

Инсульт бөтен дөньяда үлемнең һәм инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе булып кала. Шуның белән бергә пациентның гомере һәм арытабан үзен ничек хис итүе тәүге сәгатьләрдә тиз һәм дөрес чаралар күрүдән тора. Хәтәр билгеләрне ничек танып алырга һәм ни өчен бер минутны да ычкындырырга ярамаганлыгы турында неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Валерий Николаевич Мурыжников сөйли.
Русиядә ел саен ярты миллионга кадәр инсульт очрагы була: пациентларның яртысыннан артыгы тәүге биш елда вафат була, һәм якынча 10 проценты гына тулы канлы тормышка әйләнеп кайта.
- Инсульт – ул акылыбызны һәм тәнебезне сакларга, кан тамырлары һәм уй-фикерләр турында кайгыртырга, тормышның һәр мизгеленең кадерен белергә тиешлегебез турында тавышсыз кисәтү. Ул зирәк һәм аңлы булырга өндәү, - дип билгели табиб.
Йогынты ясарга мөмкин булган хәвеф факторлары
Төп фактор булып гипертония кала: 100 очракның 75енә кадәре контрольдә тотылмаган кан басымы күтәрелү белән бәйләнгән. Даими йөкләнеш кан тамырларын зарарлый.
Шикәр диабеты да кан тамырлары катастрофасы ихтималын арттыра. Глюкозаның артык булуы кан тамырларын зарарлый, тромблар барлыкка килүгә булышлык итә. Тора-бара вак һәм эре кан тамырлары зарарлана, бу турыдан-туры баш миенең кан белән тәэмин ителүенә йогынты ясый.
Йөрәктә формалашучы, мәсәлән, ритм бозылганда, һәм кан агымы белән баш мие артерияләренә эләгергә һәм аларны томаларга мөмкин кардиаль эмболлар, ягъни кан куерыклары, аерым игътибар таләп итә.
Холестеринның нормадан югары микъдары мөһим роль уйный: 70 процентка якын очрак атеросклероз белән бәйләнгән. “Начар” холестеринны 10 процентка гына киметү дә инсульт хәвефен чиреккә киметә.
Тәмәке тарту күп компонентлы зарарлы йогынты ясый: кан басымын күтәрә, канның ою сәләтен көчәйтә, холестеринны арттыра, ялкынсынуга китерә һәм канның кислород белән баетылуын киметә.
Артык авырлык матдәләр алмашы бозылуы, гипертония һәм атеросклероз белән тыгыз бәйләнгән. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә йогынты ясый һәм йокы апноэсы белән узарга мөмкин. Бу исә хәвефне тагын да арттыра.
Түбән физик активлык та кан тамырлары сәламәтлегенә шактый гына йогынты ясый. Көненә өстәмә рәвештә утырган һәр 30 минут хәвефне 13 процентка арттыра, ә аз хәрәкәтчән тормыш рәвешендә инсульт куркынычы 2-3 тапкырга арта.
Тоз, шикәр комы күп булган һәм майлы рацион кан тамырларында бозылулар үсешүгә булышлык итә. Хроник стресс та мөһим фактор булып кала: ул куркынычны якынча 40 процентка арттыра, ә даими эмоциональ киеренкелектә кан тамырлары катастрофасы ихтималы ике тапкырга арта.
Йогынты ясап булмаган хәвеф факторлары
Олыгая барган саен кан тамырлары эластиклыгын югалта, нейроннар саны кими һәм баш миенең торгызылуга сәләте түбәнәя. Ялкынсыну процесслары һәм оксидатив стресс көчәя, саклаучы механизмнар бозыла.
Хәвеф җенестән дә тора. Ир-егетләрдә ул ешрак тормыш рәвеше һәм медицина ярдәме сорап соңлап мөрәҗәгать итү белән бәйләнгән. Хатын-кызларда гормональ үзгәрешләр, бигрәк тә менопауза чорында, шулай ук йөклелек, гормональ препаратлар кабул итү һәм аутоиммун авырулар шактый зур роль уйный.
Генетик бирешүчәнлек тә әһәмияткә ия: нәселдәнлек факторлары гипертония, диабет үсешүгә һәм липидлар алмашы бозылуга китерергә мөмкин.
Инсульт булганда беренче ярдәм
Иң элек тынычлык сакларга тырышырга. Кешенең хәлен бәяләргә һәм инсультның төп билгеләрен тикшерергә. Кешенең халәтен һәм симптомнарын төгәл тасвирлап, шунда ук ашыгыч медицина ярдәме чакырырга.
“Ашыгыч ярдәм” килгәнче нәрсәләр эшләргә кирәк:
- кешене кырын яткырырга (параличланган якка яхшырак). Бу коскан очракта аспирацияне (косыкның тын юлларына эләгүен) булдырмаска ярдәм итәчәк;
- канның баштан түбәнгә агышын яхшырту өчен башын һәм иңбашларын бераз күтәрергә;
- галстугын бушайтырга, күлмәк якасын яисә кысып торган башка киемне ычкындырырга. Саф һава керүен тәэмин итәргә;
- кешегә ашарга яки эчәргә бирмәскә, чөнки аның йоту сәләте бозылган булырга мөмкин;
- беренче билгеләр барлыкка килү вакытын истә калдырырга. Табиблар өчен бу бик мөһим!
- “Ашыгыч ярдәм” табибларына кешенең сәламәтлеге турында мәгълүмат бирергә әзер булырга (нинди дарулар кабул итә, нинди авырулары бар);
- кеше янында калырга, аны тынычландырырга.
Инсульт вакытында зыян китермәү мөһим. Үзбелдегең белән бернинди дарулар да бирергә ярамый, бигрәк тә кан басымын төшерүче препаратлар, чөнки бу хәлне кискен начарайтырга мөмкин. Аңында булса да, кешене эчерергә яки ашатырга тырышырга кирәкми. Һәм иң куркынычы – аны ялгыз калдыру.
Инсультны профилактикалау: алдан нәрсә эшләп була
Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булганда, күп очракта, инсультны булдырмый калырга мөмкин. Профилактиканың нигезе булып кан басымын даими контрольдә тоту тора.
Шулай ук туклануны күзәтү һәм балансланган рационга өстенлек бирү мөһим. Даими физик активлык кан тамырлары сәламәтлеген сакларга ярдәм итә һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.
Тәмәкедән баш тарту – кан тамырларын саклауда иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Шулай ук кандагы холестерин һәм шикәр күләмен контрольдә тотарга кирәк, бигрәк тә авыруларга бирешүчәнлек яисә хроник авырулар булганда.
Даими медицина тикшерүләре проблемаларны башлангыч стадиядә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Инсульт – ул һәр минут исәптә булган халәт. Беренче ярдәм күрсәтү һәм профилактиканың гади кагыйдәләрен белү сәламәтлекне генә түгел, ә үзеңнең яки якын кешеңнең гомерен саклап калырга да ярдәм итә, – дип ассызыклый Валерий Мурыжников.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.
Инсультны ничек танып алырга һәм ни өчен тиз эш итү мөһим?
Симптомнар кинәт барлыкка килә:
Кеше елмая алмый, авызы чалышая, бер кулында хәлсезлек барлыкка килә.
Сөйләме аңлашылмый башлый яки бөтенләй сөйләшми. Кайвакыт ул хәтта гади сүзләрне, мәсәлән, үз исемен дә әйтә алмый.
Шулай ук хәлсезлек, баш әйләнү, тигезлекне югалту һәм кинәт көчле баш авыртуы да барлыкка килергә мөмкин.
!!! Инсульт вакытында “вакыт – ул баш мие” принцибы эшли. Медицина ярдәме булмаган һәр минут күпсанлы нерв күзәнәкләре үлеменә китерә. Дәвалау никадәр иртәрәк башланса, яшәү өчен мөһим функцияләрне саклап калу һәм авыр нәтиҗәләрдән сакланып калу ихтималы шулкадәр югары.