Менә инде ике ел ярым Бүреказган авылы мәдәният йорты вестибюлендә иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен армый-талмый маскировка челтәрләре үрә. Сишәмбедән җомгага кадәр, сменалап эшлиләр. Мондый график алгы сызыкта бик кирәкле маскировка чараларын югары темпта җитештерергә мөмкинлек бирә.
- 15 оста хатын клубта даими катнаша. Тормышларында нинди генә хәлләр булмасын, алар бирегә эшкә йөргән кебек йөри, - дип сөйли “Бүреказган авылы саклаучы фәрештәләре” волонтерлар клубы җитәкчесе Гөлшат Рәхимова. - Бу күп вакыт һәм көч таләп итә торган җәмәгать эше. Ләкин беркем дә зарланмый һәм ял сорамый. Алгы сызыкта ял көннәре булмавын һәркайсыбыз аңлый. Сугышчыларга маскировка челтәрләре кирәк, ул аларны дроннарның үткен “күзеннән” яшерә һәм шуның белән гомерләрен саклап калырга ярдәм итә ала. Без җиңгәнче эшләячәкбез дип карар иттек. Яугирләребезгә кирәк булганда, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда – һәрьяклап ярдәм итәчәкбез.
Шушы көннәрдә авыл волонтерлары өч меңенче челтәр үргән. Бу әһәмиятле вакыйга. Техниканы, безнең солдатларның позицияләрен, гомерләрен дошман күзеннән яшереп саклап калган өч мең калкан. Бу сан гына түгел, ә эшкәртелгән тонналаган тукыма, йөзәр мең бәйләнгән төен һәм хисапсыз сәгать фидакарь хезмәт. Актив һәм нәтиҗәле эшләгәннәре, җиңел булмаган фидакарь хезмәтләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен клуб коллективы Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы һәм Бүреказган авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Моннан тыш, отрядның һәр катнашучысы “СВОга ярдәм иткән өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның белән бергә мотоукчылар батальоны командиры имзалаган таныклык та бирелгән.
- Маскировка челтәрләре үрү осталары Зөлфия Галиуллина, Нәфисә Монасыйпова, Рәфинә Ишморатова, Флүсә Монасыйпова, Илиза Богданова, Роза Зарипова, Наталья Басыйрова, Рәзилә Богданова, Нәзирә Манаева, Роза Ваһапова, Минира Галиева, Рәмзия Мифтахова, Халидә Хәсәнова, Рида Блохинаның ару-талуны белми, тырыш хезмәт куюын билгеләп үтәсе килә, - ди Гөлшат Һадиулла кызы. - Нәфидә Куллаева, Римма Рәхимова, Сания Вахитова хәрбиләр өчен җылы йон оекбашлар бәйли. Ә Римма Басыйрова госпитальләр өчен махсус мендәрләр тегү технологиясен үзләштерде. Алар яраланган сугышчыларга кул яки аякларын уңайлы итеп куярга ярдәм итә, шулай ук аларны муен яки бил астына салырга мөмкин. Станокларны хезмәтләндерү, әзер әйберләрне төяү һәм шәһәргә илтү кебек физик эшне Әнвәр Богданов һәм Зөфәр Рәхимов башкара.
Волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә, үрү яки бәйләү процессында катнашучы җирле кул эше осталары гына түгел, ә материаллар, медикаментлар һәм яугирләргә беренче дәрәҗәдәге кирәкле әйберләр сатып алу өчен акча җибәрүчеләр дә саклаучы фәрештәләр булып тора.
- Акчаны авылдашлар һәм безнең авылдан чыккан кешеләр күчерә. Катгый исәп-хисап алып барыла. Әйтик, ике ел эчендә 600 мең сумнан артык акча җыелды. Бу акчага спанбонд (тукылмаган полимер материал), челтәрләр, тукыма, эрләгән җеп, егетләргә посылкалар җибәрү өчен күчтәнәчләр сатып алабыз. Хәйрия ярдәме белән безнең берләшмә үз эшен туктатмый. Гомум эштән читтә калмаган һәркемгә рәхмәт, - дип сөйләде Г.Һ.Рәхимова.
“Бүреказган авылы саклаучы фәрештәләре” волонтерлар клубы “Зов сердца” фронтка ярдәм итү халык берләшмәсе (Стәрлетамак шәһәре) белән тыгыз бәйләнештә эшли. Әзер изделиеләр штабка, ә аннан туп-туры фронтка озатыла.
- “Зов сердца” безгә маскировка челтәрләре үрү өчен материаллар белән ярдәм итә. Ә узган елның октябрендә штаб волонтерлары безгә тасмаларны үлчәп кисү өчен яңа станок ясады һәм урнаштырды. Бу безнең өчен зур ярдәм булды, - дип билгеләде Роза Ваһапова. Станок барлыкка килгәнче тукыманы тасмаларга кисү белән нәкъ менә ул шөгыльләнгән. Хәзер ул сәгатьләр буе эшләгән эшне станок “ә” дигәнче башкара.
Волонтерлар берләшмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары да бар. Мәсәлән, 2025 елның июленнән маскировка челтәрләре үрү осталарына Минира Галиева да кушылган. Аның ире – Радик Ринат улы 2023 елның октябрендә 59 яшендә доброволец булып фронтка киткән.
- Ул өйдә кала алмады, уртак эшкә өлеш кертергә теләвен әйтте. Аны патриотизм хисе рухландырды, - дип сөйли ул ире турында.
Радик Галиев 2023 елның ноябрендә һәлак булган. Махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Шул вакыттан бирле хатыны Минира Хәлиҗан кызы аның дәүләт бүләген күкрәгенә тагып йөртә.
- Кайгыдан башта үземә урын таба алмадым. Мәдәният йортына килүемнең берсендә волонтерларга кушылдым. Уртак эш артында җан әрнүе басыла. Миңа үрү процессы ошый. Илгә, фронтка файдалы булуыма шатмын. Бу челтәрләр солдатларыбызга ярдәм итсен: кемнедер дроннан, кемнедер снарядтан сакласын иде. Алар исән-сау өйләренә әйләнеп кайтсыннар.
... Бүреказган авылында төеннәр бәйләнгәндә, “Саклаучы фәрештәләрнең” мәрхәмәтле йөрәкләре типкәндә, алгы сызыктагы яугирләребез үзләрен сакланган итеп тояр. Димәк, иртәгесе көнгә, Җиңүгә ышанычлары да артыр.
А. САРЫ.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.