

Мәхәббәт, бер-береңне ихтирам итү, Ходайга ышану –Стәрлетамак районының Усылыбаш авылында яшәүче Андреевлар гаиләсенең төп кыйммәтләре бу. Александр Владимирович һәм Светлана Георгиевна ун бала – ике кыз һәм сигез ул тәрбияли. Ләкин бу гаиләне балалар саны түгел, ә бер-берсенә көн саен бүләк иткән мәхәббәт, хәстәр һәм игътибар үзенчәлекле итә. Ир белән хатын Ходай аларга тагын да балалар бирсә, аларны шатланып тәрбияләячәкләрен, моңа бар көчләрен, салачакларын, балаларына ата-бабаларының гореф-гадәтләрен һәм тәҗрибәсен тапшырачакларын әйтә.
Клубта очрашканнар
Александр Стәрлетамакта туган һәм үскән, тыныч холыклы, төпле егет. Училище тәмамлаганнан соң шәһәр базарында эшләгән, эшкә, тәртипкә күнеккән. Светлана – шушы авыл кызы, тыныч тавышлы, йөзендә ягымлы елмаю. Һөнәре буенча ул штукатур-маляр, әмма туган авылында аңа мәктәптә повар эше генә табылган. Бик тәмле, бар күңелен биреп пешерә.
Яшьләр авыл клубында танышкан. Ул көнне кыз дискотекага ахирәтләре белән килгән, егет – дуслары белән. Һәм ничектер шунда ук бер-берсен күреп алганнар.
- Килде дә, биергә чакырды, - дип искә ала Светлана. – Аннан соң инде янымнан да китмәде. Соңыннан өйгә кадәр озата барды.
Шулай егет Стәрлетамактан картәнисе янына Усылыбашка кайтып йөри, кыз аны көтә. Клуб янында очрашулар, озаклап сөйләшеп утырулар, уртак хыяллар. Икесе дә тыныч, яхшы күңелле – аларга бер-берсе янында булу ошый һәм шул җитә дә.
Сигез ул һәм ике кыз
2002 елда яшьләр туй ясыйлар. Картәниләренең уңайлы өендә урнашалар. Тиздән өйдә бала тавышы яңгырый башлый. 2003 елда Андреевларның беренче уллары туа, аңа Алексей дип исем бирәләр. Бер елдан Никита дөньяга килә. Бүген инде алар үсеп буй җиткән егетләр, әтиләренең төзелеш бригадасында эшлиләр. Икесе дә мәктәп тәмамлаган, армиядә хезмәт итеп кайткан.
-
2011 елда – Даниил, 2015 елда – Матфей, 2017 елда Тимофей туды, - дип сөйли Светлана Георгиевна. – Өчесе дә мәктәптә укыйлар, тырышалар. 2018 елда алтынчы улыбыз – Владимир аваз салды. Бу елда сабыебыз беренче сыйныфка төшә.
2020 елда Александр белән Светлананың көтеп алган кызлары туа. Аңа Юлия дип исем кушалар. Исемне шунда ук сайладык – ул кояш нурыдай җылы, якты, ди алар. Абыйлары аны кулларыннан да төшермәгән, җырлар көйләп йоклаткан. 2022 елда гаиләдә тагын бер кыз – Надежда туган. Аңа исемне очраклы гына сайламаганнар. “Ул безнең өметебез, яхшыга ышанычыбыз”, - дип елмая әти һәм әни кеше.
Ә 2024 елда Мирон дөньяга килгән – ныклы, җитди малай, ул әледән үк дөньяга өлкәннәрчә карый. Абыйлары шунда ук аны шефлыкка алган: өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә, уенчыкларны ремонтларга өйрәтәләр. Һәм менә 2026 елның мартында Андреевлар гаиләсендә унынчы сабый туган. Улларына бик матур һәм яңгырашлы исем биргәннәр – Илья.
Гаилә бәхете
- Без ирем белән өчәр бала тәрбияләнгән гаиләләрдә үстек. Шуңа да үз гаиләбезнең зур, кимендә өч, ә бәлки биш балабыз булачагын алдан белдек. Әмма Ходай безгә шул чаклы бәхет бүләк итәр дип уйламаган да идек, - дип уртаклаша Светлана Геор-
гиевна. – Балалар – мәшәкать түгел ул, ә Ходай бүләге. Һәр бала дөньяга аерым бер миссия белән килә. Безнең бурыч – тамакларын туйдыру һәм киендерү генә түгел, ә җанны тәрбияләү, Ходайны һәм якыннарыңны яратырга өйрәтү дә.
