Яугирләр яки волонтерлар белән әңгәмәләшкәннән соң син озак вакытка тынычлыгыңны югалтасың: аларның тарихлары сине көндез дә, төнлә дә калдырмый. Алар йөрәккә авыр йөк булып ята, аннан бер-ике көнгә йокы кача һәм аппетит югала. Алардан соң дөнья элеккечә булудан туктый. Кайчак сөйләшкән вакытта ук күз яшеңне тыя алмыйсың, чөнки башка кешенең җан әрнүе синең шәхси югалтуың белән аваздаш... Шуңа карамастан, иң кыю һәм олы йөрәкле кешеләр белән очрашулар журналист эшенең төп кыйммәте һәм бүләге булып тора да инде.
Бүгенге интервью героинясы – Гүзәл Акчулпанова. Ул күпләргә таныш. Стәрлетамак районында аны Күчәрбай авылы клубы мөдире, район чараларында актив катнашучы, бик яхшы вокалистка, М.Шәйморатов исемендәге штаб волонтеры буларак яхшы беләләр. Бу елда ул Луганск медицина учреждениеләрендә дәвалану үтүче хәрбиләргә ярдәм итү буенча “Беренче тирмә” төбәк проектында катнашты. Кунагыбыз белән нәкъ шул хакта сөйләштек.
- Гүзәл Шакировна, Луганскка баруыгыз турында сөйләгез әле. Проектта катнашырга ничек тәвәккәлләдегез?
- Уфада яшәүче ике туганым Венера үрнәгендә “Беренче тирмә”дә катнашырга җөрьәт иттем. Ул – дәүләт хезмәткәре, әмма барлык буш вакытын волонтер булуга багышлый: махсус хәрби операция зонасындагы яугирләребезгә актив ярдәм итә, аларга гуманитар йөкләр җыя һәм илтеп тапшыра. Элегрәк проект кысаларында госпитальга барган иде инде ул. Ул сөйләгәннәрдән моның эмоциональ яктан авыр булуын аңлый идем. Әмма минем өчен СВО темасы бик дулкынландыргыч, минем шушы мөһим эшнең бер өлеше буласым, кечкенә генә булса да, үз өлешемне кертәсем килде. Бу теләк йөрәктән чыкты – ярдәм итәргә, сызлануларын җиңеләйтергә, моңа аеруча мохтаҗ булганнарга аз гына хәстәр бүләк итәргә.
- Төбәк проектына ничек эләктегез?
- Махсус анкета тутырдым һәм гариза бирдем. “Беренче тирмә”гә эләгү өчен вазыйфа буенча бернинди чикләүләр дә юк, үзеңнең мондый сәфәргә физик һәм рухи яктан әзер булуыңны дөрес бәяләү генә мөһим. Анкетада мәгълүматыңны, күнекмәләреңне күрсәтәсең. Гаризаны караганнан соң миңа шалтыраттылар, әңгәмәләшү үткәрделәр. Тиздән сайлау үткән катнашучыларның исемнәре билгеле булды. Миннән тыш, “Тирмә”нең 30 нчы составына Уфа, Белорет һәм Куергазы районы вәкилләре керде. Җиде башкорт ыруын гәүдәләндергән курайның җиде таҗ яфракчыгы кебек, җиде хатын-кыз.
- “Беренче тирмә”дә катнашучылар Луганскка күпме вакытка баралар?
- Ике атнага. Юлда бару белән бергә 17 көн килеп чыга.
- Үзең белән нәрсә алырга кирәк?
- Медицина хирургия костюмнары, алмаш аяк киеме, коры паек.
- Сезнең сәфәргә якыннарыгыз ничек карады?
- Дөресен генә әйткәндә, планнарымны беркемгә дә ачмадым. Эштә үз хисабыма отпуск оформить иттем һәм санаторийга сәламәтлегемне ныгытырга барам дидем. Бу хакта белгән һәм мине озатып калган бердәнбер кеше ирем иде. Ул артык сораулар бирмәде, нотык укымады. Аның тыныч, ләкин шундый ышанычлы ярдәме ул вакытта минем өчен барлык сүзләрдән дә кадерлерәк иде. Аңлавы һәм миңа бу юлны үземә кирәк булганча үтәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтлемен аңа. Шулай ук Рязановка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Дамир Хөснетдинов ярдәм күрсәтте.
- Билгеләнгән урынга ничек барып җиттегез?
- Транспорт белән “Беренче тирмә” проекты тәэмин итә. Безне автобуслар белән алып бардылар һәм алып кайттылар. Юлда 20-22 сәгать. Әйтергә кирәк: проект волонтерлар турында бик кайгырта. Без шәһәрдә барлык уңайлыклары да булган фатирда яшәдек. Сменадан соң кайтып ял итү һәм хәл җыю өчен урын булуы бик мөһим.
- Тәэссоратларыгыз турында сөйләгез әле.
- Башта озын һәм дулкынландыргыч юл. Аннары катгый инструктаж: нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый. Бит саф һавада йөрергә түгел, ә сугыш хәлендәге зонада эшләргә килдек. Безне хәрбиләр туп-туры яу кырыннан китерелгән эвакуация госпиталенә урнаштырдылар. Мин хирургия бүлегенә эләктем. Каннан куркуымны һәм шприцны күрү белән һуштан язуымны беркемгә дә әйтмәдем. Миннән бары тик, булдыра аласыңмы, дип сорадылар. “Булдырам!”- дидем. Көннең беренче яртысы авыр булды, яшермим. Авыр җәрәхәтләр алган, аяк-куллары ампутацияләнгән яралы солдатларны күреп, котым очты. Күзләр яшьләнде. Тик мин нык булырга, эмоцияләремне күрсәтмәскә тырыштым, чөнки безгә еламаска куштылар. Күзләр әрни, тамак төбендә төер, ә син елмаясың һәм һава торышы турында нәрсәдер сөйлисең. Мәрхәмәт күрсәтүнең иң югары формасы – ул йөрәгең эчтән телгәләнгән чакта кулларыңның нык, тавышыңның тыныч булып калуы. Чыраең өмет уятырга тиеш.
- Эш режимы нинди иде һәм волонтерлар бурычларына нәрсәләр керде?
- 7.30дан 17.00 сәгатькә кадәр. Башлыча бу сугышчылар белән эшләү: урында ятканнарны ашаттык-эчерттек, процедураларга, диагностик тикшерүләргә алып бардык. Шулай ук безнең бурычларга эвакуациягә әзерләү керде – каты яраланган сугышчыларны башка госпитальләргә озатуны шулай атыйлар.
Яугирләр госпитальгә туп-туры алгы сызыктан килә. Без аларның чәчләрен кистек, сакал-мыекларын кырдык, юындырдык. “Их, җылы су!” – дип сабыйлар шикелле сөенә егетләр. Ә без күз яшьләрен көчкә тыеп торабыз. Безнең өчен гадәти нәрсәләр алар өчен зур шатлык. Нәкъ менә шуңа күрә без, волонтерлар, дәваханәдә үткәргән көннәренә бераз өй җылысы өстәргә уйлап, алар өчен чәй табыны оештырдык. Дәваханәдә туклану яхшы, аларны көненә дүрт тапкыр ашаталар. Ләкин сугышчыларга печенье һәм кәнфитләр белән хуш исле чәй һәм кофе эчү ошады.
- Егетләрнең кәефе ничек?
- Мине барыннан да бигрәк яугирләребезнең көчле сугышчан рухы сөендерде, аларны бернәрсә белән дә сындырып булмый. “Без булмасак, кем?!” - диләр елмаеп. Яралануларына карамастан, үзләрен егетләрчә тоталар. Бервакыт Чечнядан булган яугирне флюорография узу өчен инвалид коляскасында алып бардым. Мин аңа чишенергә һәм ятарга булышырга тиешмен. 49 яшьлек ир ярдәм итүемә каршы килә: “Мин үзем. Чыгыгыз, зинһар”, - ди. Мин ишек артында торам һәм аның ыңгырашуын ишетәм. Еш кына шулай була: сугышларда аягын яки кулын югалткан, янган, өшегән егетләр үзләрен үзләре хезмәтләндерергә, авыр булуын күрсәтмәскә тырыша. Шул ук вакытта оптимизмнарын югалтмыйлар, шаярталар, көләләр. “Без барыбер җиңәчәкбез”, - дип ышаналар. Ышанычлы тыл, ярдәм өчен рәхмәт әйтәләр. Гуманитар йөкләр аларга барып җитә. Әйткәндәй, без дә госпитальгә буш кул белән килмәдек – гуманитар ярдәм алып бардык.
- Госпитальдә яралыларга барыннан да бигрәк нәрсә кирәк?
- Хәзер яңадан барсам, җылы курткалар, башлыклар, трико, оекбашлар, эчке кием, футболкалар алыр идем. Госпитальгә алар кайвакыт бөтенләй бернәрсәсез килә. Кайчак, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аларны башка госпитальгә юрганга төреп озаталар.
- Хәтерегездә нәрсә уелып калды?
- 20 яшьлек егетне алып килделәр. Үзенекеләр янына тугыз көн шуышып баруы турында сөйләде. Куллары һәм аяклары өшегән. Ул шулкадәр ач иде ки, кечкенә генә ике кап сөт алып килгәч, ул аларны шунда ук эчеп бетерде.
- Иң авыры нәрсә булды?
- Йөкләнеш булса да, күп йөрергә туры килсә дә, без физик яктан арымадык. Барыннан да бигрәк мораль яктан авыр булды. Өйгә кайткач, хисләргә ирек бирә – үксеп-үксеп елый идек.
- Якташларны очраттыгызмы?
- Әйе, Башкортстан егетләрен күрү күңелле булды. Безнең бүлектә Әбҗәлил районыннан сугышчы ята иде. Ә тагын Әстерханнан 23 яшьлек хәрби хезмәткәр Василий белән таныштым, бак дисәң, аның хатыны тумышы белән безнең районнан – Асаво-Зубово авылыннан. Анда Нефтекама егете санитар булып эшли. Әлегә кадәр барысы белән дә элемтәдә торам, аралашабыз.
- Луганскта куркынычмы?
- Чагыштырмача тыныч. Мин сугышта булмадым, әмма сугыш эргәдә генә иде. Фронттан безгә шартлаган снарядлар тавышы ишетелә иде. Берничә көн куркыныч булды, һәрвакыт сискәнә идем. Ә аннары ияләшәсең һәм инде бу тавышларга игътибар итмисең.
- Шәһәрне күрә алдыгызмы?
- Без урам буйлап йөрмәдек. Безнең бер генә маршрут иде: өй-эш-өй. Кайчак йорт янындагы кибеткә генә керә идек. Аның каравы безгә Краснодон шәһәрендә урнашкан “Яшь гвардия” музеенда булу бәхете тиде. Экскурсия бик ошады. Заманча музей, чын экспонатлар күп, экспозицияләр кызыклы оформить ителгән.
- Сезне өйдә ничек каршы алдылар?
- Күңелсез булса да сөйлим инде. Мин әле өйгә кайтып җитәргә өлгермәдем, ә кайбер “экземплярлар”, күпме акча эшләдең, дип сорап та өлгерде. Андый сүзләр күңелне рәнҗетә. Мин анда акча өчен бармадым, киресенчә – үземнекен тотып бетердем. Китәр алдыннан ирем, алдан уйлап, миңа акча бирде һәм: “Анда сиңа кирәк булыр”, - диде. Мин барысын да тоттым һәм бу турыда тамчы да үкенмим. Без кызлар белән җыелышып госпитальгә кер юу машинасы, ашханә өчен су җылыткыч сатып алдык. Яралылар өчен чәй табыны оештырдык, аларны тәм-том белән сыйладык. Шоколад, лимонад күргәч, аларның бәхетле йөзләрен күрсәгез иде. Алышларда йончыган яугирләр тәм-томга балаларча шатлана.
Ә тагын наградалар алу-алмавым турында сорадылар. Беләсезме, бернинди грамота һәм Рәхмәт хаты да сугышчыларның ихлас рәхмәте белән тиңләшә алмый. Бу бик кадерле.
- Сәфәрдән соң үз халәтегезгә озак кайттыгызмы?
- Һаман да оныта алмыйм. Тормыш аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Моңарчы минем күзаллавым анда күргәннәрдән бик ерак булганлыгын аңладым. Сезнең белән бездә барысы да хәл итәрлек һәм төзәтә алырлык. Яугирләребезнең нәрсә аша узуы белән чагыштырганда безнең проблемалар тузан шикелле генә. Иң мөһиме, алар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Һәркайсы өчен дога кылам.
- Тагын барасызмы?
- Аллаһы кушса, һичшиксез барам. Анда волонтерлар ярдәме бик кирәк. Табиблар һәм медперсонал 24/7 режимында, хәлдән тайганчы эшли. Билгеләп үтәргә кирәк, без госпитальдә булганда волонтерлар арасында башка төбәк вәкилләре дә бар иде. Мәсәлән, Калмыкиядә күптән түгел генә шулай ук “Беренче тирмә” проекты гамәлгә ашырыла башлаган. Тагын “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” волонтерлары да бар иде.
А.САРЫ әңгәмләште.
Г.БИКМӘТОВ фотосы һәм Г.АКЧУЛПАНОВАНЫҢ шәхси архивыннан.
Белешмә
“Беренче тирмә” – Башкортстанда 2024 елның ноябреннән гамәлгә ашырылучы төбәк волонтерлар проекты. Ул Луганск госпитальләрендә дәваланучы яралыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Әлеге проект үз төрендә беренче һәм Русиянең башка төбәкләре өчен үрнәккә әверелде. Республика Башлыгы Радий Фәритович Хәбиров тарафыннан хупланган гражданлык инициативасы битараф булмаган волонтер хатын-кызларны берләштерде.
“Беренче тирмә”нең төп кыйммәте – СВО зонасында яралыларга практик ярдәм күрсәтүдә. Волонтерлар бурычларның бер өлешен үз өстенә ала, бу исә эвакуация госпиталендә медицина һәм санитария хезмәткәрләренә игътибарны катлаулырак очракларга юнәлтергә мөмкинлек бирә. Волонтерлар бурычларына палаталарда дежур тору, пациентларны процедураларга алып бару һәм саф һавада йөртү, ашау һәм дарулар кабул итәргә ярдәм итү керә. Шулай ук алар медицина хезмәткәрләренә перевязкалар ясарга һәм пациентларны хирургия катнашлыгына әзерләргә ярдәм итә.