

8 августта Стәрлетамак районында бик матур бәйрәм узды. Ул зур казанышларга беренче адымнарын ясаучы яшь спортчыларны, һөнәрманнарны, ветераннарны, тренерларны һәм хәрәкәт тормышларының аерылгысыз өлешенә әверелгән, сәламәтлек үз-үзеңне кайгыртудан башлануын аңлаган барлык кешеләрне берләштерде.
Бәйрәм программасы актив разминкадан башланды. Тренер темп бирде, ә катнашучылар музыкага хәрәкәтләрне кабатлады.
Район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Салават Мортазин чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
- Физкультурачы көне инде традицион бәйрәмгә әверелде. Без ял көнен, физкультура һәм спортны яратучы кешеләргә хас булганча, бергәләп һәм актив үткәрәбез. Стәрлетамак районында 2025 елда төрле дәрәҗәдәге ярышларда 13 медалист булды. Бүген районда 218 спорт мәйданчыгы бар. Тренерларга, физик культура укытучыларына һәм балаларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән ата-аналарга зур рәхмәт белдерәсе килә, - диде Салават Мортазин.
Разминкадан соң ярышлар: волейбол турниры, футбол уеннары, гаилә эстафетасы, квиз-эстафета һәм ГТО нормативларын үтәү башланды.
Футбол кырында туп өчен көрәш барды, волейбол командалары көндәшләренә бер очко да бирмәскә тырышты, ә гаилә эстафетасында өлкәннәргә һәм балаларга берләшеп эш итәргә туры килде.
11 яшьлек Ксения өчен спорт көндәлек тормышның бер өлешенә әверелергә өлгергән дә инде.
- Элек мин җиңел атлетика, аннары гимнастика белән шөгыльләндем, хәзер биюгә йөрим. Физкультура – ул тормыш ритмы, ул сәламәт һәм кыю булырга ярдәм итә. Бу бик яхшы бәйрәм, мин ГТОның барлык нормативларын үтәдем, - дип сөйләде кыз.
Бүләкләр дә уйнатылды. Спорт квестын узганнар номерлар алды һәм лотереядә катнашты.
Стәрлетамак районы үзешчән сәнгать артистлары һәм ялгыз башкаручылары музыкаль программа әзерләгән иде. Берәүләр ярышкан вакытта, икенчеләр ял итә, концерт тыңлый алды һәм чыгыш ясаучыларны дәртләндереп торды.
Ә аннары бәйрәм күңелле шоуга әйләнде. Балалар төрле төстәге холли буяуларын сипте һәм мәйданчыкны зур төсле келәмгә әйләндерде.
12 яшьлек Софико бию белән шөгыльләнә һәм өендә дә күнегүләр ясарга онытмый.
- Спорт гомерне озайта һәм аңа көн саен игътибар бүләргә кирәк дип исәплим. Буяулар белән бәрешү бик ошады, - дип уртаклашты кыз.
Соңгы сюрприз күбекле кичә булды. Музыка астында балалар күбек болытлары арасында йөгереп йөрде, фотога төште һәм рәхәтләнеп күңел ачты.
Бәйрәмдә бүләкләү тантанасы да булды. Ярышлар үткәрергә ярдәм итүче һәм спорт инициативаларын хуплаучы кешеләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарада катнашучылар арасында Помряскино авылыннан Усовлар гаиләсе дә бар иде. Бу көнне алар тамашачы гына булып калмады, ә бергә спорт мәйданчыгына да чыкты.
- Оештыручыларның күп кеше җыя алуы сөендерә. Без ярышларда гаиләбез белән катнаштык, ә балаларга бигрәк тә буяулар ошады, - дип сөйләде алар.
Спорт мәйданчыкларында ярышлар узган, музыка яңгыраган һәм тамашачылар катнашучыларның чыгышларын күзәткән арада, мәйданнан һәм залдан читтә мөһим эш бара. Документлар төзелә, хатлар әзерләнә, чаралар килештерелә, отчетлар төзелә, оештыру мәсьәләләре хәл ителә.
Чараларны оештырырга ярдәм итүчеләрнең берсе – Стәрлетамак районы муниципаль район хакимияте Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, җәмәгать, патриотик берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең эш башкаручысы Ангелина ГЫЙНИЯТОВА.
Ул Стәрлетамакта туган. 21 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң укуын Башкортстан икътисади-юридик колледжының Стәрлетамак филиалында дәвам иткән, анда юрист белгечлеген үзләштергән.
Хәзерге эшчәнлек өлкәсенә ул колледж укытучысы ярдәмендә килгән. Бервакыт җитәкчелеккә документлар белән эшләүне ышанып тапшырырдай хезмәткәр кирәк булган. Укытучы Ангелинаны тәкъдим иткән.
Бүген аның бурычлары шактый күп. Ул спорт комитеты документларын алып бара, Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы белән хезмәттәшлек итә, рәсми сорауларга җаваплар әзерли, район чараларын оештыруда катнаша һәм башка бик күп мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен санап чыгу җиңел түгел, бит спорт өлкәсе төрле бурычларны хәл итүне таләп итә.
Ангелинаның эш көне турыдан-туры районда ниләр баруына бәйле. Әгәр чаралар планлаштырылмаса, төп вакытны документлар, хатлар, отчетлар һәм агымдагы мәсьәләләр ала. Ярышларга яисә район бәйрәмнәренә әзерләнгән вакытта бөтенләй башка ритм башлана. Ул вакытта күп кенә детальләрне: оештыру моментларын, документларны, башка ведомстволар белән хезмәттәшлек итүне күз уңында тотарга туры килә. Ангелинага барыннан бигрәк нәкъ менә шушы бурычларның алмашынып торуы ошый да.
Ангелинаның спорт белән бәйләнеше әлеге эшенә кадәр үк барлыкка килгән. Мәктәптә укыганда ул дүрт ел баскетбол белән шөгыльләнгән. Зур спорт титуллары алмаган, әмма уен аңа күп нәрсә биргән. Тренировкалар, командада эшләү, ярышлар һәм башка уенчылар белән аралашу мәктәп елларының бер өлешенә әверелгән, ул аларны әле дә җылы искә ала.
Спортка яшәргә ярдәм итүче кешеләр
Бала өчен тренер – ул техниканы аңлатучы һәм күнегүләр башкаруны күзәтүче кеше генә түгел, ә командада эшләргә, уңышсызлыкларны кичерергә һәм алга таба хәрәкәт итүне дәвам итәргә өйрәтүче остаз да.
Елена Николаевна Горбачева – Балалар спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры. Ул төньякта, Тубыл районында туган, мәктәпне тәмамлаган. Шул вакытта ук аңа туп белән бәйле бөтен нәрсә ошаган. Мәктәп спорт залында ул үзен ышанычлы тойган һәм тора-бара физик культура белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләвен аңлаган.
Мәктәптән соң Елена Николаевна Тубыл педагогия институтына физик культура факультетына укырга кергән. Биш ел уку дәверендә ул үзен төрле дисциплиналарда – волейбол, баскетбол, җиңел атлетикада сынап караган.
Белем алгач, Елена Николаевна Төмәнгә нефть-газ университетына эшләргә киткән. Параллель рәвештә мәктәптә физик культура укыткан. Өч ел эчендә ул педагогик эштә беренче җитди тәҗрибәсен алган. Балалар белән эшләү һөнәри белем генә түгел, ә аларны кызыксындыра, берләштерә белүне дә таләп итә.
Аннары тормышында яңа этап башланган: кияүгә чыккан, өч кызы туган, гаиләсе белән Загородный авылына күченгәннәр. Декрет ялыннан соң Елена Николаевна яраткан эшенә әйләнеп кайткан һәм Балалар спорт мәктәбенә тренер-укытучы булып урнашкан.
2015 елдан аның эше волейбол һәм яшь спортчылар белән тыгыз бәйләнгән. Бүген тренировкалар Яңа Отрадовка мәктәбе спорт залында уза. Елена Николаевна ике төркем – 8-11 сыйныф һәм 5-7 сыйныф укучылары белән шөгыльләнә. Дәресләр атнага өч тапкыр үтә.
Һәр дәрес разминкадан башлана, чөнки организмны йөкләнешкә әзерләргә кирәк. Аннан соң күпсанлы күнегүләр, аерым элементларны шомарту бара һәм шуннан соң гына уенга керешәләр.
Елена Николаевна баланы бер позициягә беркетергә ашыкмый. Балалар тупны бирергә, кабул итәргә, пас ясарга, һөҗүм итәргә өйрәнә. Шулай акрынлап кемгә нәрсә туры килүе күренә.
Волейболда иң мөһиме – бердәм эшләү, дип исәпли тренер. Бер уенчы команда өчен барысын да эшли алмый.
- Волейбол – командалы уен. Уенчылар арасында бәйләнеш булмаса, авырга туры килә. Бәйләүче тупны һөҗүмчегә җиткермәсә, һөҗүм итүне тәмамлавы кыен, - дип аңлата Елена Николаевна.
Җиңелүләр, әлбәттә, була. Уңышсыз матчлардан соң балаларның кәефе кырыла, бит һәркемнең дә җиңәсе килә.
- Беренче чиратта, тренер буларак, үз хаталарымны тикшерәм, - ди Елена Горбачева.
Шуннан соң команда белән бергә уенны анализлыйлар: нәрсә килеп чыкмаган, кайда игътибарны туплау җитмәгән, кайсы моментта башкача уйнарга кирәк булган. Мондый алым балаларга үз хаталарында өйрәнергә ярдәм итә.
Балаларның уйнарга теләге чыннан да зур. Елена Николаевна моңа бик шат.
- Эштә миңа барыннан да бигрәк аларның ихласлыгы, ышанулары ошый. Бигрәк тә балаларның күзләрендә кызыксыну күрү күңелне күтәрә, - ди тренер.
Еллар дәвамында аның төркемендә бик күп бала шөгыльләнгән. Кайберәүләр мәктәптән соң да уйнауларын дәвам итә. Мондый тарихларны тренер аерым игътибар белән күзәтә.
Никита Мартиросян секциягә 6 нчы сыйныфта килгән. Башта аңа футбол ошаган, әмма акрынлап волейбол белән мавыгып киткән, тиз арада техниканы үзләштергән һәм ышанычлы уйный башлаган. Никита инде мәктәпне тәмамлаган, әмма спорттан аерылмаган. Ул Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы командасы өчен чыгыш ясый, Башкортстандагы ярышларда призлы урыннар ала.
Динис Мөхәммәтҗанов секциягә 7 нче сыйныфта килгән. Моңа кадәр хоккей белән шөгыльләнгән, шуңа да физик әзерлеге яхшы булган. Ул бәйләүче позициясен сайлаган һәм бүгенге көндә Төзелеш колледжы командасының төп составына керә.
Константин Королевич та үз юлын волейболда тапкан. Башта ул пас бирүче булган, аннары үзен либеро ролендә сынап карарга уйлаган. Моңа бик җитди якын килгән: үзаллы кагыйдәләрне өйрәнгән, күп кенә видеолар караган, яңа позициянең нечкәлекләренә төшенгән. Нәтиҗәдә яңа амплуада ышанычлы уйный башлаган.
Эшләгән дәвердә Елена Николаевнаның командалары лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән. 2024 елда егетләр мәктәп волейбол лигасында катнашкан. Красноусолда зональ этапта алар беренче урынга ия булган һәм киләсе этапка юллама алган. Аннары команда Уфага юл тоткан, анда ярышлар берничә көн дәвам иткән. Егетләр финалга чыгып, Башкортстан чемпионатының көмеш призерлары булган.
Кызлар да уңышлы чыгыш ясый. Стәрлебаштагы турнирларда алар берничә тапкыр җиңүче булган. Сергей Васильевич Туленков истәлегенә үткәрелгән ярышларда икенче һәм өченче урыннарны яулаган.
Елена Николаевна мәйданчыкка үзе дә чыга. Ул район җыелма командасы өчен актив уйный, үзәк блоклаучы позициясендә чыгыш ясый. Аңа динамикалы, тиз уен ошый.
Елена Николаевна буш вакытын якыннарына багышлый, бакча үстерә. Җәмәгать эше турында да онытмый. Шулай, ул Яңа Отрадовкадагы “Юбилейный” паркында агачлар утыртуда катнашкан.
Спорт җиңәргә, җиңелүләрне лаеклы кабул итәргә, иптәшеңә ярдәм кулы сузарга һәм хаталардан соң туктап калмаска өйрәтә. Елена Николаевна да үзенең тәрбияләнүчеләрен намуслы, җаваплы булырга һәм нәтиҗә өчен эшләргә курыкмаска өйрәтә.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ һәм автор фотолары.