Авыл тормышы
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 март , 09:45

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районына килде

Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Талач авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Стәрлетамак районының почетлы гражданины Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллинда булды.  

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районына килде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак районына килде

Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Талач авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Стәрлетамак районының почетлы гражданины Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллинда булды.

Аралашкан вакытта ветеран хезмәте турында хатирәләре белән уртаклашты. 17 яшендә аңа чакыру кәгазе килгән һәм 1944 елның декабрендә аны Уфага укыту полкына җибәргәннәр, Җиңү турында хәбәрне шунда каршы алган да. Аннан соң аларның частен Байкал аръягы фронтына күчергәннәр. Гитлер Германиясен җиңгәннән соң Япония белән сугыш башланган. Аны тар-мар итүдә Габдрәшит Хәмит улы да катнашкан. Аларның часте 1945 ел августында Монголиягә килеп җиткән. Маньчжурия, Хинган таулары аша Порт-Артурга барып җиткәннәр.

- Мин армиядә 7 ел хезмәт иттем һәм 1951 елда гына өйгә кайттым. Гомерем буе хәзерләү конторында эшләдем. Туган республикабыз өчен эшләгән эшләрегез, яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәткәнегез өчен Сезгә, Радий Фәритович, рәхмәт әйтәсем килә, - диде Бөек Ватан сугышы ветераны.

Үз чиратында Радий Хәбиров Габдрәшит Хәмит улын якынлашып килүче туган көне белән котлады (15 мартта аңа 99 яшь тулды). Республика Башлыгы ветеранга генерал Шәйморатов орденын тапшырды һәм аңа тәү чиратта ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләде.

Габдрәшит Әһлиуллин тормыш иптәше Хәҗәр Абдрахман кызы белән бергә 72 ел гомер иткән, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның 13 оныгы һәм 9 туруны бар. Кызагынчка, 2025 елда ветеранның тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән.

Габдрәшит Хәмит улы күп еллар указлы мулла булган. Авылдашлары әйтүенчә, авыл имамы бик күп игелекле эшләр кылган. Алар арасында – булачак мәчет нигезенә тәүге ташны салу, аны тантаналы ачу, Асау елгасы аша агач күперне ремонтлау, зиратны төзекләндерү. Аның тырышлыгы белән тау итәгендә тагын бер хуҗалык өе төзелгән.

Радий Хәбиров аралашкан вакытта авылда ничә кеше яшәве, медицина хезмәтләндерүе ничек үтүе белән кызыксынды. Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Мортазин Талач авылында 900гә якын кеше яшәвен, табиблык амбулаториясе, урта мәктәп булуын әйтте. Ветеран республика Башлыгыннан клуб төзүдә ярдәм итүен сорады, иске бина сизелерлек искергән. Киләсе елда, Габдрәшит Хамит улына 100 яшь тулгач, авылда модульле клубка фундамент салыначак, диде Радий Хәбиров.

Габдрәшит Әһлиуллин хәрби наградаларга – “Ватан сугышы” орденына, “Японияне җиңгән өчен”, “Маршал Жуков” медальләренә, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медаленә ия. “Стәрлетамак районының почётлы гражданины” исеме аңа 2020 елда бирелде.

- Габдрәшит Хәмитович барын да бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтерли: 80 ел элек ниләр булганын, полклар, хәрби частьларның ничек аталганын. Аның хәтере бик яхшы, ул тормышка уңай карашта. Авыл зур, биредә клуб кирәк, әлбәттә. Модульле клубны монда яхшы оештырачакбыз. Ветеранның йөз яшенә килергә сөйләштек, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

А.ДӘҮЛӘТОВА.

Г.БИКМӘТОВ фотосы.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас