Авыл тормышы
-3 °С
Облачно
Сәламәтлекне саклау
23 Октября , 06:32

Грипптан сакланыгыз

Салкыннар башлангач грипп белән авырып китү куркынычы арта. Ничек үзеңне һәм якыннарыңны инфекциядән сакларга, тәүге билгеләрне танып алырга һәм өзлегүләрне булдырмаска? Бу хакта 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең 5 нче корпусы поликлиникасы мөдире Анастасия Юлдашева сөйли:

Добавить в предпочтительные источники Google

Салкыннар башлангач грипп белән авырып китү куркынычы арта. Ничек үзеңне һәм якыннарыңны инфекциядән сакларга, тәүге билгеләрне танып алырга һәм өзлегүләрне булдырмаска? Бу хакта 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең 5 нче корпусы поликлиникасы мөдире Анастасия Юлдашева сөйли:

- Грипп бик җиңел йога. Вирус һава-тамчы юлы белән күчә: сөйләшкәндә, ютәлләгәндә яки төчкергәндә. Ул өслекләрдә, ишек тоткаларында, телефоннарда һәм култыксаларда калырга мөмкин, аларга кагылып, кул белән күзгә яки борынга тию дә җитә. Авыру кеше тәүге билгеләр барлыкка килгәнче бер көн алдан ук инфекция чыганагына әверелә һәм якынча бер атна йогышлы булып кала.

Күп кенә респиратор авырулардан аермалы буларак, грипп еш кына кинәт башлана. Температура 39-40°С кадәр күтәрелергә мөмкин, көчле баш авырту, мускуллар һәм буыннар авырту, калтырау, хәлсезлек барлыкка килә. Кайчак күзләр авырта, коры ютәл төшә һәм күкрәк читлегендә дискомфорт күзәтелә.

Томау төшү һәм борын томалану да ихтимал, ләкин еш кына нәкъ менә гомуми интоксикация билгеләре алгы планга чыга. Кайбер пациентларда авыру башланган мәлдә косу һәм эч китү күзәтелә.

Авыруны аякта үткәрү куркыныч: физик йөкләнеш һәм тулы кыйммәтле ял булмавы хәлне начарайтырга һәм өзлегүләргә китерергә мөмкин. Симптомнар барлыкка килгәч, өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авырган вакытта ял итәргә, җитәрлек күләмдә эчәргә, бүлмәне җилләтеп торырга һәм җиңел ризыкка өстенлек бирергә кирәк.

Аерым ассызыклап үтәм: бактерияләргә каршы препаратлар грипп булганда эшләми. Алар вирусларга тәэсир итми һәм бактериаль өзлегү расланганда гына кулланылырга тиеш. Антибиотикларны контрольсез кабул итү – ул бактерияләрнең тотрыклылыгына юл.

Авыруның төп куркынычы югары температура һәм үзеңне начар хис итү белән генә түгел, өзлегүләр ихтималы белән дә бәйле. Иң җитди өзлегүләрнең берсе – пневмония, ул вирус аркасында да, бактериаль инфекция кушылу нәтиҗәсендә дә үсешергә мөмкин.

Моннан тыш, грипп бронхитка, синуситка, отитка китерергә мөмкин, ә аерым очракларда – йөрәк мускулы һәм йөрәк тышчасы ялкынсынуына. Шулай ук инфекция хроник чирләрне, шул исәптән шикәр диабетын, бронхиаль астманы кискенләштерергә һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләрен кузгатырга мөмкин.

Гриппны профилатикалауда иң нәтиҗәле ысул булып вакцинация кала. Ул чирнең авыр үтү һәм куркыныч өзлегүләр үсешү ихтималын киметә. Прививканы билгеләнгән графикка ярашлы поликлиникада, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктларында һәм табиблык амбулаторияләрендә ясатырга була.

Вакцина ясату бөтен халыкка киңәш ителә, әмма грипп аеруча куркыныч булган төркемнәр бар. Бу 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, 5 яшьтән кечерәк (аеруча 2 яшькәчә) балалар, авырлы хатыннар, шулай ук үпкә, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалары хроник авырулары булган пациентлар. Хезмәт бурычлары буенча күп кеше белән эшләргә туры килгән медицина хезмәткәрләрен, педагогларны, транспорт һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен аерым әйтеп үтәм.

Вакцина ясатудан тыш, специфик булмаган чаралар да мөһим: бүлмәне җилләтеп торырга, авырулар саны арткан вакытта кешеләр күпләп җыелган урыннарда йөрмәскә, кулларны сабынлап юарга, антисептик кулланырга, юылмаган куллар белән биткә кагылмаска киңәш ителә. Транспортта һәм поликлиникада авызны, борынны һәм иякне каплап торучы битлек киеп йөрергә. Авыру билгеләре барлыкка килү белән өйдә калырга һәм табибны чакырырга кирәк.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Читайте нас