Иминлек
17 Апреля , 05:00

“Улыгызга мопед сатып алып, потенциаль үтерүчегә әйләнәсез”

Район ДАИ начальнигы водительләр һәм ата-аналар өчен каралган җәзалар турында сөйләде Балаларны мәктәпкә хафаланып озатасызмы? Әти-әниегез юл кырыеннан атлап барганда һәм тиеш булмаган урында юл аркылы чыкканда борчыласызмы? Ә руль артына утырганда каршы юлдан килүче лихачлар турында уйлыйсызмы? Бу куркулар нигезсез түгел. Юл-транспорт вакыйгалары турында көн саен булып торган яңалыклар аварияләр проблемасының иң кискеннәрнең берсе булуын раслый. Конкрет безнең районда хәл ничек? Фаҗигаләр азайсын өчен нәрсәләр эшләнә?

“Улыгызга мопед сатып алып, потенциаль үтерүчегә әйләнәсез”“Улыгызга мопед сатып алып, потенциаль үтерүчегә әйләнәсез”
“Улыгызга мопед сатып алып, потенциаль үтерүчегә әйләнәсез”

Район ДАИ начальнигы водительләр һәм ата-аналар өчен каралган җәзалар турында сөйләде

Балаларны мәктәпкә хафаланып озатасызмы? Әти-әниегез юл кырыеннан атлап барганда һәм тиеш булмаган урында юл аркылы чыкканда борчыласызмы? Ә руль артына утырганда каршы юлдан килүче лихачлар турында уйлыйсызмы? Бу куркулар нигезсез түгел. Юл-транспорт вакыйгалары турында көн саен булып торган яңалыклар аварияләр проблемасының иң кискеннәрнең берсе булуын раслый. Конкрет безнең районда хәл ничек? Фаҗигалар азайсын өчен нәрсәләр эшләнә?

Шушы һәм башка актуаль сорауларга җавап бирде Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге ДАИ бүлекчәсе начальнигы А.И.ГАБДИНОВ безнең гәзиткә биргән эксклюзив интервьюда.

- Азат Ирекович, бүгенге көндә безнең район юлларында хәл ничек?

- 2026 елның өч аенда Стәрлетамак районы территориясендә 87 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Үткән елның шундый ук чоры белән чагыштырганда, бу 32гә кимрәк. Биш авариядә җиде кеше зыян күрде. Һәлак булучылар юк. Үткән елның шундый ук чорында 4 кеше һәлак булды, 11е җәрәхәтләр алды. Аварияләрнең төп төрләре: бәрелешүләр – 55 очрак, җәяүлене таптату – 2 очрак.

- Районда авария хәвефле юл чатларын һәм юл участокларын атап үтегез әле. Аларны нәрсә куркыныч итә: начар күренүчәнлек, җимерек участоклар, катлаулы развязка, яктылык булмавымы?

- Әйе, бездә даими рәвештә аерым контрольдә тотылучы берничә нокта бар. Беренче чиратта, бу зур трассалар участоклары: “Уфа – Ырынбур” федераль автоюлы һәм төбәкара “Стәрлетамак – Салават” юлы. Тизлекне арттыру белән бергә хәрәкәтнең интенсивлыгы, бигрәк тә зур йөк ташучы транспорт хәрәкәтенең, хәвеф-хәтәрнең төп факторлары булып тора. Шулай ук “Стәрлетамак – Стәрлебаш” муниципальара әһәмиятле юл, конкрет – Веселый авылыннан ерак түгел аэропортка борылыш янындагы участок аерым борчу уята. Бу сводкаларда даими чагылган катлаулы һәм мәкерле юл өлеше.

- Бөтен аянычлы статистиканы гомумиләштерсәң, иң типик юл-транспорт вакыйгасының портреты нинди?

- Еш була торган сценарий турында сүз алып барсак, бу, әлбәттә, транспорт чараларының бәрелешүе. Аларга барлык вакыйгаларның иң зур өлеше туры килә. Шуның белән бергә, еш кына бу кара-каршы бәрелешү түгел, ә юл чатларында яки алдагы машинаны узган вакытта бер-берсенә юл бирмәгәндә яки маневрны уйлап җиткермәгәндә булган бәрелешүләр. Шулай ук безнең практикада машиналарның юлдан төшеп китүе, каплануы очрап тора. Кагыйдә буларак, бу югары тизлек белән барганда, тайгак юлда идарә итүне югалту яки руль артында йоклап китү нәтиҗәсе. Юл-транспорт вакыйгаларының киң таралмаган, әмма сөземтәләре буенча авыррак булган төре – җәяүлене таптату. Мондый очраклар, кагыйдә буларак, караңгы вакытта һәм җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарынан читтә була.

- Сез тәүлекнең караңгы вакыты турында әйттегез. Юл-транспорт вакыйгалары белән ел фасыллары, атна көннәре яки тәүлекнең вакыты арасында анык бәйләнеш бармы? Кайчан аеруча игътибарлы булырга кирәк?

- Беренче һәм төп кагыйдә: юлга чыкканда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да игътибарлы булырга кирәк. Бервакытта да уяулыкны югалтырга ярамый. Әмма инде статистикага караганда, бәйләнеш бар. Ел фасылына килгәндә, без яз җитү белән юл-транспорт вакыйгалары саны артуын билгелибез. Тышта аз гына җылыта башлау белән водительләрдә тизлек гормоны бүленеп чыга башлый – спидометр угы уң якка омтыла. Юл-транспорт вакыйгалары саны гына түгел, юлда һәлак булучылар саны да арта. Моңа һава торышы һәм юл шартлары (коры асфальт), шулай ук юл хрәкәтендә катнашучылар саны артуы булышлык итә.

Иң аварияле көннәр – җомга һәм шимбә. Шуңа бәйле бу көннәрдә хезмәт үтәүнең көчәйтелгән вариантына күчәбез. Җомга көнне кешеләр эшләре буенча ашыга, атна дәвамында арыйлар, күпләр ял итәргә юллана, шимбә – шәһәрдән читкә чыгулар һәм кичке активлык арткан вакыт. Тәүлек вакытына килгәндә исә, юл-транспорт вакыйгалары күбрәк иртәнге һәм кичке пик сәгатьләргә, кешеләр эшкә яки өйгә ашыккан вакытка туры килә. Ә иң авыр, еш кына үлемечле һәлакәтләр төнлә була. Югары тизлек, буш юл, водительнең арыганлыгы, бәлки исерек тә булуы һәм начар күренүчәнлек – бик хәтәр кушылма.

- Безнең район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен яз ничек башланды?

- Апрельнең тәүге ике атнасында юл-транспорт вакыйгалары саны кискен артуы күзәтелә. Ярашлы рәвештә, корбаннар саны да арта. Шулай, җәмәгать резонансы тудырган күптән түгел генә булган очракларның берсе – Наумовка авылында балигъ булмаганнар белән юл-транспорт вакыйгасы. Мәгълүматлар буенча, әтисенең тиешле тәртиптә теркәлмәгән “Урал” мотоциклы белән идарә итүче үсмер үзенең балигъ булмаган пассажиры белән барган булган. Кайсыдыр мизгелдә яшь водитель идарә итүне югалткан – мотоцикл кюветка төшеп киткән һәм электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән. Нәтиҗәдә ике үсмер дә төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган һәм медицина учреждениесенә илтелгән.

- Балигъ булмаган водительләр – безнең заман казасымы? Ни өчен без балаларның автомобиль, квадроцикл, мотоцикл һәм скутерлар руле артына утырган очракларны еш күрә башладык?

- Чыннан да, бу җитди социаль проблема. Автомобиль яки мототранспорт руле артында утыручы бала – ул рулетка уйнауга тиң, анда конга яшь водительнең, аның пассажирларының һәм очраклы үтеп баручыларның гомере куела. Ни өчен балалар руль артына утыра? Монда берничә фактор тап килә: яшьтәшләре алдында үзләрен текә күрсәтергә теләү, барысы да рөхсәт ителгәнлекне тою һәм реаль куркынычны бөтенләй аңламау. реаль куркынычны тулысынча аңламау. Социаль челтәрләр һәм “лихачество” белән видеороликлар утка май гына сибә, вакытны “кызыклы” үткәрү турында ялган образ тудыра.

- Сезнең карашка, балаларына шушы куркыныч “уенчыкларны” – мотоцикл, квадроцикл сатып алган һәм кайчакта машина ачкычын да биргән ата-аналар нәрсәгә таянып эш итә?

- Кызганычка каршы, ата-аналарның мотивлары еш кына шулай ук төпле түгел. Бу балага вакыт бүләр урынга кыйммәтле бүләк сатып алып котылу теләге, “балабыз җаваплы” дигән ялгыш ышаныч, узындыру һәм барын да рөхсәт итү булырга мөмкин. Ләкин алар иң мөһимен оныта: бала – олы кеше түгел. Аның катлаулы техника белән идарә итү өчен таныклыгы да, җитәрлек психофизиологик күнекмәләре дә юк. Ә аннары без чакыруга киләбез. Һәм транспорт түгел, ә калҗаеп беткән металл өеме һәм һәлак булган баланы күрәбез. Яки аның исән, ләкин умыртка баганасы сынган һәм гомерлеккә инвалид булып калачагын күрәбез. Яки җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урынында ул бәрдергән кызны һәм аның кайгыдан акылдан язар хәлгә җиткән әнисен күрәбез. Һәм беләсезме, бу күренешләрдә иң куркынычы нәрсә? Аларны булдырмый калырга мөмкин иде. Ачкыч булмаса, фаҗига да булмас иде. Барысы да гади. Шулай булгач, кадерле әти-әниләр, улыгызга “кубиклы” мопед, дачага квадрик сатып алганда яки кызыгызны “авыл буйлап йөреп килергә” үзегезнең “иномарка”гыз руле артына утыртканда, бу яратуыгызны күрсәтү түгел. Сез – үз балагызны потенциаль үтерүче.

- Закон күзлегеннән караганда, сөземтәләр нинди?

- Би җитди. Водитель таныклыгына ия булмыйча идарә иткән өчен зур штраф каралган, транспорт хуҗасы булган ата-аналар административ җаваплылыкка тарттырыла. Юл-транспорт вакыйгасы булган очракта, ә ул бик еш булып тора, җавап бирергә туры киләчәк: матди яктан да, тагын да куркынычрак – җинаять ягыннан да. Хәзер тикшерү органнары автомототранспортта юл-транспорт вакыйгасына эләккән балалар һәм үсмерләрнең ата-аналарына карата җинаять эшләре кузгата башлады. Шундый эшләрнең берсе күптән түгел Чиләбе өлкәсендә Чибәркүл шәһәрендә яшәүче 59 яшьлек иргә карата кузгатылган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул транспорт чарасының югары хәвеф чыганагы булуын һәм аның белән идарә итү өчен 16 яшь тулу, шулай ук “А1” яки “А” категорияле водитель таныклыгы булуы кирәклеген аңлап, 14 яшьлек улына үзаллы йөрергә мопед биргән. Суд карары белән ир-атка 50 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Әмма аңларга кирәк: бернинди штраф та сәламәтлекне яки гомерне кире кайтара алмый. Мондый ата-аналар өчен иң куркыныч җәза – баласының үлемендә яки инвалидлыгында үзләре гаепле булуын аңлап яшәү. Һәм моның белән аларга яшәргә туры киләчәк.

- Нинди профилактик чаралар күрелә?

- Нигездә, бу урамда эшләү. Рейдлар, патрульлек итү, шул исәптән гражданнар транспортында яшерен патрульләр. Еш кына мәгариф учреждениеләре янында, анда балалар төрле мототехникада килә. Моннан тыш, безнең инспекторлар даими рәвештә мәктәп укучылары белән әңгәмәләр үткәрә, ата-аналар җыелышларында катнаша. Участковыйлар һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әйткәндәй, 15 апрельдән Башкортстанда мототранспорт катнашлыгында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү буенча профилактик чаралар старт алды. Шулай ук майдан октябрьгә кадәр “Не рули, малай!” профилактик кампаниясе үтәчәк, аның кысаларында ел саен юл хәрәкәтендә катнашучылар белән агарту чаралары үткәрелә.

- Тагын бер мәңгелек һәм коточкыч проблема – исерек водительләргә күчик. Статистика үзгәрәме, әллә бу ахыргача җиңеп булмаган көрәшме?

- Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның өч аенда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 56 водитель тоткарланган, аларның 53е – 12.8, 12.26 статьялары буенча, 3се – РФ Җинаятьләр турында кодексының 264.1 статьясы буенча.

Руль артында эчкечелек белән көрәштә бары тик бер ысул белән генә җиңеп була дип исәплим – җәмгыятьтә аңны тулысынча үзгәртү. “Мин бит әйбәт барам” яки “мине тотмыйлар” дигән фикер булганда, фаҗигаләр булачак. Бер карар – исерек килеш руль артына утыру – бер мизгелдә бөтен нәрсәне: карьераны, гаиләне, ирекне, киләчәкне сызып ташларга мөмкин. Бер стаканның бәясе – бөтен тормыш. Ул аңа тормый. Беркайчан да. Такси чакыртыгыз, бу мең тапкырга арзанрак.

Форсаттан файдаланып, район халкын руль артындагы эчкечелеккә битараф калмаска чакырам, мондый очраклар турында 8 (347) 279-32-92 телефоны аша яки Дәүләт автоинспекциясе чат-ботына хәбәр итегез.

- Район халкына теләкләрегез?

- Имин юллар! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Онытмагыз, юлдагы хәвефсезлек һәрберебездән тора.

А. САРЫ әңгәмәләште.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

 

Агымдагы елның өч аенда Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте өлкәсендә 1553 административ хокук нормаларын бозу ачыкланган (2025 елның шундый ук чоры белән чагыштырганда, 62гә күбрәк):

- транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен 56 водитель тоткарланган, шуларның 53е – 12.8, 12.26 статьялары буенча, 3се – РФ Җинаятьләр турында кодексының 264.1 статьясы буенча.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуның 234 очрагы ачыкланган:

- каршы як полосага чыгу – 58;

- водитель таныклыгына ия булмыйча, транспорт чарасы белән идарә итү – 33;

- идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән водительләрнең транспорт чарасы белән идарә итүе – 3;

- балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозу – 91;

- штрафларны түләмәү (РФ Административ хокук нормаларын бозу турында кодексының 20.25 статьясы) – 42;

- җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы – 9.

2 784 800 сум салынган штрафларның гомуми суммасы.

1 233 622 сум штраф түләттерелгән.

       ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ!

       ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ БАШКАЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас