Авыл тормышы
+2 °С
Ясно
Иминлек
9 Октября , 05:35

Паникасыз һәм ыгы-зыгысыз

Эвакуация күнекмәләрен шомарттылар

Добавить в предпочтительные источники Google

Яңа Отрадовка авылында урнашкан “Отрада” кибетендә сәүдә ноктасы администрациясе һәм 14 нче янгын сүндерү-коткару отряды оештырган өйрәнүләр узды.

Чараның төп максаты – гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта персоналның һәм килүчеләрнең күнекмәләрен шомарту. Өйрәнүләр легендасы буенча, бинада янгын чыккан, кешеләрне кичекмәстән эвакуацияләргә һәм шартлы янгын учагын оператив юк итәргә кирәк иде.

Тренировка барышында хәбәр итү системасы, шулай ук процесста катнашучылар гамәлләренең бердәм һәм көйле булуы тикшерелде., Кибет персоналы төгәл һәм оешкан рәвештә эш итте, сатып алучыларны тиз арада куркынычсыз территориягә чыгарды.

14 нче янгын сүндерү-коткару отряды вәкилләре билгеләвенчә, өйрәнүләр гадәти режимда, көтелмәгән хәлләрсез узган. Куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Мондый чаралар сәүдә объектларының көтелмәгән хәлләргә әзерлеген тикшерүдән тыш, район халкының хәвефсезлек дәрәҗәсен дә күтәрергә мөмкинлек бирә.

А. ДӘҮЛӘТОВА

Я. ТУКБАЕВ фотосы.

Рита СӘМИГУЛЛИНА, район хакимияте башлыгы:

- Барлык авыл халкына мөрәҗәгать итәм! Янгыннан иминлеккә, гомерегезгә, якыннарыгызның гомеренә, йортыгызга бик җитди карагыз! Ут безгә җылылык һәм тормыш бирә, ләкин ул хаталарны һәм җавапсызлыкны гафу итми. Өегездәге һәм хуҗалык каралтыларындагы электр үткәргечләргә игътибар итегез, мичләрдән, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәгез. Өй эчендә тәмәке тарту һич ярамый!

Барлык ярашлы хезмәтләргә, авыл биләмәләре башлыкларына халык белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк, хәвеф төркеменә керүчеләргә – ялгыз яшәүче олы яшьтәге кешеләргә, авыр тормыш хәлендә калганнарга, исерткеч эчемлекләр белән мавыгучыларга аерым игътибар бүләргә. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен без барын да эшләргә тиеш!

 

Район буенча вәзгыять

Стәрлетамак районында янгыннар саны кимүгә карамастан, хәл киеренке кала бирә. Шулай, 6 октябрьдә 02.28 сәгатьтә Куганак авыл биләмәсе Покровка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Каралтылары, мунчасы белән бергә йорт янган. Янгынны сүндергән вакытта һәлак булган 1958 елгы ир кешенең гәүдәсе табылган. Янгын сәбәбе ачыклана.

 

      

Читайте нас