Авыл тормышы
-3 °С
Облачно
Сәламәтлекне саклау
23 Октября , 06:31

Иртә диагностика – уңышлы дәвалану нигезе

15 октябрьдә Бөтендөнья күкрәк бизе рагы белән көрәшү көне билгеләнде. Хатын-кызларда аеруча киң таралган онкологик чирләрнең берсе ул. Бу көнне 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең 1 нче корпусында табиб-онкомаммологлар кабул итте, шулай ук авыруны профилактикалауга багышланган лекция үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google

15 октябрьдә Бөтендөнья күкрәк бизе рагы белән көрәшү көне билгеләнде. Хатын-кызларда аеруча киң таралган онкологик чирләрнең берсе ул. Бу көнне 1 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең 1 нче корпусында табиб-онкомаммологлар кабул итте, шулай ук авыруны профилактикалауга багышланган лекция үтте.

Дәваханәнең конференцияләр залында ЦАОП мөдире Эмиль Низамов “Күкрәк бизе рагын профилактикалау” лекциясе белән чыгыш ясады. Белгеч авыруның таралганлыгы, мөмкин булган хәвеф факторлары һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлырак булырга ярдәм итүче чаралар турында сөйләде.

Белгеч китергән мәгълүматлар буенча, Стәрлетамакта һәм Стәрлетамак районында ел саен шундый диагноз белән 200гә якын пациент ачыклана.

Авыру куркынычын арттырырга мөмкин факторлар арасында – артык авырлык, гормональ тайпылышлар, тәмәке тарту, алкоголь куллану, йокы җитмәү һәм хроник стресс. Нәселдәнлек һәм репродуктив анамнезның кайбер үзенчәлекләре, шул исәптән бала тапмау һәм имезмәү, шулай ук әһәмияткә ия.

Шуның белән бергә бер яки берничә хәвеф факторы булуы, авыру һичшиксез барлыкка киләчәк, дигәнне аңлатмый. Шул ук вакытта аларның юклыгы да тулысынча сакланган булуны гарантияләми. Шуңа күрә организмда булган үзгәрешләргә игътибарлы булырга, даими рәвештә профилактик тикшеренүләр үтәргә һәм шикле симптомнар барлыкка килгәндә белгечкә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табибка күренүләр арасында күкрәк бизләре торышын тикшереп тору ысулларының берсе – аларның тышкы кыяфәтенә һәм ихтимал үзгәрешләргә игътибар итү. Үз-үзеңне тикшерү гадәти булмаган билгеләрне күреп алырга ярдәм итә, әмма профессиональ тикшеренү үтүне һәм диагностик тикшернүләрне алмаштырмый.

Үзеңне-үзең тикшереп чыгуны түбәндәге эзлеклелектә башкарырга була:

  1. Көзге алдына басыгыз һәм күкрәк бизләрен карап чыгыгыз, аларның формасына, симметриялегенә, тире торышына игътибар итегез.
  2. Кулларыгызны күтәрегез һәм ике яктан да тагын бер кат карап чыгыгыз.
  3. Һәр күкрәк бизен сак кына капшап карагыз.
  4. Күкрәкнең өске өлешенә һәм култык астына аерым игътибар итегез.
  5. Кирәк икән, яткан килеш тагын бер кат тикшерегез.
  6. Күкрәктән килгән гадәти булмаган бүлендекләргә игътибар итегез. Тикшерү өчен аларны махсус кысарга кирәкми.

Менструаль цикллары даими булган хатын-кызларга күрем килә башлаганнан соң якынча 6-12 нче көнгә үз-үзләрен тикшерү уңайлырак, чөнки бу вакытта күкрәк бизләре гадәттә бик сизгер булмый.

Хәтердә тоту мөһим: үз-үзеңне тикшерү онкологик авыру юк дип төгәл генә әйтергә мөмкинлек бирми. Күзгә күренеп торган үзгәрешләр булмаса да, яшькә, индивидуаль хәвеф факторларына һәм белгеч киңәшләренә ярашлы тикшеренүләр үтеп торырга кирәк. Яңа каты төерләр, күкрәктә үзгәрешләр, гадәти булмаган бүлендекләр яки башка шикле билгеләр барлыкка килсә, киләсе планлы тикшеренүне көтеп тормыйча, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

- Онкологик чирне башлангыч стадиядә ачыклау бик мөһим, чөнки мондый очракларда дәвалау, кагыйдә буларак, күпкә нәтиҗәлерәк үтә. Үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга, профилактика өчен вакыт табарга, медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны даими рәвештә үтәргә кирәк. Профилактик тикшеренүләрне, табибның киңәшләрен исәпкә алып, елына кимендә бер тапкыр узарга кирәк, - дип билгеләде медицина профилактикасы бүлеге мөдире Әдилә Шәйхетдинова.

Сәламәтлек турында кайгырту үзеңә игътибарлы булудан башлана. Белгечләргә күренеп тору, тиешле дәрәҗәдә физик активлык, балансланган туклану һәм начар гадәтләрдән баш тарту куркынычны киметергә һәм мөмкин булган тайпылышларны вакытында ачыкларга ярдәм итә.

Түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

- күкрәнең формасы үзгәрүгә яки аның зураюына, асимметрия барлыкка килүгә, тиренең эчкә батып торуына, кызаруына, кубалакланган урыннар яки эрозия барлыкка килүгә;

- күкрәктән гадәти булмаган бүлендекләр барлыкка килүгә;

- тукыманың үзгәрүенә: яңа каты төерләр, әрнү барлыкка килүгә;

- култык астында: каты төерләр барлыкка килүгә яки лимфа төеннәре зураюга.

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА.

Автор фотосы.   

      

Читайте нас