Авыл тормышы
+18 °С
Облачно
Иминлек
29 Мая , 06:50

“Не рули, малай!”

Башкортстанда “Не рули, малай!” социаль компаниясе старт алды. Аның төп максаты – балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм юллардагы фаҗигаләрне кисәтү.  

“Не рули, малай!”“Не рули, малай!”
“Не рули, малай!”

Юл хәрәкәте иминлеге

“Не рули, малай!

Юлларда балалар иминлеге буенча социаль кампания башланды

Башкортстанда “Не рули, малай!” социаль компаниясе старт алды. Аның төп максаты – балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм юллардагы фаҗигаләрне кисәтү.

Кампаниянең атамасы очраклы гына сайланмаган һәм ул милли колоритка ия. “Не рули!” – ул ата-аналарга турыдан-туры һәм катгый чакыру: балаларга транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирмәскә. Кампанияне оештыручылар барлык өлкәннәрне бу мәсьәләдә принципиаль позиция алырга чакыра.

Проблеманың актуальлеге күңелсез статистика белән дәлилләнә. Агымдагы елда республикада 16 яше тулмаган балалар катнашлыгында 14 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларның 13е мототранспорт белән идарә иткән, бер бала автомобиль руле артында булган.

Яшүсмерләрнең һәм ата-аналарның җаваплылык дәрәҗәсе һәм мондый “йөрүләр”нең үлем белән янавы турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы төп проблема булып кала. Нәкъ менә шул сәбәпле кампания кысаларында агарту эшенә аерым басым ясала. Юл хәрәкәтендә катнашучылар белән профилактик чаралар үткәрү, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет-ресурслар аша ата-аналарга актив мәгълүмат бирү планлаштырыла. “Не рули, малай!” кампаниясе хәтерегезгә төшерә: баланың гомере һәм сәламәтлеге – өлкәннәр кулында, төзәтә алмаслык фаҗига шаһиты булганчы, бәланы булдырмый калу яхшырак.

“Каршы як полоса”

Дәүләт автоинспекциясе хәвефле юл участокларында контрольне көчәйтәчәк

25-31 май көннәрендә республика территориясендә “Каршы як полоса” профилактик чарасы уза. Аның төп максаты – каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү.

Аварияләрне анализлау күрсәтүенчә, ешрак нәкъ менә бу маневр иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Мондый юл-транспорт вакыйгаларында водительләр һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр ала, еш кына алар үлем белән тәмамлана.

Операция кысаларында ДАИ хезмәткәрләре хәвефле маневр ясау куркынычы аеруча зур булган юл участокларында хезмәт алып барачак. Өстәмә контроль һәм профилактика чаралары аварияләр санын киметергә һәм автомобильчеләргә уйланылмаган карарларның бәясе турында хәтергә төшерергә тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе барлык водительләргә дә мөрәҗәгать итә: тыелган яки хәвефле булган урыннарда узарга ярамый. Руль артында игътибарлы булыгыз, куркыныч маневрлар ясамагыз, бигрәк тә автомобильдә балалар булса. Хәтерегездә тотыгыз: ашыгу һәм бер минут оту теләге гомерне өзәргә мөмкин.

А. ГАБДИНОВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге ДАИ бүлекчәсе начальнигы.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас