Авыл тормышы
+17 °С
Облачно

Бакча урамы ямьләнә

Загородный авылында балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк

Рита СӘМИГУЛЛИНА, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы: - Загородный авылында балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелеше тулы көчкә бара. Бу “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасында катнашу аркасында мөмкин булды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 170 млн сумнан артык гомуми суммага 14 җәмәгать территориясе төзекләндерелде. Авылларыбызда яңа парклар, скверлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, авыл халкын тартып торучы яңа урыннар барлыкка килде.

Стәрлетамак районында уңайлы һәм заманча авыл мохите булдыру буенча масштаблы эш дәвам итә. Элек авыл халкы яхшырак шартлар эзләп, шәһәргә күчү турында хыялланган булса, хәзер хәл төптән үзгәрә. Муниципалитет җитәкчелеге авыл тормышын шәһәрдәге кебек үк уңайлы итүгә юнәлтелгән стратегияне эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Һәм монда төп рольне төзекләндерү процессларына актив кушылучы халык үзе уйный. 
Хакимият һәм халык бердәмлегенә ачык мисалларның берсе – Загородный авылында Русия Президенты Владимир Путин башлангыч салган “Тормыш өчен инфраструктура” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектын гамәлгә ашыру. Биредә берьюлы ике мөһим объект төзекләндерелә: балалар һәм күп функцияле спорт мәйданчыклары. Алар Бакча урамы буенча 1, 3, 5 һәм 7 нче йортлар артында барлыкка киләчәк. Проектның бәясе – 11 миллион сумнан артык. 
Төзекләндерү концепциясе бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган: хәвефсез резин түшәмәле заманча уен комплекслары, спорт корылмалары, анда урам тренажерларында шөгыльләнергә һәм баскетбол, мини-футбол яки волейбол уйнарга да мөмкин булачак. Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен уңайлы эскәмияләр һәм кече архитектура формалары булган уңайлы ял зоналары, коляскалар белән һәм кичләрен ашыкмый гына саф һава сулап йөрү өчен җәяүлеләр юлы каралган. Яшелләндерүгә, коймаларга һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында территорияне куркынычсыз һәм матур итүче заманча тышкы яктыртуга аерым игътибар биреләчәк. 
Бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы көчкә бара. Подряд оешмасы – “РЕФСТРОЙПРОЕКТ” җәмгыяте (Уфа шәһәре) вәкилләре эшкә җитди карый һәм объектны вакытында тапшырырга вәгъдә итә. Урында журналистларга сөйләүләренчә, төзүчеләр инде шактый гына әзерлек эше башкарган: территорияләрне тигезләгән, булачак мәйданчыкларга нигез корган, асфальт түшәү өчен аслык салган һәм вак таш түшәгән. Үзенә тартып торачак үзәкнең контурлары көннән-көн ачыграк күренә. 
Отрадовка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәниф Халиков эш барышыннан канәгать булуын яшерми. Аның әйтүенчә, мондый объектларга ихтыяҗ күптән барлыкка килгән: 
- Халык саны, шул исәптән балалар саны арту инфраструктурага карата яңа таләпләр куя. Мәйданчыклар – үсеп килүче буынга спорт-патриотик тәрбия бирүгә өлеш кертү ул. Яңа ял зонасы балаларны гына түгел, ә сәламәт тормыш рәвеше алып баручы барлык кешеләрне дә җәлеп итә торган урынга әверелер дип ышанабыз. Биредә спорт белән шөгыльләнәчәкләр, аралашачаклар, гаиләләре белән вакыт уздырачаклар, - дип билгеләде Халиков.
Загородныйда төзекләндерү – власть һәм җәмгыять хезмәттәшлегенең заманча механизмнары ничек эшләвенә ачык мисал. Җирле халык читтә калмаган: алар проект турында фикер алышуда актив катнашкан, үз теләкләрен белдергән, ә хәзер мәйданчыкларның ачылуын түземсезлек белән көтә. Нәкъ менә шундый катнашлык нәтиҗә бирә дә инде: авыл анда яшисе, балалар үстерәсе һәм киләчәккә планнар корасы килә торган территориягә әверелә.
А. САРЫ.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас