

Стәрлетамак районында торак пунктларны төзекләндерү буенча системалы эш дәвам итә. Хәзерге вакытта Николаевка авылында төзелеш эшләре җәелдерелгән. Авыл мәдәният йорты янындагы территориядә балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә.
Элегрәк бу урында күмәк чаралар үткән, ә бүген гадәттә үлән басып киткән гаять зур территория төзелеш объектына әверелгән, анда иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Дизайн-проектка караганда, авыл халкын искиткеч матур нәрсә көтә. Нәтиҗәне күргәч, биредә яшәүче балалар, һичшиксез, шат булачак.
- Гамәлгә ашырылучы проект төрле яшьтәге кешеләрне үзенә тартып торган уникаль җәмәгать киңлеген булдыруны күздә тота, - ди Николаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлнәфис Гафиева. – Аны булдыру “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Төзелешкә 13 миллион сумнан артык акча юлланды. Аның 5 895 мең сумы федераль һәм республика бюджетларыннан, 4 542 меңе җирле бюджеттан, тагын 2 998 мең сумны бюджеттан тыш средстволар тәшкил итте. Әйткәндәй, программа шартлары буенча бюджеттан тыш чыганаклар өлеше 15 проценттан ким булмаска тиеш. Монда инде Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиесе ярдәм кулын сузды. Җәмгыять җитәкчелеге таләп ителгән акчаны бүлеп бирде һәм проектны гамәлгә ашыру барышында һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
Проектны генераль подрядчы – ИП Арутюнян Х.Л. (Күмертау шәһәре) тормышка ашыра. Төзүчеләр 15 июньдә эшкә керешкән һәм бүгенге көнгә күп нәрсә эшләргә өлгергән: җир эшләре башкарылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен нигезләр тигезләнгән, 11 яктылык баганасы куелган, балалар мәйданчыгында кече архитектура формалары монтажланган. Яңартылган киңлек сентябрьдә ачылачак дип көтелә.
Булачак объектның нинди буласын хәзер инде күзалларга мөмкин. Матур, уңайлы һәм, иң мөһиме, үзенең функциональ тәгаенләнеше буенча файдалы җәмәгать киңлеге төзелә. Биредә балаларга уйнау, үсмерләргә һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү урыннары булачак, өлкән яшьтәгеләргә дә боегып утырырга туры килмәячәк.
Гафиева хәбәр итүенчә, проектны әзерләгәндә барлык категория халыкның ихтыяҗлары исәпкә алынган:
- Барысы да яхшылап уйланылган. Велосипедлар өчен парковка, эскәмияләр һәм урналар, балалар һәм өлкәннәр өчен панорамалы таганнар, сабыйлар өчен таучыклар һәм комлык, ә яшүсмерләр өчен – “русский ниндзя” каршылыклар полосасы булачак. Авыл биләмәсе территориясендә 200гә якын бала яши. Һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыль табар дип ышанам.
Мәйданчыклар төзүдән тыш, ян-як территория комплекслы төзекләндерелә. Сәхнә өчен зона әзерләнгән һәм асфальтланган, куаклар утырту планлаштырыла. Авыл мәдәният йорты бинасын граффити ысулы белән бизәү аерым игътибарга лаек. Рәссамнар эшкә тотынган да инде. Бер стенада космик тема: ракетада очучы балалар пәйда булачак. Икенчесендә инде булачак рәсемнең контурлары күренә: Башкортстанның гаҗәеп болыннары һәм далалары, атлар һәм якты, бәхетле киләчәк символы буларак кояш.
Николаевка авылында гамәлгә ашырылучы проект Стәрлетамак районының авыл территорияләрен комплекслы үстерүдә һәм җирле халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда чираттагы адым булып тора.
Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы – авыл торак пунктларында тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирүче төп коралларның берсе. Аның буенча без торак төзибез, инфраструктураны үстерәбез, территорияләрне төзекләндерәбез.
2025 елда әлеге дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә без 1,37 млрд сум күләмендә федераль средстволар җәлеп иттек. Программа буенча финанслау, республика һәм муниципалитетлар, бюджеттан тыш чыганаклар – җирле бизнес, эре предприятиеләр акчаларын да кертеп, 2,1 млрд сумнан артты.
Рита СӘМИГУЛЛИНА, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы:
- Николаевка авылында яңа парк төзелеше актив бара. Бу урын төрле яшьтәге кешеләрне үзенә тартып торган ноктага әйләнәчәк – монда саф һавада йөрү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар булачак. Әлеге программа ярдәмендә Айгөл авылында уен мәйданчыгы белән яңа заманча ял зонасы булдырылды, Мариинский авылының Лазурный микрорайонында кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен хоккей тартмасы урнаштырылды, Үрге Усылы авылында чишмә төзекләндерелде, Преображеновка авылында яңа парк барлыкка килде.
Эш дәвам итә. Планда – яңа объектлар төзү, алар авылдагы тормышны тагын да уңайлырак һәм кызыклырак итәчәк.
А. САРЫ.
Автор фотолары.