

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Хөрмәтле тыл эшчәннәре, хезмәт ветераннары! Хөрмәтле Стәрлетамак районы халкы!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән ихлас котлыйм! Җиңү көне – илебез өчен бик мөһим дата. Сугыш еллары буыны батырлыгы, миллионнарча кешенең рух көче һәм каһарманлыгы өчен горурлык көне.
Илебезнең хәрби елъязмасында якташларыбызның да өлеше шактый зур. Районнан 13,5 меңнән артык кеше фронтка киткән һәм батырлык, ныклык үрнәге күрсәтеп сугышкан. Алардан 7456 сугышчы яу кырларында батырларча һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Стәрлетамаклылар сугышның тәүге көннәреннән башлап Ватанны саклаучылар сафына баскан. Шулай, Рәхимҗан Гыйззәтуллин (Түбәнге Усылы авылы), Василий Коваленко (Красный Яр авылы) Брест крепостен саклаганда батырларча һәлак булган. Сугышның бишенче көнендә һава алышында лейтенант, эскадрилья командиры Тимофей Гусев (Богырыслан авылы) һәлак булган. Екатериновка авылыннан хәрби табиб Филипп Курчаевны дошман тылында яраланганнарны коткарган вакытта әсирлеккә алганннар һәм атып үтергәннәр. Алар барысы да үлгәннән соң орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы фронтларында ир-егетләр белән беррәттән Ватанның меңнәрчә данлы кызы да сугышкан, шул исәптән Стәрлетамак районыннан 228 хатын-кыз.
11 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, берсе Дан ордены тулы кавалеры, меңнәрчә кеше сугышта күрсәткән героик батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Олы ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән фронтка киткән барлык якташларыбызга да “Стәрлетамак районының почетлы гражданины” исеме бирелде.
“Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” – ул елларда тылда яшәүчеләрнең төп лозунгы була. Танклар һәм хәрби самолетлар төзүгә район халкы 60 миллион сумнан артык шәхси акчасын кертә. Хәрәкәттәге армиягә якынча 5000 ат, 953 берәмлек җигүле транспорт, 200гә якын техника озатыла. Районның 9900 кешесе “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Стәрлетамак районы фашист оккупациясенә дучар булган территорияләрдән эвакуацияләнгән 30 меңнән артык кешене кабул иткән.
Ватанны саклап һәлак булганнарның бөек батырлыгы турында онытмаячакбыз. 1941 елда илне сакларга баскан, XX гасырның региональ конфликтларында Туган ил мәнфәгатьләрен яклап башларын салган яугирләрне, шулай ук бүгенге көндә гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең бәйсезлеге, бөтенлеге һәм тыныч тормышы сагында торган офицерлар һәм солдатларны онытмаячакбыз.
Бүген безнең буын махсус хәрби операция кысаларында янә нацизмга каршы көрәшә. Мобилизацияләнгәннәр, контракт буенча хезмәт итүчеләр, ирекле формированиеләр, “Башкортостан” полкы, исемле батальоннар яугирләре белән горурланабыз.
Безнең район яугирләр өчен ныклы, ышанычлы тыл булды һәм шулай булып калачак та. Миңнегали Шәйморатов исемендәге “МыВместе” волонтерлар штабы оештырылды, “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы, “Махсус хәрби операция ветераннары советы” актив эшли. 29 гумконвой составында 120 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар, төзелеш материаллары, генераторлар, 30 берәмлектән артык техника җыеп озатылды. Бу зур эштә бөтен район катнаша: хакимият, авыл биләмәләре, предприятиеләр һәм оешмалар, эшкуарлар, авыл халкы. Һәр торак пунктта диярлек волонтерлар хәрәкәте җәелдерелгән. Безнең көч – бердәмлектә.
Һәр йортка бәйрәм кәефе керсен һәм Туган илебезнең чәчәк атуы хакына игелекле эшләргә илһамландырсын. Җиңүчеләргә дан! Һәлак булган фронтовикларга мәңгелек хәтер! Җиңү көне белән, кадерле авыл халкы!
Р. СӘМИГУЛЛИНА,
район хакимияте башлыгы.
* * *
Кадерле Стәрлетамак районы халкы!
Сезне илебез өчен иң мөһим һәм кадерле булган бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм! 1945 елның 9 мае – барлык буын русиялеләр өчен изге дата, ул халкыбызның бөек каһарманлыгы һәм бердәмлеге, Туган илгә тугрылыгы символына әверелде. Җиңүчеләр батырлыгы үлемсез. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл эшчәннәренә мәңгелек дан, сугыш чоры балалары, канкойгыч алышлар утын үтеп һәм сугыш заманында һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куеп, сынмаган-сыгылмаган, күңел матурлыгын һәм оптимизмын, ышанычын һәм өметен саклап калган барлык кешеләр алдында баш иябез.
Дәүләт әһәмиятендәге катлаулы бурычны үтәп, бүген хәрбиләребез героик ата-бабалары юлыннан бара. Русиянең бөек кыйммәтләрен: туган телне, гореф-гадәтләрне, азатлыкны саклап калу өчен алар мөмкин булганнын барын да эшли. Бу көнне без Туган илебезнең киләчәге өчен гомерләрен биргән махсус хәрби операциядә катнашучыларның якты истәлеге алдында баш иябез.
Шушы якты май бәрәймендә Туган илебез һәм халкыбыз өчен горурлык хисе һәркемнең йөрәген биләп алсын иде. Бәйрәм көннәрендә һәр йортка яхшы кәеф керсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы истәлек илебезнең барлык буын патриотларының йөрәкләрен җылытсын.
Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, якты һәм тыныч көннәр, якыннарыгызның күңел җылысын, игътибарын һәм хәстәрен тоеп яшәвегезне, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Җиңү көне белән!
И. БИКТИМЕРОВ,
Совет рәисе.