлек, балаларыгыз һәм оныкларыгызның игътибарын һәм хәстәрен тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын! Тормыш сөючән һәм егәрле булып калыгыз!

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ,

район Хакимияте башлыгы.

* * *

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе исеменнән зур һәм бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Илебез тарихында бу төп бәйрәм. Бу җиңү – халык җиңүе, изгелекнең явызлыкны җиңүе, мәхәббәт һәм патриотизмның басып алу инстинктын җиңүе. Җиңүгә үз өлешен керткән барлык кешеләрне котлыйм, чөнки безнең дәүләтебезнең куәте һәм иминлеге нәкъ шул бәләкәй генә өлешләрдән барлыкка килгән. Сезнең батырлыгыгызны онытмаган һәм онытмаячак миллионнарча кешенең җан җылысын даими тоеп яшәвегезне телим. Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз. Җиңү өчен рәхмәт!

Л.ШӘЯХМӘТОВА,

“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре.

* * *

Район ветераннар Советы президиумы сезне халкыбызының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 77 еллыгы белән кайнар котлый!

Еллар үтә, әмма безнең батырларның даны мәңгелек, ул беркайчан да онытылмый. Без тарихка тагын да тирәнрәк төшәбез, миллионнарча кешенең тормышын челпәрәмә китергән фаҗигале вакыйгаларның яңадан-яңа фактларын ачыклыйбыз. Сезнең иңнәрегезгә төшкән сынауларны бары тик кыю, батыр, Туган илен һәм халкын яраткан кешеләр генә җиңеп чыга ала иде.

Фронтовиклар, тыл эшчәннәре, тол хатыннар һәм сугыш еллары балалары, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез! Русиядә яшәгән һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын хөрмәт иткән барлык кешеләргә тынычлык, бәхет һәм иминлек телибез!

Күк йөзе аяз булсын, янәшәгездәге кешеләр сез сау-сәламәт һәм бәхетле булсын өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләсен иде!

Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

* * *

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле дуслар!

Стәрлетамак районы коммунистлары сезне иң тантаналы һәм бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас күңелдән тәбрик итә!

Дистәләрчә еллар уза, буыннар алмашына, әмма милли бердәмлек, хәрби дан һәм батырлык символы булган Бөек Җиңү – илнең героик елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без Ватаныбызның бәйсезлеген һәм бөтенлеген, кешеләрнең яшәүгә хокукын саклап калган ата-бабаларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз.

Бу изге көн турындагы истәлекне үсеп килүче буынга мирас итеп тапшыру – безнең гражданлык бурычыбыз. Һәм без җиңүче-солдатлар яулаган тынычлык, азатлык, бөек илне саклап калырга тиешбез.

Бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер, тынычлык һәм гаилә иминлеге телибез! Җиңү көне белән!

Т.ХАҖИЕВ,

РФ Коммунистлар партиясе райкомының

беренче секретаре.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: