

Маршрутта беренче пункт Рощинский авылы булды. Анда мобиль медицина комплексы тәүге көнне үк бик күп кешене кабул итте.
Күчмә үзәк янында иртәдән үк җанлылык күзәтелә иде. Берәүләр флюорография үтәргә, икенчеләр сәламәтлекләре торышын тикшертергә килгән, өченчеләре профильле табибларның кабул итүен көтә иде. Күпләр өчен, шәһәргә барып тормыйча, тикшеренү үтү мөмкинлеге бу.
Чара 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы Илшат Яппаровның сәламләү сүзеннән башланды. Ул проектның республика өчен аерым әһәмият алуын ассызыклады, чөнки медицина бригадаларына хәтта иң ерак урнашкан авылларга да барып җитәргә мөмкинлек бирә.
- Үткән елда акция ярдәмендә 27 меңгә якын төрле авыру ачыклап булды. Диагнозларның яртысы диярлек беренче тапкыр куелды. Моннан тыш, һәр сигезенче пациентта арытабан күзәтү һәм дәвалау таләп итүче социаль әһәмиятле патологияләр ачыкланды, - дип билгеләде Илшат Яппаров.
Пректның төп максаты – квалификацияле ярдәмне зур дәвалау учреждениеләре һәм диагностика үзәкләре булмаган авылларда яшәүчеләр ала алырлык итү.
1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең 5 нче корпусы поликлиникасы мөдире Анастасия Юлдашева әйтүенчә, мобиль формат сәламәтлектәге җитди тайпылышларны вакытында ачыкларга һәм өзлегүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә.
- Акция кысаларында кешеләр диспансерлаштыру үтә, белгечләрдән консультация ала, шулай ук урында килеш төп диагностика процедураларын үтә ала. Без флюорография, маммография, лаборатор тикшеренүләр һәм башка тикшерүләр үткәрәбез. Кешеләр елдан-ел күбрәк килә. Алар онкологик һәм хроник чирләрне иртә ачыклау мөһим булуын аңлый. Авыруның сөземтәләре белән көрәшүгә караганда, аны кисәтү күпкә нәтиҗәлерәк, - дип ассызыклады Анастасия Юлдашева.
Күчмә комплекс кыска вакытта комплекслы диагностика үткәрергә мөмкинлек бирүче заманча кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Медиклар кулында ЭКГ аппараты, күз эчендәге басымны үлчәү өчен җайланма, флюорограф һәм маммограф бар. Техник җиһазлар ярдәмендә белгечләр тиз арада тайпылышларны билгели һәм патологияне иртә стадиядә ачыклый ала.
Терапевттан тыш, невролог, кардиолог, хирург, офтальмолог, эндокринолог, отоларинголог кабул итә. Мондый форматка өлкән яшьтәге кешеләрдә һәм балалары булган гаиләләрдә ихтыяҗ аеруча зур, чөнки аларга шәһәр медицина учреждениеләренә бару читенрәк. Рощинский авылында яшәүче Минсорур Абдрахманова мобиль комплексның уңайлылыгын билгеләде.
- Хәзер юлга вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәкмәве бик яхшы. Бөтен кирәкле белгечләр туп-туры авылга килә, тынычлап тикшеренү үтәргә һәм табибларның киңәшләрен алырга була, - диде ул.
2026 елда “Сәламәтлек поезды” Стәрлетамак районының алты торак пунктында булачак. Мобиль комплексның эше 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
“Сәламәтлек полезды”ның эш графигы:
- 29 майда – Рощинский авылында;
- 1-3 июньдә – Наумовка авылында;
- 4 һәм 5 июньдә – Талач авылында;
- 8 һәм 9 июньдә – Октябрь авылында;
- 10 һәм 11 июньдә – Загородный авылында;
- 15-17 июньдә – Олы Куганак авылында.
Мобиль медицина комплексына барганда үзең белән паспорт, мотлак медицина страховкалавы полисы, шулай ук, булган очракта, амбулатор картадан өземтәләр һәм элек үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре булырга тиеш.
Җитди авыруларга шик туган яисә социаль әһәмиятле диагнозлар расланган кешеләрне алга таба күзәтү һәм кирәкле дәвалау билгеләү өчен республиканың профильле медицина учреждениеләренә өстәмә тикшеренү үтәргә җибәрәләр.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Рәсми
Радий ХӘБИРОВ,
Башкортстан Республикасы Башлыгы:
- Әлегә бу саннар гына. Әмма алар артында – халкыбызның сәламәтлеге турында ихлас кайгырту. Кызганычка каршы, көндәлек тормышта һәркемнең дә табибка вакытында эләгү мөмкинлеге юк. Кемгәдер ерак барырга, кемнеңдер вакыты юк, кемдер “болай да узар әле” дип кул селти. Шуңа күрә без, табиблар пациентлар янына ел саен үзләре киләчәк, дип килештек. Һәм сүзебездә торабыз.
Сүз уңаеннан
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе Башкортстан Республикасында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча сигезенче тапкыр үткәрелә һәм “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 7 ел эшләү дәверендә “Поезд” 2,5 меңнән артык авылны әйләнеп чыккан, 800 меңгә якын кешене тикшергән.
Быел “Сәламәтлек поездлары” алты маршрут буенча юлланачак һәм Башкортстанның барлык районнарындагы 386 торак пунктны колачлап алачак.
Эшкә 10 күчмә флюорограф, 10 маммограф, 49 мобиль фельдшер-акушерлык пункты, 9 күчмә сәламәтлек үзәге (берсе – балалар өчен), шулай ук кардиомобиль, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика комплексы, “Хатын-кыз сәламәтлеге” модуле һәм күчмә стоматология кабинеты җәлеп ителәчәк.