

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан, быел ул 21 июньдә билгеләнә, Октябрь авылы табиблык амбулаториясе көндезге стационары шәфкать туташы Алла Павловна Галиеваның эше турында сөйлисе килә. Аның эш көннәре пациентларга игътибар белән тулы, үзен тыныч тота белүе кешеләргә авыр минутларны җиңелрәк кичерергә һәм янәшәдә ышанычлы таяныч барлыгын тоярга ярдәм итә.
Ул Стәрлетамакта “Авангард” заводы эшчәннәре гаиләсендә туган. 29 нчы мәктәптә укыганда ук бу һөнәр белән кызыксына башлаган, кешеләргә ярдәм итү теләге барлыкка килгән һәм ул тормышын медицина белән бәйләргә карар иткән.
Мәктәпне тәмамлагач Алла Павловна Стәрлетамак медицина училищесына укырга кергән һәм шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән. Практика, яңа танышулар, беренче һөнәри күнекмәләр – болар барысы да булачак белгечне формалаштырган. Параллель рәвештә ул ату белән шөгыльләнгән, спорт белән укуны беләштереп алып барган. Иң мөһиме – дөрес юнәлеш сайлавына инанган.
1987 елда аны Октябрь авылына эшкә җибәргәннәр. Ул тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационарда шәфкать туташы булып эшли башлаган.
- Мин оешкан коллективка килдем, хезмәттәшләрем миңа һәрвакыт ярдәм итте, - дип искә ала Алла Павловна.
Ул елларда стационарда берничә палата булган, пациентларның бер өлеше даими күзәтү астында торган. Медицина персоналы процедуралар үткәрүдән тыш, пациентларны да караган. Эш авырулар янында даими булуны таләп иткән.
Пациентлар төрле, һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга кирәк булган. Аның әйтүенчә, авыл җирендә үзенчәлекле атмосфера: кешеләр бер-берсен белә, ышаныч белән карый. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационарда эшләү дәверендә тиз карар кабул итүне таләп итүче катлаулы хәлләр дә булган. Бервакыт ул дежур торганда пациентта эчәккә кан агу ачылган. Вакытында хәлнең нәрсәдә икәнен аңлап, ул “ашыгыч ярдәм” чакырткан, һәм авыруны коткарганнар.
Башка очраклар да булган: аварияләрдән соң җәрәхәтләр, авыр хәлдәге яшь пациентлар. Мондый чакларда, Алла Павловна әйтүенчә, үзеңне кулга алырга, икеләнүләрне читкә куеп, зыян китермәскә дигән төп кагыйдәне истә тотып, катгый рәвештә ситуация буенча эш итәргә кирәк.
Соңрак стационар ябылган, һәм ул кыскартуга эләккән. Берникадәр вакыт балалар йортында эшләгән, әмма бу эшчәнлек күңеленә бик якын булмаган: медицина эшенә караганда, күбрәк вакытны документация һәм балаларны тикшеренүләргә озата бару алган.
2013 елда язмышы аны йогышлы авырулар дәваханәсенә алып килгән. Монда ул авыруларның киң спектры белән очрашкан – ОРВИдан алып тычкан бизгәге, ангина һәм авыр инфекцияләргә кадәр. Эш тәүлек әйләнәсенә барган, пациентлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, хәтта төнлә дә килгән. Система кую һәм даими күзәтү таләп ителгән кечкенә балаларга ярдәм күрсәтү аеруча авыр булган.
COVID-19 пандемиясе чоры чын сынау булган. Ике ел “кызыл зона”да эшләгән вакытны Алла Павловна максималь йөкләнеш һәм бик күп көч таләп ителгән чор буларак искә ала. Медицина персоналы дәваханәдә, катгый режим шартларында яшәгән. Сменалар саклагыч экипировкада узган, аларны салу мөмкинлеге булмаган. Процедуралар тизләтелгән темпта башкарылган. Күзлекләре парланган, аларны сабынлап юарга, салфетка белән сөртергә туры килгән. Бер сменада дистәләгән тамызгыч куелган, иртә белән анализга кан алганнар.
Кешеләрнең тарихлары аеруча авыр кичерелә иде. Хәтерендә шундый очрак калган: бүлеккә аларның гаиләсе белән таныш булган пациентканы китергәннәр, әмма табиблар ничек кенә тырышмасын, аны коткара алмаганнар.
- Мондый мизгелләр күңелдә тирән эз калдыра, ләкин шул ук вакытта тәҗрибәнең бер өлешенә әверелә, - ди Алла Павловна.
Ул авылдан шәһәргә тугыз ел йөреп эшләгән. Ә 2023 елда Октябрь авылы табиблык амбулаториясенә көндезге стационар шәфкать туташы таләп ителүе турында белгәч, мөмкинлекне ычкындырмаска тырышкан.
Бүген Алла Павловна көгндезге стационарда эшли. Анда процедуралар үткәрә, документларны алып бара, анализга кан ала, медикаментлар әзерли. Стационар җиде урынга исәпләнгән, әмма монда көн саен күбрәк пациент хезмәтләндерелә, шул исәптән амбулатор дәвалану үтүчеләр. Көненә 15-20 кеше килеп чыга. Процедураларның төп өлеше көннең тәүге яртысында үткәрелә. Аннан соң эш компьютер алдында дәвам итә.
Пациентлар ешрак остеохондроз белән мөрәҗәгать итә, күзәтүләргә караганда, бу авыру “яшәрә”. Физик йөкләнеш, авыл хуҗалыгындагы эш үзен сиздерә. Шулай ук кан тамырлары авырулары, гипертония һәм үпкә авырулары еш очрый.
Алла Павловна эшләү дәверендә кешеләрне тоярга һәм һәркемгә ачкыч табарга өйрәнүен ассызыклый. Бәхәсле ситуацияләр бик сирәк була. Төрле пациентлар килә – борчулы, арыган, кайчак эмоциональ киеренкелек кичерүче. Мондый очракларда тыныч кына аңлатырга, куркуын бетерергә, ярдәм итәргә кирәк.
Әйтүенчә, тамызгыч куя алмаган бер очрак та булмаган. Кулдагы тамырлар начар күренә икән, системаны, мәсәлән, кул чугына куярга була.
Һөнәрдә булган дүрт дистә ел диярлек вакытта ул медицинаның ничек үзгәрүен үз күзләре белән күргән. Эшли башлаган чакта күп нәрсәне кул белән эшләргә туры килгән. Тимер энәләр стерильләштерелгән һәм кабат кулланылган, инструментлар махсус аппаратларда кайнатылган, канны пыяла шприцлар белән алганнар, мамык шарчыкларын үзләре әзерләгән, кул астына кую өчен кечкенә мендәрчекне дә үзләре теккән.
Эштән соң Алла Павловна өй эшләре белән шөгыльләнергә, пешеренергә һәм бакчада эшләргә ярата. Аның ике кызы бар: Алина пиццериядә повар булып эшли. Ирина – “Сбербанк” хезмәткәре. Оныклары да аны сөендереп тора: Виолетта 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәм киләчәген юридик өлкә белән бәйләргә планлаштыра, ә Александра 5 нче сыйныфка күчкән, ул мәктәп тормышында актив катнаша, лидер сыйфатларын күрсәтә һәм спортта уңышларга ирешә – балалар бакчасында ук ГТО алтын значогына ия булган.
Бернигә дә карамый, Алла Павловна бервакытта да эшчәнлек төрен алмаштыру турында уйланмаган. Хәтта иң авыр вакытларда ул үз эшенә тугры калган, үз урынында булуын аңлаган.
Яшь белгечләргә ул авырлыклардан курыкмаска һәм тәҗрибәнең вакыт үтү белән килүен, ә һөнәрдә иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү теләге булуын һәрчак хәтердә тотарга киңәш итә.
Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.