Авыл тормышы
+15 °С
Облачно
Иминлек
11 Июня , 04:50

Җәйге ял хәвефсез үтсен

Башкортстанда юлларда балалар иминлеге буенча акция уза Ел саен җәйге каникул башлану белән ата-аналар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре алдында юлларда балаларны фаҗигаләрдән саклап калу бурычы туа. Үткән ел статистикасы уйланырга мәҗбүр итә:

Җәйге ял хәвефсез үтсенҖәйге ял хәвефсез үтсен
Җәйге ял хәвефсез үтсен

Ел саен җәйге каникул башлану белән ата-аналар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре алдында юлларда балаларны фаҗигаләрдән саклап калу бурычы туа. Үткән ел статистикасы уйланырга мәҗбүр итә: республикада мототранспорт, мопед һәм башка шундый хәрәкәт итү чараларының балигъ булмаган водительләре катнашлыгында 132 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Бу аварияләрдә 125 бала зыян күрде, җидесе һәлак булды.

Яшь велосипедчылар белән дә хәл борчуга сала. Шул ук чорда алар катнашлыгында 64 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Бер бала һәлак булды, 63е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Шуның белән бергә 173 юл-транспорт вакыйгасы балаларның саксызлыгы аркасында булды – аларда 7 бала һәлак булды һәм 179ы зыян күрде.

Нәкъ менә каникул вакытында, балалар үзләре генә йөргәндә, юлда бәлагә тару хәвефе күпкә арта. Аларның иминлеге турыдан-туры юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләреннән, үзләштергән күнекмәләреннән һәм, әлбәттә, ата-аналар контроленнән тора.

Шуңа бәйле 1-30 июньдә Башкортстанда “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән җәйге каникул” профилактик акциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балалар һәм үсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт вакыйгаларының арту ихтималын киметү.

Акция кысаларында масштаблы аңлату эше планлаштырылган. Халык арасында, беренче чиратта балалар арасында, нинди дә транспорт чарасы белән идарә иткәндә Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү, юл аша дөрес чыгу һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану кирәклеге турында эш алып барылачак.

Балаларны оешкан рәвештә йөртү белән шөгыльләнүче автобусларның техник торышына аерым игътибар бүленәчәк. Аларның җиһазланышы һәм хәвефсезлек таләпләренә тап килүе тикшереләчәк. Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрдән коллегалары, полиция участок уполномоченныйлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре белән берлектә рейдлар һәм профилактик акцияләр үткәрәчәк. Алар балалар һәм үсмерләр күпләп җыела торган урыннарда – паркларда, спорт һәм уен мәйданчыкларында, мәктәпләр һәм лагерьлар яннарында үтәчәк.

Җәй ял һәм шатлык вакыты булырга тиеш, ә хафаланулар һәм бәлаләр чоры түгел. Бары тик ата-аналар, педагоглар, полиция һәм балаларның уртак көче белән юлларны хәвефсез итә алачакбыз.

Р. ШӘРИПКУЛОВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак районы буенча бүлеге ДАИ бүлекчәсе юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы.  

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас