

Җиңү көне алдыннан Наумовка авылында традицион җиңел атлетика эстафетасы үтте, ул Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланды. Бу вакыйга гадәти ярыш кысаларыннан күптән чыкты инде: район кешеләре өчен ул хәтер, хөрмәт һәм бердәмлек символына әверелде.
Бу елда стартка 14 команда – мәктәп укучылары һәм авыл биләмәләрендәге предприятиеләр вәкилләре чыкты. Катнашучылар саны елдан-ел арта. Эстафета районның иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсе булып тора.
Йөгереш башланыр алдыннан катнашучыларга Наумовка авылы мәктәбе директоры Алексей Сергеев һәм Башкортстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Хөсәен Тимерәшев мөрәҗәгать итте. Алар җыелганнарны сәламләде, барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.
- Командалар елдан-ел арта, активлык дә үсә. Бүген балалар мондый стартларның әһәмиятен тагын да яхшырак аңлый: алар һәлак булганнарның истәлеген, үткән заман геройларының батырлыгын хөрмәт итә һәм бүген илебезне саклаган яугирләр белән горурлана, - дип билгеләде мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү идарәсе начальнигы урынбасары Саръян Гафурҗанов.
Эстафета сигез этаптан торды. Беренчесе – иң озыны һәм күп өлештә ярышлар нәтиҗәсен билгели торганы.
Рощинский авылы мәктәбе командасы ышанычлы алга чыкты. Катнашучы Равил Галиуллин командага өстенлек тәэмин итте:
- Эстафетадан искиткеч хис-кичерешләр алдым. Йөгергән вакытта игътибарымны сулыш алуга, тизлеккә һәм темпка тупладым. Бераз алга китүгә ирештем, бу командага арытабан позицияне сакларга ярдәм итте. Беренче этап җиңел бирелде, мин күптәннән йөгерү белән шөгыльләнәм һәм инде 10 ел футбол уйныйм.
Һәр этап яңа эмоцияләр бүләк итте. Командалар бер-берсен хуплап, дәртләндереп торды.
Эстафета нәтиҗәләре буенча гомумбелем бирү учреждениеләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Рощинский авылы; 2 нче урында – Айгөл авылы; 3 нче урында – Наумовка авылы.
Наумовка командасыннан соңгы этапта йөгергән Карина Хәлимуллина тәэссоратлары белән уртаклашты:
- Мин балачактан йөгерегә яратам, шуңа күрә ярышларда һәрчак катнашам. Финалда йөгерү – ул аерым җаваплылык, чөнки уртак нәтиҗә синнән тора.
Авыл биләмәләре предприятиеләре командалары арасында көрәш шулай ук киеренке булды:
1 нче урында – Наумовка авыл Советы; 2 нче урында – “СтерэксПак” җәмгыяте (Олы Куганак авылы); 3 нче урында – Наумовка авылы тармакара колледжы.
Эстафета вакытка йөгерү генә булмады. Монда фиништагы секундлардан тыш, командаларның бер-берсенә ничек ярдәм итүе, һәр этапны ничек кичерүе һәм дистанцияне ахырына кадәр бергәләп ничек үтүе дә мөһим иде.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.