Авыл тормышы
+2 °С
Ясно
Иминлек
9 Октября , 05:41

Җылылык – бәласез

Көзге-кышкы чор җитү һәм җылыту сезоны башлану белән торак секторда янгыннар хәвефе арта. Статистика күрсәтүенчә, бу вакытта януларның 70 проценттан артыгы нәкъ торак йортларда һәм фатирларда була.

Добавить в предпочтительные источники Google

Көзге-кышкы чор җитү һәм җылыту сезоны башлану белән торак секторда янгыннар хәвефе арта. Статистика күрсәтүенчә, бу вакытта януларның 70 проценттан артыгы нәкъ торак йортларда һәм фатирларда була. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре элеккечә кала – кешеләрнең гамьсезлеге, җылыту приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм электр челтәрләренә йөкләнеш арту.

Гадәттән тыш хәлләргә һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, бөтен ил буенча масштаблы профилактик эш җәелдерелде. Меңләгән ведомствоара профилактик төркем рейдлар үткәрә, алар күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче олы яшьтәге гражданнарга һәм хәвеф төркеменә караган затларга аерым игътибар бүлә.

Салкын чорда янгынга ешрак нәрсә китерә?
  1. Мичләрне урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу: мич алдында тимер листлар булмавы, мичне артык кыздыру, төтен юлларында ярыклар.
  2. Электр челтәрләренең төзексезлеге һәм аларга йөкләнешне арттыру: бер розеткага берьюлы берничә куәтле электр приборын тоташтыру, искергән электр үткәргечләрдән файдалану.
  3. Зарарланган яки кулдан ясалган җылыткычларны куллану.
  4. Ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тиеш булмаган урыннарда тәмәке тарту.
  5. Балаларны караусыз калдыру.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә бик нык киңәш итә. Җылыту җиһазларын тикшерегез. Файдалана башлар алдыннан төтен юлларын корымнан чистартыгыз, кирпеч мичтә булган ярыкларны бетерегез һәм мич алдына кимендә 50х70 см зурлыктагы тимер лист куегыз.

Электр приборларын контрольдә тотыгыз. Кулдан ясалган яки төзек булмаган җылыткычлардан файдаланмагыз. Эшләүче электр приборларын караусыз калдырмагыз һәм электр челтәренә йөкләнешне арттырмагыз.

Балаларның хәвефсезлеге турында кайгыртыгыз. Кечкенә балаларны бернинди очракта да өйдә үзләрен генә калдырмагыз. Шырпы һәм зажигалкаларны балалар ала алмаслык урында саклагыз.

Автоном янгын хәбәрчесе (АДПИ) урнаштырыгыз. Бу җайланма көчле тавышы белән төтен тулу турында кисәтәчәк һәм йоклаганда да гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Йортның һәм якыннарның иминлеге һәр гражданның шәхси җаваплылыгыннан тора. Мичне, электр үткәргечләрне һәм җылыткычларны тикшерүне соңга калдырмагыз. Яну билгеләре ачыкланган очракта кичекмәстән 101 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

М. БРАГИН,

14 нче янгын сүндерү отряды 54 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы.

        

Читайте нас