

Аттракционнар шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итә, ләкин алардан файдаланганда кагыйдәләрне һәм киңәшләрне үтәргә кирәк. Бу бәхетсезлек очракларыннан саклаячак. Нинди дә аттракцион, биохимик йогынты да кертеп, хәрәкәт иткән вакытта күңел ачу өчен тәгаенләнгән.
Һәр бала өчен аттракционнар паркына бару чын бәйрәмгә әйләнә. Төрле төстәге бизәкле таганнар, өреп кабартылган батутлар, музыка, кечкенә самолетта “очыштан” көчле хисләр – шундый кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тарткан бала юктыр. Ләкин кайчак паркка бару аянычлы тәмамлана.
Нинди дә катлаулы җайланма кебек үк, аннан дөрес файдаланмаганда, аттракцион килүчеләр сәламәтлегенә потенциаль хәвеф белән яный. Төрле аттракционнарга барганда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшеник әле.
Иң башта хәвефсезлек кагыйдәләре белән танышыгыз. Алар гадәттә аттракционга кергән урында мәгълүмат стендында урнаштырыла. Анда яшь, буй, авырлык, сәламәтлек торышы буенча чикләүләр, шулай ук үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре күрсәтелә. Йөрәк-кан тамырлары системасы, терәк-хәрәкәт итү аппараты авырулары, вестибуляр аппарат белән проблемалар, психик тайпылышлар бар икән, аттракцион сайлаганда табиб киңәшләрен үтәргә кирәк. Аттракционнарга барганда хәрәкәттәге өлешләргә эләгергә мөмкин тасмалар, асылынып торган элементлар күп булган әйберләр кимәскә тырышыгыз.
Карусель, таган кебек механикалаштырылган аттракционнарга барыр алдыннан балага кабинкадан (утыргычтан) иелергә, боргаланырга, урыннан торырга, аттракцион туктамас борын каешларны ычкындырырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Аттракционның хәрәкәттәге өлешләрен кул белән тотарга маташу, кулларны як-якка җәю, күтәрү, болгау тыела. Янәшәдә утырган балаларга комачауларга яки аларны этәргә ярамый. Кисәтеп куярга кирәк: аттракцион операторы балаларның үз-үзләрен ничек тотуларын күзәтәчәк, һәм кирәк булганда, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүләрен таләп итәчәк. Бала тыңламаса, персонал аттракционны туктата һәм кечкенә тәртип бозучыны аннан төшерә ала.
Балагызга карусельдә үз урынына йөгереп барырга, өстәвенә әйләнә-тирәдәгеләрне этеп-төртеп, һич ярамаганлыгын аңлатыгыз. Балаларны карусельгә утырту өчен аттракцион дежурные җаваплы. Һәм карусельне эшләтеп җибәргәнче, ул бөтен пассажирларның да үз урыннарында һәм хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән булуын тикшерергә тиеш. Ләкин иң яхшысы –балагызны урынга үзегез озата барыгыз һәм каешны тагуына инаныгыз. Кулыннан чит предметларны (шарлар, уенчыклар һ.б.) алыгыз. Сабыйның карусельгә авызында сагыз яки нинди дә булса ризык белән утырырга рөхсәт итмәгез.
Карусель әйләнә башлаганчы өлкәннәр аннан читкә китәргә тиеш. Югыйсә фотога төшерү яки башка нәрсә белән мавыгып китеп, куркыныч зонада калуыгыз һәм аттракционның хәрәкәт итүче өлешләреннән җәрәхәт алуыгыз бар.
Өреп кабартыла торган батуталарга керер алдыннан аяк киемен салырга кирәк. Андый аттракционда балалар саны чикләнә, шуңа күрә үз чиратыгызны көтәргә туры киләчәк, операторлар моны күзәтә. Кечкенә баланы, бигрәк тә ул батутта яхшылап сикерә белмәсә, өлкәнрәкләре арасында калдырырга тырышмагыз. Чираттагы берничә кешене алданрак үткәреп, туры килердәй компанияне көтегез.
Өреп кабартыла торган таучыктан аяклар белән алга, чалкан ятып кына төшәргә ярый. Ә менә аягүрә яки баш белән алга таба ятып, корсакта яткан килеш шуарга ярамый. Шулай ук бер-береңә тотынып, “паровозик” рәвешендә төшәргә киңәш ителми, чөнки төшкән урында өелешеп, балалар җәрәхәтләнергә мөмкин. Шул ук сәбәпле, төшеп җиткәч, шунда ук читкә китәргә кирәк.
Аттракционнарны хезмәтләндерүче персонал балаларның үз-үзләрен ничек тотуын гына түгел, аларның хәлен дә күзәтергә тиеш. Әгәр бала курка һәм елый икән яки ул үзен начар хис итсә, хәрәкәт шунда ук туктатылырга тиеш. Парк хезмәткәрләре җитди күзәтсә дә, балалар карусельдә булган вакытта ата-аналар якында булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә алар беренче булып балаларының хәлен күрә ала. Кәефсезләнүен, агарынуын, хәлсезләнүен күргәнсез икән, бу хакта тиз арада механикка яки контролерга хәбәр итегез. Үтенечегез буенча аттракцион туктатылачак.
Аттракционнарны эшләтеп җибәрү һәм контрольләү фәкать квалификацияле белгечләргә йөкләтелгән. Персонал хәвефсезлек кагыйдәләрен белергә һәм гадәттән тыш хәлләрдә чаралар күрә алырга тиеш. Операторның урында булуын һәм процессны контрольдә тотуын күзәтеп торыгыз.
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәү сезгә һәм якыннарыгызга аттракционнарга барганда күңелсез хәлләрдән сакланырга ярдәм итәчәк. Ял итү өчен һәрвакыт тикшерелгән урыннарны сайлагыз һәм хәвефсезлек таләпләрен кире какмагыз.
И. ЯНСАПОВ,
аттракцион техникасына күзәтчелек итү буенча 2 санлы районара территориаль сектор мөдире, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча БР Дәүләт комитетының баш дәүләт инженер-инспекторы.