Авыл тормышы
+13 °С
Облачно

Балачак бәйрәме күңелле үтте

Мариинский авылында балалар спорт мәйданчыгы ачылды Музыка һәм көлгән тавышлар, чагу буяулар, карусельләргә һәм таучыкларга чиратка тезелгән дистәләгән балалар – Мариинский авылында Балаларны яклау көне шулай үтте. Әле кайчан гына тынлык булган урында шатлык урнашты.

Балачак бәйрәме күңелле үттеБалачак бәйрәме күңелле үтте
Балачак бәйрәме күңелле үтте

Мариинский авылында балалар спорт мәйданчыгы ачылды

Музыка һәм көлгән тавышлар, чагу буяулар, карусельләргә һәм таучыкларга чиратка тезелгән дистәләгән балалар – Мариинский авылында Балаларны яклау көне шулай үтте. Әле кайчан гына тынлык булган урында шатлык урнашты.

Гражданнар башлангычы белән төзелгән балалар спорт мәйданчыгы тәүге кунакларын кабул итте. “Шәп мәйданчык! Таганнар һәм карусель бик ошады – ул шундый тиз әйләнә”, - дип уртаклаштылар тәэссоратлары белән Сабина һәм Виктория.

Монда уйнарга, таучыктан шуарга, турникларда һәм спорт корылмаларында шөгыльләнергә һәм ял итәргә дә була. Барысы да уңайлы, кызыклы, хәвефсез. Балалар мәйданчыгына ясалма йомшак түшәмә җәелгән, ә бөтен тәкъдим ителгән корылмалар да – заманча һәм ныклы.

Башкарылган эшне бәяләргә һәм биредә яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга почетлы кунаклар – хыялны чынга ашырырга ярдәм иткән кешеләр килде. “Яңгыр яварга җыенуы бик куанычлы, чөнки яңгырдан башланган нинди дә эш уңышлы була, - дип билгеләде Стәрлетамак районы башлыгы Рита Мәдәриковна Сәмигуллина. – Бу мәйданчыкны ачу авыл халкының, спонсорларның, хакимиятнең һәм республикабызның уртак тырышлыгы белән мөмкин булды. Урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча әлеге проектка 3 миллион сумнан артык акча салынды. Һәм мондый мәйданчыклар бездә мөмкин кадәр күбрәк булсын иде”.

Чараның рәсми өлеше кыска булды – бәйрәмнең төп геройлары булган балалар уйнарга ашыкты, өстәвенә һава торышы да көйсезләнеп тора иде. Шуңа да спонсорларга Рәхмәт хатлары тапшырылгач, Отрадовка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәниф Рәфыйк улы Халиков теләкләр теләгәч, балалар къжел ачарга кереште. Алар мастер-классларга ашыкты – җәйнең тәүге көненә багышлап открыткалар ясады, ребуслар чиште, Башкортстан картасы рәвешендәге пазлларны җыйды, тәм-томнар белән сыйланды һәм, әлбәттә, яңа мәйданчыкта рәхәтләнеп ял итте.

Балачак бәйрәме күңелле үтте! Хәтта яңгырлы һава торышы да кәефне боза алмады, бит әйләнә-тирәдә шулкадәре бәхет булганда, яңгыр тамчылары хис-тәэссоратлардан кызган һаваны сафландыра гына. Ә алда – тулы бер җәй!

Н. СТУКАЛОВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.    

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас