“Безнең яңа балалар мәйданчыгы миңа бик ошый! Элек агачтан ясалган бер иске таучык кына бар иде. Аннан шуганда хәтта учыма чүп кадалган иде. Ә хәзер безнең таучык суперзаманча, куркынычсыз! Ә таганнар бөтен кешегә дә җитәрлек: атынырга чират көтәргә кирәкми”, - дип сөенечен яшерми ун яшьлек Назгөл Дмитриева. “Дәрестән соң ук бирегә йөгерәбез, монда шундый рәхәт!” - дип өстәде Назгөлнең тугыз яшьлек ахирәте Ксения Бондина. Кызга җәрәхәтләнүдән саклаучы йомшак резин түшәмә һәм территориядә утыртылган матур чәчкәләр аеруча ошый.
Нәрсә генә юк монда! Таганнар, карусельләр һәм таучыклары булган “Утраучык” уен комплексы белән балалар мәйданчыгы, “Рус ниндзясы” каршылыклар полосасы белән спорт мәйданчыгы, панорамалы таганнар. Барысы да бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган: велосипедлар кую урыны, уңайлы эскәмияләр, сәхнә, җәяүлеләр өчен юллар, матур яктырткычлар, чәчкә атучы гортензияләр һәм куаклар. Мәдәният йорты бинасы да ямьләнгән: стеналарда чагу граффити – космик офык һәм грациоз атлар белән Башкортстанның иксез-чиксез далалары пәйда булган.
Ял зонасын булдыру авылның “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Төзелешкә федераль, республика һәм җирле бюджетлардан 13 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиесе дә саллы өлеш керткән: программа шартлары буенча бюджеттан тыш акча өлеше 15 проценттан ким булмаска тиеш, һәм җәмгыять җитәкчелеге, проектны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтеп, тиешле сумманы бүлеп биргән.
Яңа җәмәгать киңлеген ачу тантанасына авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килү белән авылга ямь керүен билгеләде, балаларны уен һәм спорт комплексларына сакчыл карарга чакырды ул. Рита Мәдәриковна республика җитәкчелегенә, төбәк авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм җирле авыл хуҗалыгы предприятиесенә авыл халкына шундый шәп бүләк өчен рәхмәт белдерде. Николаевка авылын төзекләндерү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен муниципалитет хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр: иганә ярдәме өчен – Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте директоры Николай Коваленко, проектны әзерләгән өчен – “Башжилкоммунпроект” җәмгыятенең Стәрлетамак проектлау мастерское директоры Игорь Челмаев, эшкә намуслы мөнәсәбәте, югары һөнәрманлыгы өчен – шәхси эшкуар Вячеслав Егоров.
- Авылыбызның үзәгендә үзенчәлекле урын – бик матур балалар шәһәрчеге барлыкка килүе куанычлы. Мәйданчыклар сыйфатлы, уйланылган. Әлеге объектны төзүдә катнашкан һәркемгә ярдәмнәре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Балалар уен һәм спорт мәйданчыклары физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы старт булыр дип ышанам, - диде Н.А.Коваленко.
Николаевка халкын авыл тормышындагы мөһим вакыйга белән Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының әйдәүче белгеч-эксперты Гүзәл Аманбаева, Стәрлетамак районы махсус хәрби операциядә катнашучылар ассоциациясе рәисе, район Советы депутаты Фәрит Миһранов котлады.
Авыл биләмәсе территориясендә сентябрьдә яңа җәмәгать киңлекләре ачу күркәм традициягә әверелде, дип ассызыклады үз чыгышында Николаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлнәфис Гафиева. Ул яңа объектның гаиләләр, балалар, яшьләр һәм өлкән буын кешеләренең яраткан ял итү урынына һәм үзенә тартып торучы үзәккә әйләнүен теләде. Сүзен йомгаклап, Гөлнәфис Ягъфәр кызы мәдәният йорты бинасын оста бизәгән өчен – Максим Шендрикка, территорияне яшелләндергән өчен – “Корни и крона” питомнигы шәхси эшкуары Светлана Гаделшинага, авыл биләмәсе территориясендә физик культура һәм спортны үстерүгә өлеш керткән өчен – Виктор Булатниковка, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзегән өчен – шәхси эшкуар Хачатур Арутюнянга Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Рус ниндзясы” каршылыклар полосасында Николаевка һәм Преображеновка егетләре көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтте. Яңа җәмәгать киңлеге исбатлады: ул берләштерә, илһамландыра һәм шатлык бүләк итә. Николаевкада һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба алган үзенчәлекле урынның барлыкка килүе бик яхшы.
А. САРЫ.
Р. ЦУКУР фотосы.