

“Беренчеләр шефлыгы” социаль проекты кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте”нең Покровка авылы (Куганак авыл Советы авыл биләмәсе) мәктәбе башлангыч бүлекчәсе активистлары күренекле якташлары Герасим Михайлович Мишеневка куелган һәйкәлне төзекләндерү буенча зур эш башкарды.
Чарада 83 кеше катнашты, туган авыллары тарихын саклап калу теләге белән берләшеп, алар уртак эшкә вакытларын, көчләрен салды. Мәктәп укучылары өчен проект хәтер, хөрмәт һәм гражданлык җаваплылыгы эшенә әверелде. Үз эшчәнлекләре турында сөйләп һәм кушылырга теләүчеләрне җәлеп итеп, алар проект турында мәгълүматны актив таратты. Шуның аркасында инициатива авыл халкында җавап тапты һәм хупланды.
Эш һәйкәл территориясен төзекләндерүдән башланды. Балалар өмәләр оештырды, территорияне җыештырды, бордюрларны һәм баскычларны агартты, һәйкәлне буяды һәм шпаклевкалады, чәчкәләр утыртты.
Оештыручылар патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бүлде. Мәктәп укучылары өчен экскурсия үткәрделәр, анда алар РСДРПның II съезды делегаты, исеме туган як тарихында мөһим урын алып торган кеше – Герасим Михайлович Мишеневның тормыш юлы турында белде. Балаларга аның эшчәнлеге, карашлары һәм шәхесенең ил өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Проект кысаларында Җиңү көненә багышлап, сәнгатьле укучылар конкурсы да узды. Батырлык, каһарманлык һәм Туган илгә мәхәббәт турындагы шигырьләр һәйкәл янында аеруча тәэсирле яңгырады.
3 нче сыйныф укучысы, “Русиянең яшь бөркетләре” вәкиле Максим Тихоновның: “Мин хәзер Герасим Михайлович Мишеневның кем булганын беләм! Аның кебек үк кыю буласым килә!” - дигән сүзләре бәйрәм атмосферасын төгәл чагылдырды.
“Балаларның шундый зур энтузиазм белән һәйкәл территориясен җыештыруга, буяуга, агартуга тотынуларын күреп, битараф калу мөмкин түгел. Алар бар күңелен салып эшләде. Һәм бу бу бик нык тәэсирләндерә”, - дип билгеләде “Беренчеләр хәрәкәте”нең башлангыч бүлекчәсе кураторы Гөлназ Шәяхмәтова.
Һәйкәл янында узган “Хәтер вахтасы” тантаналы митингы төп вакыйга булды. Чарада Куганак авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Татьяна Иванова, махсус хәрби операциядә катнашучы Никита Толмачев, мәктәп администрациясе, педагоглар, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, “Русиянең яшь бөркетләре” вәкилләре, “Беренчеләр лигасы” командасы, мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре, мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл модельле китапханәсе китапханәчесе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Покровка авылы кешеләре катнашты.
Һәйкәл янында утыртылган һәр чәчкәдә, “Хәтер вахтасы”нда әйтелгән һәр сүздә туган җиргә ихлас мәхәббәт сизелеп торды.
Мәктәпнең Беренчеләр советы махсус хәрби операция геройлары турында брошюралар тарату акциясен оештырды. Бу буыннар бәйләнеше өзелмәве, Ватанны саклаучыларның батырлыклары яшьләрне илһамландыруы турында тагын бер кат искәртте.
Мондый проектлар геройлар турындагы хәтер дәреслек бите генә булып калмасын, ә һәр баланың йөрәгендә саклансын өчен оештырыла.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.
Покровка урта мәктәбенең Беренчеләр командасы фотосы.