

Бәйрәм көнне Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина Стәрлетамак районының почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан 99 яшьлек Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллинда кунакта булды. Бу хакта муниципалитет башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде:
- Бөек Ватан сугышында катнашучы, хөрмәтле Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллинны чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйбыз! Габдрәшит Хәмит улы – Стәрлетамак районының горурлыгы, аның казанышлары күпсанлы наградалар белән билгеләнгән. Алар арасында – Ватан сугышы ордены, “Японияне Җиңгән өчен”, “Маршал Жуков” медальләре. Ул күп еллар дәвамында Стәрлетамак хәзерләү конторасында хәзерләүче булып эшләде, үзен чын авыл хезмәтчәне итеп күрсәтте. Тормыш иптәше Хәҗәр Абдрахман кызы белән тату һәм ныклы гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерделәр.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы өчен олы ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән Габдрәшит Хәмит улына “Стәрлетамак районының почетлы гражданины” исеме бирелде.
Хөрмәтле Габдрәшит Хәмитович, Җиңү көне белән! Барлык рәхмәтле авыл кешеләре исеменнән Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!