Авыл тормышы
+31 °С
Ясно

Тигез юлдан йөрүе – үзе бер рәхәт

Әгәр моннан бер ай элек Мукатаевка урамыннан хәтта көчле яңгырдан соң да туфли киеп үтәргә мөмкин дисәң, ышанмаслар иде. Биредә яшәүчеләр җир юлның нинди кыенлыклар тудыруын үз тәҗрибәсендә белә: язгы юл өзеклегендә һәм озакка сузылган яңгырлардан соң юл баткакка әверелә.

Әгәр моннан бер ай элек Мукатаевка урамыннан хәтта көчле яңгырдан соң да туфли киеп үтәргә мөмкин дисәң, ышанмаслар иде. Биредә яшәүчеләр җир юлның нинди кыенлыклар тудыруын үз тәҗрибәсендә белә: язгы юл өзеклегендә һәм озакка сузылган яңгырлардан соң юл баткакка әверелә. Кыскасы, үтеп тә, йөреп тә булмый. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә авырга туры килә: саф һавада йөрү яки күршегә керү кайвакыт каршылыклар полосасына әверелә.

 Бүген Мукатаевка урамына карау күңелле. 210 метр озынлыктагы юл бик үзгәргән: кара һәм үтәргә кыен булган полосаны якты, киң һәм ныклы юл алмаштырган. Мондый үзгәреш муниципаль контракт ярдәмендә мөмкин булган, аны үтәүне подряд оешмасы белгечләре (ИП Нерсесян С.Б.) үз өстенә алган.

Шунысы куанычлы, һава торышы юл төзүчеләр өчен уңай булды. Эшләрнең төп күләме графиктан алда – нибары бер атна эчендә башкарылды. Биредә өч берәмлек махсус юл-төзелеш техникасы – маневрлы автогрейдер, куәтле экскаватор һәм каток, шулай ук материалны өзлексез ташучы дүрт йөк автомобиле эшләде.

Әлбәттә, яңаруга барысыннан да бигрәк шушы урамда яшәүчеләр сөенә. Яңа Мукатайда мондый вакыйганы күптән көткәннәр иде инде, һәм хәзер кешеләрнең иңеннән авыр йөк төшкән кебек булды. Кунаклар да чакырырга мөмкин, ә җәйге кичтә тигез чиста урам буйлап һава сулап йөрү – үзе бер рәхәт.

Рязановка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Дамир Хөснетдинов, авыл халкының шатлыгын уртаклашты:

- Яңа Мукатайда 24 йорт бар, шуларның 14ендә кешеләр яши, нигездә өлкән яшьтәгеләр, аларның да матур урамнан узасы, уңайлы юлдан йөрисе килә. Урамның ямьләнүенә авыл халкы белән бергә сөенәбез.

А. САРЫ.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас