Авыл тормышы
+11 °С
Облачно
Район яңалыклары
14 Августа , 04:30

Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак

Заливнойда балалар мәйданчыгы барлыкка килде

 Кызлар һәм малайлар шатланып таучыктан шуып төшә, таганнарда атына, баскычлар һәм турникларда шөгыльләнә, ә кемдер балансирда тигезлек саклап калырга тырыша. Балаларның шатлыклы көлүе, уен шавына кушылып, әйләнә-тирәгә яңгырап тора. Күптән түгел генә яңа балалар уен мәйданчыгы барлыкка килгән Заливной авылында балаларның гадәти җәйге көне шулай үтә. Әле берничә ел элек кенә авыл уртасында Весовой урамы буенча, мәдәният йортыннан ерак түгел, иске кое белән ташландык урын булганга ышануы авыр. Каралмаган, куркыныч почмакка балаларны үзләрен генә җибәрергә дә курыкканнар.

- 2023 елда бу урын чистартылды, ә коега демонтаж ясалды. “Тәгаен эшләр” партия проекты кысаларында ике таучыклы, карусельле балалар уен комплексы сатып алып урнаштырдык, - дип сөйли Наумовка авыл биләмәсе башлыгы Денис Чиликин. – Әмма койма һәм хәвефсез түшәмә булмаганлыктан, мәйданчык тора-бара тузды, ә аның аерым элементлары ватылды. 2026 елда уртак тырышлык белән шыксыз территория уйнау һәм ял итү өчен яраткан урынга әверелде.

Эш шунда ки, агымдагы елның мартында Виктор Михайлович Филиппов җитәкчелегендә Стәрлетамак районының инициативалы эшкуарлары төркеме муниципалитет хакимиятенә гадәти булмаган тәкъдим белән килгән – бизнес-мәсьәләләр турында фикер алышырга гына түгел, ә кешеләргә ниндидер файдалы әйбер эшләргә дә. Социаль проектны гамәлгә ашыру идеясен район җитәкчелеге тыңлаган: “Эшкуарлык сәгате” форматында узган киңәшмәдә Заливной авылында балалар уен мәйданчыгын реконструкцияләү турында карар кабул ителгән.

Тиздән бергәләп булачак мәйданчыкның проектын эшләгәннәр. Бизнес үз өстенә финанслауны һәм төзүне алган. Наумовка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте территорияне планлаштыру, анда ком-вак таш катнашмасын түшәү буенча һәрьяклап ярдәм күрсәткән, шулай ук оештыру мәсьәләләрендә булышкан һәм һәр этапта проектны озата барган. Июнь аенда подрядчылар объектка килгән, ә ике айдан мәйданчык инде әзер булган. Төзекләндерү кысаларында балалар мәйданчыгында булган элементларга өстәп, хәвефсез утыргычлы уңайлы таганнар, турниклар, балансир сатып алганнар. Мәйданчык түшәмәсе йомшак, сыгылмалы, егылганда травма алудан саклый торган. Периметр киртәләп алынган, эскәмия урнаштырылган, анда ата-аналар сабыйларын иркенләп күзәтеп утыра алачак.

- Элек бу урын курку уята иде, ә хәзер балаларны өйгә куып кертеп булмый – гел генә мәйданчыкка уйнарга барырга сорыйлар, - ди биредә яшәүче Надежда Исәнбаева. – Урын әйбәт, тыныч, хәвефсез, матур. Барлык авылдашларым исеменнән эшкуарларга, район хакимиятенә һәм авылыбызга шундый яхшы бүләк ясауда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәм.

Хакимиятнең эшкуарлык һәм тышкы реклама секторы мәгълүматы буенча, игелекле эштә рйонның 25тән ашу меценат-эшкуары һәм авылның битараф булмаган кешеләре катнашкан. Инвестицияләр күләме 1 миллион сум тәшкил иткән.

Яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килү – урындагы үзидарә органнары белән бизнесның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенең ачык мисалы. Хакимияттә билгеләп үтүләренчә, мөһим объектлар төзү җирле эшкуарлар катнашлыгыннан башка мөмкин түгел. Алар авыл биләмәләренә булыша, район чараларын үткәргәндә хәйрия ярдәме күрсәтә, махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвой оештыруда катнаша. Меценатларның Стәрлетамак районы үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Заливнойдагы мәйданчык та моны раслый. Алар ярдәмендә авыл балаларына уйнау һәм аралашу өчен бик яхшы урын барлыкка килде. Кем белә, бәлки бу үрнәк башка меценатларны Стәрлетамак районы иминлеге хакына яңа изге эшләргә илһамландырыр.

 

Радий ХӘБИРОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:

- Муниципалитетларыбыз башлыклары һәм бизнес-шерифлары һәр пәнҗешәмбе үткәргән “Эшкуарлык сәгатьләре” үз нәтиҗәләрен бирә. Хәтерегезгә төшерәм, бизнес-берләшмә белән хезмәттәшлек итүнең мондый форматы турында берничә ел элек килешкән идек. Тәҗрибәле һәм яңа гына эшли башлаган эшкуарлар хакимияттә үз проектларын тәкъдим итә, ә шәһәр һәм районнарның идарә итү командалары аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында уйлый. Кемгәдер җир яки биналар белән ярдәм итәләр, кемгәдер – инженерия коммуникацияләре белән. Кемдер субсидияләр алу конкурсларында катнаша яки грантлар ота. Инструментлар күп, һәм аларга ихтыяҗ зур.

Үткән елда гына республикада 3,2 меңгә якын шундый “Эшкуарлык сәгате” узды. 4 меңнән артык проект каралды, инвестицияләр күләме – 227,5 млрд сум.

 

Рита СӘМИГУЛЛИНА, Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы:

- Бу объект – төзекләндерү элементы гына түгел. Бу битараф булмауның җанлы гәүдәләнеше. Инициативаны якташ эшкуарларыбыз күрсәтте, алар районыбыз ихтыяҗлары турында ишетеп кенә белми.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә: эшкуарларга, спонсорларга, район хакимияте һәм авыл биләмәсе белгечләренә, төзүчеләргә һәм, әлбәттә инде, бу зур эштә актив катнашкан барлык авыл халкына рәхмәт белдерәм. Бу мәйданчык авыл халкының яраткан ял итү урынына әверелсен.

А. САРЫ.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

 

  

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас