Авыл тормышы
+6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Позывное “Лиса”. Хәрби контракт буенча шәфкать туташы

Курск янындагы эвакуация госпиталенең операция бүлегендә аерым, киеренке тынлык хакимлек итә, аны бары тик аппаратларның тигез гүләве һәм хирургның акрын гына әйткән кыска командалары боза. Анда эш бервакытта да тукталмый. Хәтта янәшәдә снарядлар шартлаганда һәм пилотсыз очу аппаратлары пикировать иткәндә дә. Анда, операция бүлегенең нәкъ үзәгендә якташыбыз – “Лиса” позывнойлы 25 яшьлек шәфкать туташы-анестезист эшли.

Позывное “Лиса”. Хәрби контракт буенча шәфкать туташы
Позывное “Лиса”. Хәрби контракт буенча шәфкать туташы

Курск янындагы эвакуация госпиталенең операция бүлегендә аерым, киеренке тынлык хакимлек итә, аны бары тик аппаратларның тигез гүләве һәм хирургның акрын гына әйткән кыска командалары боза. Анда эш бервакытта да тукталмый. Хәтта янәшәдә снарядлар шартлаганда һәм пилотсыз очу аппаратлары пикировать иткәндә дә. Анда, операция бүлегенең нәкъ үзәгендә якташыбыз – “Лиса” позывнойлы 25 яшьлек шәфкать туташы-анестезист эшли. Җыйнак кына буй-сынлы медик кыз. Ул, ике дә уйлап тормыйча, аның ярдәме таләп ителгән, гомерләрне коткарырга кирәк булган урынга юлланган. Менә инде бер ел аның белеме, һөнәри осталыгы һәм тыныч куллары каты яраланган яугирләрне тормышка кайтарырга ярдәм итә.

“Лиса” Стәрлетамак районында туган. Авыл эшчәннәренең зур һәм тату гаиләсендә үскән. Өч бала арасында өлкәне буларак, кечкенәдән җаваплы һәм кайгыртучан булырга өйрәнгән. Кулларының һәм тыныч характерының иң авыр эш өчен тәгаенләнгәнлеген белгән шикелле, мәктәп тәмамлаганнан соң медицинага киткән. Стәрлетамак медицина колледжында укып чыккач, шәһәр клиник дәваханәсендә хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән. Реанимациядә эшләү кайда да булса башка урында алу мөмкин булмаган сыйфатларны – искиткеч чыдамлылык, секунд эчендә төпле карар кабул итү һәм нинди дә хәлдә тынычлык саклау сәләтен тәрбияләгән.

- Тормышта шундый мизгел була: торырга һәм кулыңнан килгәнне эшләргә кирәклеген аңлыйсың. Махсус хәрби операция үткәрү зонасына киткәнче ике ел Уфада Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшләдем, сабыйлар гомере өчен көрәштем, - дип сөйли кыз. – Ә бүген безнең илебез, зур Ватаныбыз, шулай ук безнең яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Мин экстремаль шартларда эшли беләм, исәп секундларга барганда югалып калмыйм. Мин – медик. Һәм әлегә гаиләм, балаларым булмаганда, хәрби медик булып хезмәт итүгә контракт төзергә карар кылдым. Әти-әниемә фронт янындагы зонага килгәч кенә хәбәр иттем. Бәхеткә, алар минем сайлавымны хуплады. Борчылалар, әлбәттә. Горурланалар да. Икеләнеп торыр вакыт түгел. Русия безнең ярдәмгә мохтаҗ, ә мин аны булдыра алганча күрсәтергә – безне яклаучыларны коткарырга тиеш. Бу минем бурычым һәм аңлы рәвештә кабул иткән карарым.

2025 елның февраленнән “Лиса” Курск өлкәсенең фронт янындагы зонасында урнашкан эвакуация госпиталендә яши һәм эшли. Беренче карашка, аның эше чит күзләргә күренә торган түгел, ләкин хирургларның уңышы нәкъ менә аңардан тора. Йокыга талдыру, операция өстәлендәге пациентның мөһим параметрларын контрольдә тоту, наркоздан йомшак кына чыгару – бу зур җаваплылык.

Кыз әйтүенчә, госпиталь хәрбиләр өчен тәгаенләнгән, әмма монда башка кешеләргә дә ярдәм күрсәтәләр:

- Яралы солдатларны монда җибәрәләр. Хәрби хәрәкәтләр зонасында беренче ярдәм алганнан соң барысы да диярлек безнең госпитальгә эләгә. Бу дәваханә хәрбиләр өчен генә булса да, ашыгыч ярдәм кирәк чакта, шәһәр халкын да кабул итәбез. Миңа күбрәк реанимация бүлегендә эшләргә туры килә. Бездә иң каты авырулар ята. Кемдер трубкалар белән, кемдер сөйләшә дә алмый – хәле бик авыр. Башка дәваханәләрдәге кебек үк эш башкарабыз – уколлар ясыйбыз, бәйләвечләрне алмаштырабыз.

Лаеклы хезмәт иткәне өчен якташыбыз Русия Федерациясе Оборона министрлыгының икенче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” билгесе, шулай ук сәламәтлек саклаудагы казанышлары өчен дәүләт наградасы – Лука Крымский медале белән бүләкләнгән. Әмма аның өчен төп бүләк – яугирләрнең күз карашында чагылган рәхмәт. Хезмәттәшләре аның искиткеч чыдамлылыгын һәм шәфкатьлелеген билгели, бу сыйфатлар яралыларга нинди дә дарудан яхшырак тәэсир итә.

Кирәк була калса, аны хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрергә мөмкин булуларын кыз яхшы аңлый һәм ул моңа әзер.

- Хәрби хәрәкәтләр зонасында һәм фронт янындагы районнарда медиклар сугышчыларга катлаулы кыр шартларында ярдәм күрсәтә. Еш кына аларның гомеренә дә куркыныч яный. Гражданкада очрамый торган куркыныч җәрәхәтләр белән эшләү, хәлдән тайдыргыч хезмәт, йокысыз төннәр, күнегелгән комфорт дәрәҗәсе булмау. Болар мине куркытмый. Күпме кирәк, шулкадәр ярдәм итәчәкмен. Өйгә кайтырга ашыкмыйм. Хәзер иң мөһиме – СВО максатларына мөмкин кадәр тизрәк ирешү өчен барысын да эшләү һәм җиңү, - дип ассызыклый “Лиса”.

Бу сүзләрдә аның бөтен характеры чагыла. Тыйнак, тыныч һәм искиткеч көчле рухлы. “Лиса” белән горурланабыз һәм җиңү белән кайтуын көтәбез!

А. САРЫ.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас