

Рощинскийда шәфкать туташы Светлана Тәлгать кызы Никитинаны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Ул кайчандыр әти-әниләре кулларында күтәреп алып килгән сабыйларның еллар узгач кабул итүгә үзаллы килүләрен сөйли.
Светлана Уфада туган. Әтисе – инженер, әнисе төзүче булып эшләгән, соңрак училищеда мастер булган. Светлана мәктәптә укыганда, гаилә Рощинскийга күченгән. Биредә ул мәктәп тәмамлаган, ә соңрак аның һөнәри тормышы башланган.
Әти-әнисе кызларының авыл хуҗалыгы институтына укырга керүен теләгән. Ләкин кыз күрше икътисадчы хатынның кич буена исәп-хисап эшләре һәм кәгазьләр белән утыруын күргәч, үзе өчен мондый эш теләмәвен аңлаган. Ул вакытта әле компьютерлар булмый, барысы да кулдан исәпләнә, шуңа көне-төне эшлиләр. Карар үзеннән-үзе туган: ул документларын Стәрлетамактагы медицина училищесына тапшырган.
Светлана уку елларын елмаеп искә ала. Җәй көне студентларны хирургиягә практикага җибәргәннәр, анда тиз олыгаерга туры килгән. Хезмәткәрләр ялга киткәндә, практикантлар процедура һәм палата шәфкать туташларын алыштыгана. Шунда Светлана операциядән соң авыр пациентларны күргән, катлаулы хәлләрдә югалып калмаска һәм кешенең хәле турыдан-туры бәйле булган эшне башкарырга өйрәнгән.
- Ул вакытта системалар бөтенләй башка иде – озын шланглар, пыяла савытлар. Барысын да яхшылап юа, стерильләштерә идек. Без яшь һәм бернидән дә курыкмый идек, киресенчә – барысы да кызыклы тоела иде, - дип искә ала ул.
Училище тәмамлагач, 1987 елда Светлананы Рощинский медпунктына эшкә җибәргәннәр. Шул вакыттан инде 39 ел узган.
Эш башлау җиңел булган, чөнки ул авыл кешеләрен яхшы белгән. Ләкин ул елларда авыл медицинасында эшләү зур чыдамлылык таләп иткән.
Төнге чакырулар гадәти хәл булган. Күрше авылларга юлда очраган очраклы машиналар белән йөргән: уколлар куйган, пациентларны караган, өйгә соң гына кайткан. Шимбә көнне дә эшләгәннәр.
Эшләгән дәвердә күп нәрсәләр булган – көнкүреш кыенлыкларыннан алып барысын да минутлар хәл иткән ситуацияләргә кадәр.
Бервакыт туганнары медпунктка күчереп йөртеп булмаган авыр хәлдәге әбине алып килгән һәм “карап торуны” сораган. Ул вакытта районда “ашыгыч ярдәм” машинасы булмаган, ә шәһәрнеке авылга барырга ашыкмаган. Нәтиҗәдә әбине өенә үзенә арбада илтергә туры килгән.
Тагын бер очрак хәтерендә уелып калган. Шимбә көннәрнең берсендә медпунктка кешеләр йөгереп кергән һәм ир-атның хәле начараюы, күкрәк туры бик нык авыртуы турында әйткән. Светлана аның өенә йөгергән, авыртуны баса торган укол ясаган. Соңрак ирнең инде өченчегә инфаркт кичерүе ачыкланган. Ул юлга йөгереп чыгып, машина туктаткан һәм пациентны шәһәргә алып киткән. Светлана ирне реанимациягә илтүләренә ирешкән, тик, кызганычка, аны коткара алмаганнар.
Бала тапканны да күрергә туры килгән аңа. Бервакыт май иртәсендә аны өйдә бала таба башлаган хатын янына чакырганнар. Светлана килгәндә, бала дөньяга үле килеш туган булган.
- Мондый очраклардан соң озак тынычланып булмый, - ди ул.
Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм системасы башкача корылган: “ашыгыч ярдәм” тиз килергә тиеш, маршрутлаштыру җайга салынган.
Светлана Тәлгать кызы участок шәфкать туташы-педиатр булып эшли. Аның участогында 726 бала бар. Рощинскийдан тыш, ул Иске Барятино, Асаво-Зубово, Кырмыскалы, Ишпарсово, Подлесный һәм Пестровкадан пациентларны хезмәтләндерә.
Эш көне иртә башлана: кабинетны эшкәртү, кабул итүгә әзерләнү, аннары пациентлар килә башлый. Төштән соң – чакырулар, патронажлар, документация.
- Мин өлкәннәр белән дә, балалар белән дә эшләргә күнектем. Тик өлкән кеше кайсы җире авыртуын әйтә ала, ә сабыйлар – юк. Монда инде күзәтергә, күрә белергә кирәк, - дип билгели ул.
Кечкенә пациентлар, әлбәттә, төрле була. Кемдер коридорда ук елый, кемдер әти-әнисе артына кача. Ләкин Светлана иң киреләре белән дә уртак тел таба белә.
Прививканы берьюлы ике аякка ясарга кирәк булганда, ул: “Икенчесенә дә ясамасаң, бер аягың үпкәләячәк”, - дип шаярта.
Һәм бер минут элек елаган бала елмая башлый.
Башлыча салкын тию һәм ашказаны-эчәк тракты проблемалары белән мөрәҗәгать итәләр. Үсмерләрдә вегетатив нерв системасы бозылулары ешрак очрый.
- Күпләр төнгә кадәр телефонда утыра, аннары иртән мәктәпкә бара. Организм ял итәргә өлгерми, - ди табиб.
Салкын тию сезонында көненә 40ка кадәр кеше килергә мөмкин. Егермедән дә ким булмый диярлек.
Һөнәрдә ул үз эшеңне яратуны иң мөһиме дип исәпли.
- Эшеңне яратсаң, эшкә шатланып барасың. Арытабан өйрәнәсе, яңаны беләсе килә. Ә өйгә көн заяга узмады дигән тойгы белән кайтасың, - дип уртаклаша Светлана Тәлгать кызы.
Рәсми график булуга карамастан, эш бик сирәк очракта гына вакытында тәмамлана. Кешеләр анализлар, прививкалар, дәвалану турында урамда очрашканда да сорый.
Светлана Тәлгать кызы тынлыкта ял итәргә ярата, нәкъ менә шулай ул көчен торгыза. Элек күп теккән һәм бәйләгән, ә хәзер бөтен буш вакытын бакчасына багышлый. Бигрәк тә аңа георгин һәм кашкарый чәчкәләрен үстерү ошый.
Төп таянычы – гаиләсе, ди. Ире Олег Витальевич – водитель, улы Радмир – программист, кызы Ирина – судья ярдәмчесе булып эшли.
Ә Светлана Тәлгать кызы үзе элеккечә һәр иртә белән амбулаториягә килә, анда аны күптән инде шәфкать туташы итеп кенә түгел, ә 40 елга якын Рощинский авылы тормышының бер өлешенә әверелгән кеше буларак та беләләр.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Республикада
2025 елда “Сәламәтлекне саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итте, аңа 5,7 млрд сум акча юнәлтелгән, шул исәптән 3,5 млрд сум – федераль бюджет исәбеннән. 6 объект төзелгән, 9 объект капиталь ремонтланган, 134 модульле конструкция сатып алынган һәм урнаштырылган, 99 берәмлек автомобиль транспорты, медицина җиһазлары сатып алынган.
2026 елда Башкортстанда программаны гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сум акча юнәлтеләчәк, шул исәптән 992 млн сум – федераль бюджеттан. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Иглин авылында поликлиника төзи башлау, республиканың төрле районнарында 8 модульле ФАП урнаштыру планлаштырыла, шул исәптән Яңа Барятино авылында.
Радий ХӘБИРОВ,
Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Медицина берләшмәсе бик кирәкле эш башкара. Халкыбызның аны югары бәяләве куанычлы.