Светлана Андреева “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Әлеге дәүләт бүләге биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, тәрбия бирүгә җаваплы караучы, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы, балаларының сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртучы, гаилә институтын ныгытуда үрнәк күрсәтүче күп балалы әниләргә бирелә.
Андреевлар – диндар гаилә. Тормышлары нигезендә – христиан традицияләре. Гаиләнең һәр иртәсе дога кылудан башлана. Ә якшәмбе көннәрне барысы да Стәрлетамактагы чиркәүгә бара. Балалар кечкенәдән рәхмәтле булуның, өлкәннәргә ярдәм итүнең һәм кечеләр турында кайгыртуның нәрсә икәнлеген белеп үсә. Өйдә һәркемнең үз эше бар, ләкин берсе дә үзен игътибардан читтә калган дип исәпләми. Балалар төрле, һәркайсының күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Гаиләдә бер генә бала икән, ул ешрак эгоист булып үсә, ә күп балалы гаиләдә өлкәнбалалар әти-әнисенә кечеләрен тәрбияләргә ярдәмләшә.
- Балаларыбыз яхшы, һәрчак ярдәм итәләр, без аларда тәрбияләгән традицияләргә һәм кыйммәтләргә таяналар. Һәм, әлбәттә инде, бу иремнең тырышлыгы аркасында, нәкъ менә ул гаиләбезнең чын таянычы, - дип билгели Светлана Георгиевна. Традицияләр берләштерә Андреевлар гаиләсе зур иркен йортта яши. Гаилә башлыгы аны үз куллары белән ремонтлаган, икенче катын эшләгән. Хуҗабикә исә анда уңайлылык һәм кабатланмас җылылык һәм тынычлык атмосферасы тудыра. Андреевларның зур хуҗалыгы бар, мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Өстәлләрендә һәрчак табигый ризык. Балалары булган гаиләгә, шәһәрдә яшәүгә караганда, авылда яшәве шулай да җиңелрәк.
Зур гаиләнең һәр көне – ул очы-кырые күренмәгән эш-мәшәкать. Мәсәлән, Андреевларның кер юу машинасы көненә өч, ә кайчак биш тапкыр эшли. Бетмәс-төкәнмәс эшләргә карамастан, гаиләнең үз традицияләре бар. Ир белән хатын әйтүенчә, алар гаиләне ныгыта, моның өчен эшләрне читкә куеп торып, вакытны бергә үткәрергә була.
- Туган көннәрне үзенчәлекле билгелибез, - дип елмая Светлана Андреева. – Октябрь һәм ноябрь айларында бездә туган көннәр аеруча күп. Балалар бу айларны бик ярата. Моннан тыш, уен үзәкләренә, аквапаркка ешрак барырга тырышабыз. Һәм инде иң җылы традициябез – кичен кухняда җыелышып утырулар. Бөтен эшләр дә эшләнеп беткәч, дәресләр каралгач, кечеләре йоклагач, зур өстәл янында йокламаган олылар җыйнала. Бөтнекле чәй эчәбез, аралашабыз. Өлкәннәре эшләре, укулары турында сөйли, кечерәкләре – көннең ничек үтүе турында. Нәрсә генә булмасын, балаларыбызның аларны көтеп торган өйләре барлыгын белүе безнең өчен бик мөһим, анда аларны тың-
лаячаклар һәм ярдәм итәчәкләр.
...Башкортстандагы Зур һәм тату гаилә елы Андреевлар өчен – ул аларның дөрес юлда булуын раслаучы тагын бер дәлил. Алар җиңел юллар көтми, әмма мәхәббәт һәм ышаныч булган урында нинди дә юлның якты булуын беләләр. Алар дан артыннан кумый, бары тик яшиләр – намус белән, ачык һәм Ходайга ышанып. Аларга карап, шундый гаиләләр булганда, авылның, районның, республиканың киләчәгенә ышаныч бар.
А. САРЫ.
Г. БИКМӘТОВ фотосы
һәм Андреевларның
гаилә архивыннан.
Фикер
Рита СӘМИГУЛЛИНА, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы:
- Бу зур йортта һәрчак балалар тавышы яңгырап торсын, ә әти-әни йөрәген балаларының рәхмәте җылытсын. Андреевларның зур һәм тату гаиләсенә ныклы сәламәтлек!
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- 2026 елны Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан иттек. Без республикада мондый гаиләләр күбрәк булсын дип омтылабыз. Һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз.