

Стәрлетамак районында Виктор Николаевич Булатниковның исеме күпләргә таныш. 55 ел инде ул малайларга һәм кызларга көчле булырга, үз-үзләренә ышанырга һәм куелган максатларга ирешергә ярдәм итә!
Ул 1951 елда Стәрлетамак ашлык совхозында туган, шунда укыган (хәзер Октябрь авылы мәктәбе). Спортка мәхәббәт балачактан ук барлыкка килгән.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, егет үзенә нинди һөнәр сайлаячагын анык белә. Ул Күмертау шәһәрендәге физик тәрбия педагогия училищесына укырга керә. Диплом алгач, туган совхозына кайта, анда спорт буенча инструктор булып эшли башлый. Аннары ике ел Киров өлкәсендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Өйгә кайткач, берникадәр вакыт шәһәр мәктәбендә эшли. Әмма Октябрь авылы мәктәбе директоры Сергей Павлович Бледных яшь белгечне туган җиренә кайтырга үгетли. Виктор Николаевич биредә егерме ел дәвамында физик культура дәресләре укыта, йөзләгән укучы тормышында якты эз калдыра.
Интернат янында педагоглар һәм балалар үз куллары белән хоккей тартмасы ясаган. Кышын үзләре боз катырган, иртә белән мәйданчыкны кардан чистарткан. Виктор Николаевич һәркем үзен бу спорт төрендә сынап карый алсын өчен хоккей формасын һәм инвентарен табып алып кайткан. Ул беркайчан да кемнеңдер шартлар тудыруын көтмәгән, ә мөмкин булганның барысын да үз көче белән эшләгән.
Хәтта иң көтелмәгән хәлләрдән дә чыгу юлын тапкан. Бервакыт яз көне мәктәпкә военкомат вәкилләре граната ыргытуны карарга килә. Кар эрегәннән соң җир юеш һәм тайгак була. Балалар егылмасын өчен, укытучы укучылар белән бергә җирле пекарнядан ун-унбиш чиләк шлак алып килә һәм мәйданчыкка сибә.
Виктор Николаевич дисциплинага аерым игътибар бирә. Аның дәресләре һәрвакыт вакытында башлана. Озак еллар эшләү дәверендә аның бер генә тапкыр да соңга калганы юк. Аның гади, ләкин бик әһәмиятле кагыйдәсе бар: “Әдәплелек таләп итәсең икән, үзең әдәпле бул”.
Остаз һәр укучының күңеленә ачкыч табарга тырыша. Ул балаларны игътибар белән күзәтә, сәләтләрен күрә һәм кемгә нинди спорт төре туры килүен аңлый. Берәүләр чыдам булулары белән аерыла һәм үзләрен җиңел атлетикада һәм чаңгы ярышларында уңышлы күрсәтә. Икенчеләре кызу холыклы һәм алар уен дисциплиналарында тизрәк ачыла.
Октябрь мәктәбе күп еллар районда иң көчлеләрдән саналды. Спорт командалары күп тапкырлар зур ярышларда җиңүче һәм призер булды. Мәктәп укучыларының XV Бөтенсоюз спартакиадасында яшь спортчылар югары нәтиҗәләргә иреште, волейбол буенча, “Алтын шайба” клубы призына хоккейда һәм “Күн туп” призына футболда уңышлы чыгыш ясады. Хоккей командасы республика дәрәҗәсендә дүртенче урын алды, ә волейболчылар укучылар арасында Башкортстан беренчелегендә бронза медаль яулады.
Күп кенә тәрбияләнүчеләр хәрби училищеларга укырга кергән, ә анда беренче җитди сынау һәрвакыт физик әзерлек була. Мәктәптә алган ныклы база ярдәмендә алар имтиханнарны уңышлы тапшырган.
1976 елда Виктор Николаевич хатыны белән бергә Преображеновкага күченә. Берникадәр вакыт җирле мәктәптә эшли, аннары эшчәнлеген Стәрлетамак физкультура техникумында дәвам итә. РФ һәм БР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Мидхәт Биктимер улы Мусакаев җитәкчелегендә Виктор Николаевич командасы Брянск өлкәсендә узган спартакиадада Русия физкультура техникумнары арасында мини-футбол буенча икенче урын алды.
Соңрак Булатников төзелеш колледжында укыта. Монда да көчле коллектив төзүгә ирешә, ә бит студентларның күбесе элек спорт белән бөтенләй шөгыльләнмәгән дә була. Колледжлар арасындагы ярышларда команда мини-футбол буенча Башкортстанда иң көчлеләр алтылыгына керде.
Виктор Николаевич 2004 елда Урал дәүләт физик культура академиясен тәмамлый. Моннан тыш, тарих факультетында белем ала һәм күпмедер вакыт тренер эшен социология һәм политология укыту белән бергә алып бара.
60 яшендә хаклы ялга чыккач, ул тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына да китерә алмый. Нәкъ менә шуңа күрә балалар белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бүген Виктор Николаевич Стәрлетамак районы Балалар спорт мәктәбендә мини-футбол буенча тренер булып эшли.
Күпьеллык тәҗрибәсе аңа төрле буыннарны чагыштырырга мөмкинлек бирә. Бүгенге балаларның спортка кызыксынуы кимүен билгели ул. Компьютерлар һәм телефоннар күбрәк вакытны ала. Ярышларга мәктәп командалары азрак килә, ә кайбер балалар хәтта гади күнегүләрне дә, мәсәлән, турникта күтәрелүне дә көч-хәл белән башкара. Кайчандыр балалар нинди дә турнирга теләп бара иде. Хәзер күпчелек мәктәпләрнең транспорты бар, ләкин еш кына барырга кеше булмавы ачыклана.
Виктор Николаевич фикеренчә, күп нәрсә ата-аналардан тора. Әгәр өлкәннәр балада спортка мәхәббәт тәрбияләсә һәм физкультура дәресләренә әһәмият бирергә өйрәтсә, җитди уңышларга ирешергә мөмкин. Ул нәтиҗәгә ирешү өчен күп эшләргә һәм ару-талудан курыкмаска кирәк, ди. Җиңүләр артында ныкышмалылык, сабырлык һәм көндәлек тырышлык тора.
- Әлеге сыйфатларга ия булган балалар һәр мәктәптә бар. Тик бу чаткыны күрергә һәм аңа кабынырга ярдәм итәргә генә кирәк. Педагог бераз артист булырга тиеш: кайдадыр ярдәм итәргә, кайчак таләпчән булырга, ә кайчакта изге сүзне кызганмаска.
Виктор Николаевич эшләү дәверендә беркайчан да үз принципларына хыянәт итмәгән. Билгеләр – һәрвакыт гадел һәм лаеклы, ә таләпләр – барысы өчен дә бертөрле булган. Шуңа да тәрбияләнүчеләре остазларын хөрмәт иткән һәм аның мактау сүзләре барыннан да кадерле булуын аңлаган.
Бүген ул Айгөл, Преображеновка һәм Васильевка егетләрен өйрәтүен дәвам итә. Мәйданчыкта мини-футболда бер үк вакытта дүрт кыр уенчысы һәм капкачы уйный. Әмма проблема бар: шөгыльләнергә теләүчеләр аз, бер яшьтәгеләрнең тулы командасын формалаштырып булмый. Җыелма команда җыйган очракта катнашучыларның туган еллары төрле була, ә республика дәрәҗәсендәге ярышлар регламенты моңа юл куймый.
Тренер эшеннән тыш, Виктор Николаевич даими рәвештә район һәм республика ярышларында судья сыйфатында чыгыш ясый, футбол һәм волейбол буенча матчларда хезмәт күрсәтә.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул күп санлы грамоталарга, медальләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган. Алар арасында – “Спорт ветераны” һәм “Башкортстан Республикасының иң яхшы физик культура хезмәткәре”. Әмма Булатников тәрбияләнүчеләренең уңышларын иң зур бүләк дип исәпли.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Хөрмәтле Стәрлетамак районы халкы!
Сезне Физкультурачы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм һөнәрман спортчылар, тренерлар һәм көярмәннәрнең генә түгел, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы һәм шәхси үрнәгендә аны пропагандалаучы барсының да бәйрәме. Спорт кешеләрне берләштерә, чыныктыра, максатларга һәм хыялларга ирешергә өйрәтә һәм, әлбәттә, ихтыяр көчен сыный.
Безнең өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия, чөнки бүген Стәрлетамак районында төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләре булган кешеләрнең 68% тан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, үз сәламәтлекләре һәм физик әзерлекләре, димәк, тоташ милләт сәламәтлеге турында да кайгырта. Безнең район спортчылары ел саен төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 2025 елда гына да Халыкара һәм Бөтенрусия ярышларында 14 медаль яуланды. Район Башкортстан Республикасы авыл спорт уеннары йомгаклары буенча үз категориясендә 3 нче урын алды.
Бу көнне без физкультура һәм спорт һөнәрләренә әверелгән кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Сезнең максатка омтылучанлыгыгыз, җаваплылыгыгыз, рух һәм физик ныклыгыгыз аркасында районыбыз исеме иң абруйлы ярышларда яңгырый. Спортның динамик үсешенә, халыкара, республика, район ярышларын оештыруда ярдәм итүчеләр, моның өчен мөмкинлекләр табучылар – бизнес вәкилләре, район предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары рәхмәт сүзләренә лаек.
Кадерле дуслар! Һәр яңа көн сезгә күңел күтәренкелеге алып килсен, ә спорт тормышыгызда һәрвакыт ышанычлы терәк булсын. Сезгә яңа рекордлар, чагу җиңүләр һәм озак елларга ныклы сәламәтлек телим! Бәйрәм белән, Физкультурачы көне белән! Районыбыз, республика һәм бөтен Русия хакына алга, яңа үрләргә!
Р. СӘМИГУЛЛИНА, район хакимияте башлыгы.
Хөрмәтле физик культура-спорт хәрәкәте ветераннары спортчылар, тренерлар һәм спорт сөючеләр!
Стәрлетамак районы ветераннар Советы президиумы сезне энергияле һәм шат күңелле кешеләр бәйрәме – Физкультурачы көне – белән котлый!
Спорт ветераннарына сәламәтлек һәм озын гомер, спортчыларга – спорт осталыгын үстерү һәм җиңүләр, спорт остазларына – һөнәри уңышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга – яхшы формада булуларын телибез.
Стәрлетамак районында гомерләрен спортны үстерүгә, яшь буынга спорт тәрбиясе бирүгә багышлаган тренерларга, физик культура укытучыларына аерым рәхмәт.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең районда спорт тагын да популярлашыр, сәламәт яшәү рәвеше һәркем өчен нормага әверелер дип ышанабыз!