Авыл тормышы
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

“Алга барабыз. Җиңү безнеке булачак!”

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугир солдат тормышы турында сөйләде  

“Алга барабыз. Җиңү безнеке булачак!”
“Алга барабыз. Җиңү безнеке булачак!”

Стәрлетамак районы кешеләре махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларны намуслы үтәүләрен дәвам итә һәм батырлык, бурычка тугрылык үрнәге күрсәтә. Алар арасында – “Кит” позывнойлы 27 яшьлек сугышчы. Егет Туган илне сакларга йөрәк кушуы буенча баскан – ил өчен авыр вакытта ул читтә кала алмаган һәм 2024 елның маенда Оборона министрылгы белән контракт төзегән.

Ир-егет карары

Мәкаләбез герое Стәрлетамак районының бер авылында авыл эшчәннәре гаиләсендә туган һәм үскән. Өч ул арасында өлкәне булган. Күп кенә авыл балаларыныкы кебек үк, балачагы хезмәттә үткән. 9 сыйныф тәмамлаганнан соң әтисе эзеннән киткән һәм авыл хуҗалыгы производствосы мастеры һөнәрен сайлаган. Аннары, чын ир-егеткә тиеш булганча, Туган ил алдында бурычын үтәгән – Балтыйк флотында хезмәт иткән, әтисе кебек моряк булган. Әйткәндәй “Кит” позывное кыскартылган исем генә түгел, ә армия хезмәтенең тәэсире дә. Гаиләдә хәрби традиция көчле: абзыйлары да, бабалары да хезмәт иткән, ә картәнисе Бөек Ватан сугышы елларында шәфкать туташы булган, яралыларны яу кырыннан алып чыккан һәм хәрби наградаларга ия булган.

Армиядән соң “Кит” кошчылык фабрикасында эшләгән. СВО зонасына киткәнче төзелештә хезмәт куйган. Фронтка китүе турында якыннарына соңгы мизгелдә генә хәбәр иткән. Башта гаиләсе бармаска күндерергә тырышкан, ләкин аның какшамас тәвәккәллеген күреп, ахыр чиктә хуплаган. Әтисе аңа: “Син инде өлкән кеше, бу синең уйлап кабул иткән ир-егет карарың”, - дигән.

“Кит” хезмәт иткән подразделение Донецк юнәлешендә бурычлар үти. Төп миссияләре – штурмовиклар ышандырган позицияләрне тоту һәм обороналау. Алгы сызыктагы тормыш җиһазландырылган блиндажларда үтә. Хәрби үзе билгеләвенчә, тәэминат, туклану һәм обмундирование белән проблемалар юк, барысы да яхшы оештырылган. Түләүләр даими рәвештә һәм тулы күләмдә килә. “Кит”ның гаиләсе – әти-әнисе һәм энеләре барлык тиешле льготалардан файдалана.

Картон орден

Әлеге вакытта яугир өендә, өченче тапкыр ялга кайткан. Ул бар вакытын туганнарына һәм дусларына багышларга тырыша. Шулай ук аны еш кына авыл мәктәбенә “батырлык дәресләренә” чакыралар. Балалар иң ихлас тыңлаучылар, аларга барысы да кызыклы, алар туры һәм мөһим сораулар бирә, дип билгели “Кит”. Мәктәп укучыларының хатлар язу һәм яугирләр өчен үз куллары белән талисманнар ясау традициясе аны аеруча дулкынландыра. “Геройга” дигән картон орден аның өчен иң күңелле һәм истә кала торганы булган. Аны аңа 2 нче сыйныф укучысы ясаган. Алгы сызыкта блиндажда шушы бик кадерле бүләкләр – рәсемнәр, открыткалар өчен тулы бер стена бүленгән. Солдатлар балалар хатларын кат-кат укый һәм, “Кит” әйтүенчә, бу сугышчан рухны күтәрә. “Чөнки өйдә сине көтүләрен, сиңа ышануларын һәм синең өчен борчылуларын беләсең”, - ди ул.

Ходай ярдәм иткән...

Ялда чакта “Кит” мотлак рәвештә чиркәүгә килә. Ул шәмнәр куя һәм дога кыла. Яугир әйтүенчә, алгы сызыкта Ходайга ышануы шактый ныгыган.

- Хәтердә мәңгегә уелып калган моментлар аз булмады. Ул чакларда чын-чынлап Ходай ярдәме коткарды, - ди “Кит”. – Шундый очракларның берсе бер ел элек булды. Мине FPV-дрон күреп алды. Мин аны миңа кадәр ун метр калгач кына абайладым. Мондый якын арада аннан котылып калу бик авыр. Һәм ничектер килеп чыкты – дронны җил очырды һәм ул асфальтка бәрде, ә мин канауга егылырга өлгердем. Торып баскач, ни күрим: дрон төшкән урында кечкенә икона ята. Шул вакыттан бирле аны һәрчак үзем белән, йөрәк янында йөртәм. Монда телисеңме – теләмисеңме, могҗизага ышанасың.

Сугышчы ышануынча, Ходай ярдәме аңа күптән түгел генә алгы сызыкта дроннар һөҗүме белән көчәйтелгән көчле миномет уты астында исән калырга ярдәм иткән.

Су алырга барганнар...

- Иптәшем белән су алырга коега киттек. Безнең позицияләрдән ике чакрым чамасы барырга. Сузылып киткән урман полосасы, ул өч урында ачык участоклар белән бүленгән, без аларны “открытка”лар дип атыйбыз. Соңгысында, иң кыскасында, без “аҗдаһа тешләре” һәм “егоза” (Сүз Русия хәрбиләренең миналау системасы турында бара, анда “аҗдаһа тешләре” – үзара трослар белән бәйләнгән тетраэдрлар кулланыла. Алар алдында миналар кырлары, танкларга каршы яр һәм тагын бер миналар кыры урнаша. Тетраэдрлардан соң чәнечкеле тимерчыбык – “Егоза”, шулай ук тимерчыбыктан күзгә ташланып тормаган челтәрләр бара.) аша үткәндә безне дошман ачыклады һәм минометтан ут ачты, - дип искә ала “Кит”. – Бездән 50 метр арада тәүге снаряд төшкәч, мизгел эчендә карар кабул итәргә кирәк иде. Без иптәшем белән алга ыргылдык. Чөнки миномет эшләгәндә, бер урында торырга ярамый: ул төзи һәм тагын да якынрак ата. “Открытка”ны үттек һәм ышык урынга – подвалга йөгердек. Ләкин анда урын юк иде инде, егетләр тулган. Нәкъ менә шул мизгелдә могҗиза булды. Күз алдына китерәсезме, әгәр мин егетләр янына йөгереп кермәсәм, подвал ишеген ачмасам, снаряд миңа тигән булыр иде. Болай ул миннән биш метр ераклыкта төште. Ничәдер секунд минем гомеремне саклап калды. Нәтиҗәдә снарядтан барлыкка килгән зур булмаган чокырда ышыкландык. Миномет сәгать ярым тирәсе эшләде. Ике кеше өчен. Аннары “Баба-Яга” һәм башка дроннар очып килеп җитте. Кыскасы, су алып, үзебезнекеләр янына биш сәгатьтән соң гына кайттык. Менә шулай коега барып кайттык.

Кайчан да булса түгел, бүген

Төрле хәлләр булды инде, ди сугышчы. Мәсәлән – яралану. Хәрби бурычларның берсен үтәгәндә ул “үрмәкүч”кә – мина-растяжкага баскан. Шартлау нәтиҗәсендә ярчык ярасы алган. Бәхеткә, ярасы бик тиз төзәлгән, һәм яугир иптәшләре янына кайткан. Үзенең хәрби казанышлары турында “Кит” сөйләми. Аның кыюлыгын һәм батырлыгын югары ведомство бүләге – “За боевое отличие” медале раслый.

“Кит” ышанычлы, уйлап эш итүчән, зирәк кеше дигән тәэсир калдыра. Кырыс фронт тормышы артында аның күңелендә киләчәк турында якты һәм гади хыял яши. Махсус операция тәмамлангач, “Кит” гаилә корырга планлаштыра һәм балалар турында хыяллана. Бу абстракт “кайчан да булса” түгел, ә анык максат, һәм аның өчен яшәргә һәм бүген көрәшергә кирәк.

Мондый тыл белән һичшиксез җиңәчәкбез

“Кит” фронтка ярдәм итүчеләргә, бу эштән читтә калмаучыларга ихлас рәхмәтен җиткерә:

- Бөтен подразделениебездән, шәхсән үземнән – район халкына, безгә гуманитар ярдәм җыйган һәм җибәргән һәркемгә зур рәхмәт. Сез үреп җибәргән маскировка челтәрләренең безгә ничек кирәклеген белсәгез иде. Бу челтәрнең һәр метры – ул тагын бер коткарылган солдат, тагын бер уңышлы яшерелгән позиция, бурычны үтәү һәм исән калу өчен тагын бер мөмкинлек. Җылы әйберләр, йон оекбашлар безне җылыта һәм иртәгә яңадан сафка басу өчен ял итәргә мөмкинлек бирә. Газ баллоннары, горелкалар – ул окопта кайнар ризык һәм чәй. Һәр вак-төяк алтынга тиң булган шартларда, сезнең посылкалар – зур хәстәрлек. Бу бик кадерле. Ихлас әйтәм. Ялгыз булмавыңны, сине онытмауларын белү җанны җылыта. Өй белән, сезнең белән бу элемтә гаять зур рухи көч бирә. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Ышанычлы тыл һәм халыкның шундый көчле ярдәме белән без һичшиксез җиңәчәкбез. Без уңышлы алга барабыз. Җиңү һичшиксез безнеке булачак.

А.САРЫ.

Фото яугирнең шәхси архивыннан.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас